Логотип
Күңелеңә җыйма

​Өметсезлек – үлемгә тиң

Кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга сүз куешкан парларның кайберсе авырлыкны, тормыш сынауларын күтәрә алмый. Гаиләсен ташлап кача. Ирләр генәш түгел, хатын-кызлар да шулай итә. Ә шулай да, аларның бер-берсенә терәк-таяныч булырдайлары күбрәк бу дөньяда. Хөрмәтле укучылар! «Кайгыда да, шатлыкта да» дип исемләнгән яңа рубрика тәкъдим итәбез. Сездән кызыклы, гыйбрәтле язмалар көтәбез.
 
 Моңарчы яман шеш авыруы турында алар ишетеп кенә белә иде. Ул зәхмәт алар гаиләсенә беркайчан да кагылмас шикелле иде. Һәм менә, һич көтмәгәндә, шундый диагноз...



Алда ни көтәсен, иртәгә ни буласын, язмышыңа ни язганын берәү дә белми. Әйе, тугач та маңгаеңа язылган була, дисәләр дә, белмибез. Кинәт килгән кайгы-хәсрәткә дә адәм баласы әзер түгел. «Ник гел миңа?» – дибез. Бу тынгысыз тормышта безне адым саен ни дә булса сагалап тора. Ул әле ярларына сыеша алмыйча котырган иксез-чиксез диңгез шикелле, әле берәүгә дә комачауламыйча тын гына агып яткан елга шикелле – бүген болай, иртәгә тегеләй. Бәлкем, Аллаһы Тәгалә безне дөнья йөген бергә күтәрсеннәр, шулай җиңелрәк була, дип, парлы иткәндер?! Кайгыны да, хәтта шатлыкны да лаеклы күтәрергә кирәклегенә ишарәдер ул, бәлкем. Кызганычка каршы, тормыш гел син дигәнчә генә бармый. Гел сыный да сыный ул кешене!

Бер-берсе өчен җан бирмәктән

Бу дөньяда бер-берсе өчен өзелеп торган парлар барлыгына, әгәр дә үз күзләрем белән күрмәсәм, әйтсәләр дә ышанмас идем. Алар икесе дә илледән узган. Гомернең яртысыннан күбрәге артта, тынгысыз еллар артында калган, димәк. Әмма үз-үзләрен тотышларына, бер-берсенә шулкадәр дә назлап, яратып карауларына, бер-берсенә җанны эретердәй итеп әйткән җылы сүзләренә караганда, алар – әле, менә әле генә танышкан егет белән кыз шикелле. Бер-бер артлы сорауларымны яудыра-яудыра, үзләрен гашыйклардай тоткан ир белән хатынны читтән генә күзәтәм. Менә гаделсезлек кайда ул?! Матур итеп, башкаларга үрнәк булып күктәге сүнмәс йолдызлар сыман балкыйсы да балкыйсы, яшисе дә яшисе бит әле аларга...

– Мин аннан башка яши алуымны күз алдына да китерә алмыйм, – ди әкрен генә сүз башлап ир. – Без – Сафиннар. Мин Рәис булам, хатыным – Людмила. Икебезнең дә икенче никахыбыз. Әйе, әйе, – ди ул йөземә чыккан гаҗәпләнүне күреп. – Узганыннан аның да ике, минем дә ике бала. Хәзер унбиш ел бергә... Ул бер якты мизгел булып узды да китте. Шашып яраткангамы, аның белән узган һәр көнем димим, һәр сәгатем минем өчен зур бәхет, олы бүләк. Кайчандыр шулай дип әйтсәләр, көләр генә идем. Бар икән ул сөю! Мин аны шундый яратам.

Янәшәсендә аңа сыенып диярлек утырган хатынның күзләренә яшь тула. Ире аңа карата булган хисләрен беренче мәртәбә генә әйтмидер. Әмма чит кеше янында менә шулай мөлдерәмә ташып түгелүе, аны чиксез дулкынландыра бугай.

– Мин дә сине яратам, – ди хатын пышылдауга күчеп. – Аларга яннарында мин булу да комачауламый. – Яратам, – ди дә, сүзне шундук икенчегә бора. – Менә бит... Һич уйламаганда булды. Табиблар: «Күкрәгеңдә яман шеш», – дигәч еладым да еладым. Янымда ирем булмаса, шул килеш үлеп китәргә дә риза идем. Ишеткәч, яман авыр булды. Аннары тора-тора үземне кулга алдым. Туктале, мин әйтәм, бу бит минем генә кайгы түгел, гаилә кайгысы. Мин алар хакына яшәргә тиеш! Узган ел оныклар белән бергә диңгезгә барган идек. Кояш шулай тәэсир иттеме, белмим... Адәм баласын күрәчәк йөртә бит.

– Бер дә сизелмәдемени, бик соң мөрәҗәгать иткәнсез түгелме?

– Сизелми икән бит ул. Хатын-кызга тыгызланып торган урыннар юк микән, дип, күкрәкне әледән-әле капшап торырга кушалар. Ә мин инде капшамыйча да беленә башлагач кына аңыма килдем. Аркаларым сызлый иде сызлавын. Анысын остеохондроз, диделәр. Мин шуннан тынычландым. Онкологларга күренергә башка да килмәде.

Яман шеш авыруы елан кебек. Астыртын чагып ала. Шуңа без – ханымнарга, туташларга һичьюгы елына бер тапкыр маммологка күренергә әйтәләр дә. Әйтәләр генә түгел, кисәтәләр дә безне. Соңыннан соң була, дип күпме сөйләгәнебез бар. Людмиланың – өченче стадия. «Без өметләнәбез әле, – ди алар, икесе бер булып. – Тереләчәккә ышанабыз. Безгә башкача ярамый».

Алар икесе дә Яшел Үзән районында суднолар, корабльләр проектлау-конструкторлык бүлегендә эшлиләр. Ир – бүлек җитәкчесе, хатын аның кул астында эшли. Икесе дә – конструктор. Гаиләгә шундый бәла килүен белгәч, хезмәттәшләре дәррәү килеп ярдәмгә алынган. Сафиннар аларга чиксез рәхмәтле. Кеше менә шундый чакта беленә бит ул. Җыелган акчага операция ясалган. Ул инде алты мәртәбә химиотерапия алган. «Хәзер хәлем әйбәт, – ди Людмила Анатольевна. – Ирем акча жәлләми. Сөякләрне ныгыта торган даруларны да күп эчтем. Сәламәтлекне торгыза торган сеанслар да алдым. Республика клиник онкология диспансерының Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге химиотерапия бүлеге коллективы мине тормышка кайтару өчен барын эшләде. Рәхмәт аларга!
 
Аларның мәхәббәте бөтен каршылыкларны да җиңеп чыгар сыман.

Тормыш – куласа, бер әйләнә, бер баса. «Әле кайчан гына, – дип искә ала ярату һәм яратылу бәхетен тулысы белән татыган ханым – 14 март – туган көнемдә – якын туганнар, балалар, оныклар җыелган түгәрәк өстәл артында: «Бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Мин яратам һәм мине дә яратучы кадерле кешем янымда, бөтен теләгәнем тормышка ашты», – дип куанган идем. Шунда кайнанам: «Мондый сүзләрне кычкырып әйтмиләр, күз тияр», – диде. Һәм ни дип уйлыйсыз? Нәкъ унбиш көн узуга – 1 апрель көне иде – аяктан егарлык шундый хәбәр ишетәбез. Бер мизгелдә тормышның асты өскә килде. Көннәребез аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. «Ни өчен миңа?» дигән сорауны үз-үземә кат-кат бирдем. Әллә гөнаһларым күтәрә алмаслыкмы, дип уйлаган чакларым да күп булды. Тик җавап кына таба алмадым. Бәлкем, Ходайның гел рәхәттә генә яшәмә, болай да яшәп кара әле, дип сынавыдыр. Дөресен әйтәм, әгәр дә Рәисем булмаса, мин инде күптән чиргә бирешкән була идем. Шундый вакытта ышанычлы таянычың-терәгең булу зур табыш, бәхет икән ул! Мин чирне җиңәрмен дип уйлыйм. Һичьюгы беразга гына булса да чигенеп торыр. Мондый хәлдә гомернең бер көне дә кадерле икәнлеген аңлыйсыздыр.

– Юк, юк, алай димә, – дип туктата аны шундук ире. – Без бит инде синең белән бер мәртәбә уздык язмыш сынауларын. Хәтерлисеңме, күзеңә операция ясаткан чакларны. Син ул чагында да төшенкелеккә бирелдең. Барысы да әйбәт булыр, дидем. Һәм шулай булып чыкты да.

Моннан ун ел чамасы элек Федоров клиникасында хатынның күзенә операция ясыйлар. Хәзер аның бер күзе күрми. Ул вакытта да ире Людмила яныннан бер адымга да китми. «Белмим, ансыз нишләгән булыр идем?» – ди ул, авыр сулап. Бүген өйдәгеләр Людмила Анатольевнаны «безнең бәләкәй Людочка» дип йөртәләр. Ире, балалары аңа хәтта өйдәге вак-төяк эшләргә дә кул тидертми. Бөтен эшне ире эшли. «Кухняга кертмиләр, өй җыештыртмыйлар, менә шундый иркә хатын, әни инде мин хәзер», – ди ул, кинәт моңсуланып китеп.

Саубуллашабыз. Озак вакытлар колак төбендә хатыны үлем белән тартышып яшәргә мәҗбүр булган ирнең йөрәк өзгеч сүзләре яңгырап тора: «Бергә узган гомер күз алдына килә дә, авыр булды диярлек бер генә көнне дә хәтерләмим. Юк ул чөнки. Без әйбәт яшибез. Алга таба да яшәргә дә, яшәргә иде әле безгә...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...бигрэк эйбэт инде союлэре... артта 4 бала ата-аналы ятим....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике бала рянжэше кая китсен инде, кайчан да булса куып килеп тота. Ул хатыннын балалары артыннан кился дя ятим тугел,э ирнеке ташландыклар...... бер дя жир тар тугел урын бар кешегя дя житя исян сау тазарсын..... ирляр сою эзлиляр,э балалар ятим булып уся

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аңлап җитмәдем , тәүге балаларын ташлаганнармыни? Азактан балалар сүзе бар бит.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Жэмэгать! Каргышка гына китереп терэгэннэр проблемаларнын сэбэбен комментарий язучылар! Эллэ узегез гонаhсызмы?! Элеккеге балаларын ташлаганнармы эллэ дигэн сорау да бар- минем анлавымча дурт бала бар- икесе Рэиснеке, икесе Людмиланыкы, уртак балалар турында суз юк. Нинди бала ташлау турында суз барсын инде?! Бэлки Рэиснекелэр дэ бу гаилэдэ ускэндер, тол булырга момкин бит ул, булмаса да, балалар гадэттэ эни белэн кала. Ул балалар зур булырга тиеш, матур итеп аралашып яшилэрдер! Эллэ нинди, булмаганнан да ямьсез фикерлэр уйлап табарга кайберэулэр оста инде!... Шаккатырсын, купме негатив! Язма ирнен ышанычлы булуы турында, шатлыкта да, борчулы вакытта да терэк булуы, тату гаилэ турында!!!!!!!!!

          Хәзер укыйлар