Логотип
Күңелеңә җыйма

Пирамидага кердек...

Бу дөньяда кешене ничек кенә алдамыйлар да, ничек кенә акчасын таламыйлар. Иң кызыгы, шуңа үзебез барып керәбез бит, картадагы акчаны беркем дә талап алмый. Безнең белән мондый хәл булмас дип әйтеп булмый икән.

 

Бу дөньяда кешене ничек кенә алдамыйлар да, ничек кенә акчасын таламыйлар. Иң кызыгы, шуңа үзебез барып керәбез бит, картадагы акчаны беркем дә талап алмый. Безнең белән мондый хәл булмас дип әйтеп булмый икән.
Мин үзем сетевой маркетинг дигән бизнеска бик тиз ияреп китәм. Төрле социаль челтәрләрдә минем кебек гап-гади авыл хатыннарының әллә нәрсә сатып кына зур акчалар эшләп ятканнарын күрсәм, тынычлыгым кача. Миннән дә була торган әйбер инде дип, шуларга карап кызыгып йөрим башта. Алар төрле чараларга йөриләр, бергә ял итәргә китәләр, ничек акча эшләгәннәрен күрсәтәләр. Миллионнарга ук ышанмасам да, ай саен утыз мең булса да өстәмә акча эшләп бару теләге кемдә юк инде ул. Өстәвенә, берни эшлисе юк, сөйләп кенә йөрисең, дип, бизнесны мактап, кызыктырып торучы булганда. 
Беренче бизнеска моннан унбиш ел элек кереп киткән идем. Ирем белән икебезне дә прзентациягә чакырып, әллә нишләтеп кенә кайтардылар. Тәмам ышандык үзебезнең уңышка. Булмаган акчаларны бар итеп договор төзедек, аннары кулланыр өчен беренче товарларны алдык. Аны үзең кулланып карамыйча ничек кешегә сатырга, бизнес эшләргә соң? Шуңа ышангач, файдасын да күрәсең икән. 
Аннары китте авылга товар ташулар. Машина да юк иде әле ул вакытта, юл сумкасына офистан алып порошоклар, теш пасталары, витаминнар тутырабыз да, һәр ял саен авылга юл тотабыз. Бу бизнес турында сөйләмәгән туган, өйгә чакыртмаган күрше, кода-кодача калмады. Безнең кебек бизнеска кергәннәре дә булды, баш чигәсенә бармак белән төртеп күрсәтүчеләр дә... 
Ниндидер бер азарт белән башта үсеш тә китте әле. Анда күзең күрми, оборот ясарга тырышасың бит. Синең өстәге наставнигыңның йөзенә кызыллык китермәс өчен, син ышанычлы икәнен күрсәтер өчен оборотка товар алып торырга кирәк. Сине шул уңыш поездыннан төшереп кенә калдырмасыннар. Ай саен нәтиҗә ясап, балларны санап, уңышка ирешкәннәрне котлар өчен берәр чара уздыралар. Сәхнәләргә чыгыплар басасың инде, малай, бөтен зал сиңа кул чаба, герой ясыйлар билләһи. 
Югарырак баскычка менгән саен, кеше дә күбрәк кирәк. Ул оборотларны берүзең ясау мөмкин түгел. Товарга ышанган, аны яраткан тагын үзең кебек кешеләр кирәк, аларның заказ ясап торулары кирәк. Әнә шул кешене эшләтә белмәү харап итте дә инде. Соңгы акчасына порошок йә духи алдыра алмыйм кешегә. Әкренләп бизнестан артка кала башладык, без керткән кешеләрне наставниклар өстерәп карады, бераздан алар да ташлады. Күзләр ачылгач, кешене күзәтү кызык икән ул. Мин хәзер үземне көлеп искә алам. Күзем-башым күрмәгән икән. Син үзеңне нинди хәлдә булганыңны аңламадың да, тәмам хыялланган идең, беркемне ишетергә теләмәдең, дип, әти-әни әйткәч кенә аларның нигә каршы булганнарын аңладым.
Аннары ике бала алып кайттым, икесе белән дә декрет ялында утырганда тагын косметика компанияләренә кердем. Бик яхшы гына башлыйм да, сүреләм мин аннары. Бер үк әйберне кешегә ничек гел сатып булсын инде? Шулай итеп, вак-төяк белән мавыгып, үз күңелемне үзем күреп йөрдем.
Сетевой маркетинг бер хәл, шундый ук компания, структурасы да шундый дип, ялгыштык, пирамидага килеп эләктек узган елны. Иремнең туганы чакырды безне. Ансат кына акча эшләп була, ди. Үзләрен инде ике ай шунда утыралар икән. Ике йөз меңне керткән дә, бер айда ук кире кайтарган. Хәзер бер миллион салырга тели бу. Тиз, ансат акча кызыктыра бит ул. Машинага дип җыйган 700 мең сум акча бар безнең дә. Белгән кеше шулкадәр ышанып сөйләгәч, без дә кереп карарга булдык. Эштәге хатыннардан да ишеткән идем инде андый акча эшләү юлларын. Башта 200 мең белән мине теркәдек, 500 мең белән минем аска иремне теркәдек. Әйе, бер айда ук 200 меңгә якын акча керде. Аны чыгару җайлы гына түгел, озак маташтык, өйрәндек. 100 меңне чыгардык кына, компания ябылды да куйды.
Шул вакытта гына хатабызны аңладык. 700 мең акча салып, кулга шуның җидедән берен тотып калдык. Кемгә барып елыйсың, кемнән сорыйсың – туганыбыз да акчасын күп югалтты. Аннары, ул безне кыстамады да бит, үз уңышлары турында гына сөйләде, акча эшләп була монда, диде. Калганын безнең комсызлык, җиңел акча эшләү теләге хәл итте. Әле ярый кредитлар алмаганбыз, беркемгә тиеш түгел, үз терсәгебезне генә тешләргә азапланабыз. Шул пирамидага фатир акчаларын салып янган кешеләр күп булды. Безне Ходай саклады әле дип, хәерлесен эзләргә тырыштык. 
Әнә шул бай тормышка, тиз акчага кызыгуны ничек бетерергә икән? Югыйсә үзем беләм бит – бер дә җиңел акча түгел ул компанияләрнең берсендә дә. Шактый акчалар кермичә генә квалификацияләр ябып булмый. Ясалма тормышка кызыгып, башны югалтмаска иде. Пирамиданың тагын яңа төре ачылган диләр әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар