Логотип
Күңелеңә җыйма

Олы йөрәкле ханым

Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Лида ханым Ильина тормыш иптәше Николай абый белән бергәләп биш бала — дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастыралар.

Балалар үсеп җитте. Хәзер аларның һәркайсының үз көне. Лаеклы ялга чыгып тынычлап ял итсәң дә була… Әмма Лида апаның бө­тен михнәтләре алда бул­ган икән әле: утыз бер яшендә олы кызлары Валентина авырып китә. Табиблар аңа яман шеш диагнозы куялар. Йокысыз төннәр… Ана өчен баласының сыкрануларын-сызлануларын күреп яшәүдән дә авыры бар микән дөньяда?! Өмет өзмәгән ана табиб­ларга да, күрәзәлек итүчеләргә дә йөреп карый. Тырышулар юкка: Валяның сул кулын бөтенләе белән кисәргә туры килә. Шулай да ике бала анасы, ир хатыны өчен исәнлеге мө­һимрәк! Лида апа “исән” дип шатлана. Бу сынауны уздың, адәм баласы, тагын нишләрсең икән, дигәндәй, мәкерле язмыш аны тагын бер кат сыный. Күрше Сауш авылында үткән сабан туенда уналты яшьлек малае ат өстеннән егылып башын имгәтә. Авыр һәм озакка сузылган операция кичерә улы. Ана түзә. Ходайдан балаларының исәнлеген сорый. Шундый көннәрнең берсендә тагын бер кызына, флюорография үткәннән соң, туберкулез булуда шик белдереп, чакыру кәгазе килә. Ходайга шөкер, куелган диагноз акланмый.

Күрәзәлек итүчеләргә йөргәндә аңа, ятим балаларга хәер-сәдәка өләшеп карарга кирәк, диләр. Чыннан да, бәлки шулай итәргәдер?! Лида ханым олы кызын ияртеп, ире Николай абый белән бергәләп, Казан шәһәрендәге бер балалар йортына килә. Кызганыч, күчтәнәч бирергә килүчеләргә балаларны күр­сәт­миләр икән. Күчтәнәч­ләрне тапшырып, китәргә кузгалганда каршыларына бер кыз бала күтәргән тәрбияче килеп чыга. Яратып һәм өметләнеп текәлгән сабыйны кулларына алмый кайсы хатын-кыз түзәр икән?! Түзми, Лида ханым да кызны кочагына ала. Ә бала аны ныграк кочаклый, “мама” дип күзләренә карый. Гөнаһсыз сабый Нико­лай абыйга да “папа” дип үрелә. Олы кызы Валя да түзми. “Әни үзебезгә алыйкмы әллә?” — ди. “Ала­быз!” — ди Лида ханым. Киңәш­ләшәләр дә алып китәр өчен киендерергә дип идән­гә бастырганда, кыз чак кына егылып китми. Аяк табаны дөрес формалашмау сәбәпле, йөри алмый торган булып чыга ул. Күп сынаулар үткән Лида апаны бу куркытмый. “Үз кочагымда чакта алабыз дигәч, аны шундый хәлдә ничек ташлап китим, алып кайттык”.
— Менә шуны сагынып елап утырабыз әле, — ди ул. Мин барганда Полина (кызның исеме шундый) Казан шәһәрендәге “Чишмәле” сәламәтләндерү үзәгендә иде. 

— Башта калдырырга уңайсыз булды, калдырып китәләр, дип куркып елады. Яңа елда дәвалану срогы бетә, алып кайтабыз инде, Алла боерса. Шундый сагынып көтеп тора. Килеп кергәч тә кочаклап, яулыкларымны салдырып, үзенчә чәчләремне матурлый. Сабыйга да яшь, матур әни кирәк шул, балакаем, матур күрсәтәсе килә, сәламәтлеге дә алга таба инде… — дип куанычын белдерә Лида апа.

Шундый күп сынаулар кичереп тә, киң күңелле булып кала белгән ул ханым, Ходайга, тирә-юньдәгеләргә рәхмәт укый. Район хас­таханәсенең балалар та­библарына, халыкны социаль яклау идарәсенә бик рәхмәтле ул.

Телгәләнгән йөрәгенә ятим балалар язмышын да сыйдыра алган киң күңелле, олы йөрәкле бу ханымга Ходай исәнлек бирсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар