Логотип
Күңелеңә җыйма

Онытмыйбыз!

Бер көнне оныгымның Җиңү көненә багышланган бәйрәмендә булып кайттым. Тәэсирләнеп кайттым. Нәни кыз һәм малайларның сугыш турында, солдат бабаларының батырлыгы турында җырлары, ул афәтле елларны йөрәк өзгеч төгәллек белән тасвирлауларына исем китеп, сөенеп утырдым. Миллионлаган гомерне кискән, илне озак вакытлар кайгы-хәсрәте, югалту-сагышлары белән эзәрлекли килгән бу сугыш тарихка канлы хәрефләр белән язылган. Ул безнең күңелгә әнә шулай кереп калган. Гомергә истә кала торган, ел саен бер елатып ала торган иң зур, иң бөек бәйрәм ул Җиңү көне! Көн саен таңнар атуын, зәңгәр күк йөзендә ялтырап кояш чыгуын күрү бәхетенә ирештергән бабаларыбызга, фронтка киткән ирләрен, улларын алыштырып, җиңү сәгатен якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән тылдагы әниләргә, апаларга рәхмәт, мең рәхмәт шуның өчен!

Минем бабам Корбангали Галиев та сугышта булган. Каты яраланып кайткан. Аның вафтыннан соң бөтен авырлык гаиләдәге иң зур балага – минем әни җилкәсенә төшә. Аңа әле ул чагында булса шул 15 яшьләр булгандыр. Шул яшендә ул тракторга утырган, җир сөргән, печән чапкан. «Тракторның утыргычына ябышып калган чаклар да аз булмады. Кубарып ала торганнар иде», – дип сөйләгәне хәтердә. Сугыш чоры балаларында нинди сәламәтлек булсын инде шулай булгач.

Сугышта якыннарын югалтмаган гаиләләр бик сирәктер ул. Һәр өйнең – үз герое. Ярты Европаны җәяүләп узган солдатларның батырлыгы турында саргаеп беткән өчпочмаклы хатлар сөйли. Стенада эленеп торган фоторәсемнәр искә төшереп тора. Сүнмәс хәтер булып сакланган, буыннан-буынга күчеп йөргән истәлекләр сискәндереп тора. Сугыш тәмамлануга 73 ел вакыт узып китсә дә, тапшырылмый калган бүләкләр үзләренең геройларын табып тора. Гаделлек бар ул дөньяда! Иртәме-соңмы барысы да кире үз урынына кайта. Үткәнебезне, тарихны берничек тә сызып ташлап булмый. Украинада барган хәлләрне генә карагыз инде... Мәктәпләрдән Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы әсбаплар алына. Яшь буын Гитлер, бандеровчылар тарафдарларына әйләнеп бара. Бу илнең киләчәген күзаллавы да куркыныч.

Бүген – зур бәйрәм! Ил буйлап «Үлемсез полк» атлаганда, сугыш батырлары һәйкәлләре яныннан кеше өзелмәгәндә, балалар бакчаларында патриотик җырлар яңгырап торганда беркем дә онытылмас, берни дә онытылмас!
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар