Логотип
Күңелеңә җыйма

Өч очрашу

Без хатын-кызлар шундый инде: утка да керәбез, суга да дигәндәй. 

Бер сүз, бер караш безне җиде кат җир астына төшерә ала, йә булмаса, җиде кат күкләргә күтәрә...


Казаныбызда яңа йортлар төзелә, яңа микрорайоннар калкып чыгып, биек-биек йортларның фатир тәрәзәләрендә утлар кабына тора. Бер, ике, өч, дүрт... Тәрәзәләр бер-берсеннән әллә ни аерылмаса да, тәрәзә артларындагы язмышларның бер-берсен кабатламавын яхшы беләбез без...
Яңа фатир алу һәрвакыт күңелле инде ул. Йөгерә-йөгерә җиһазлар урнаштырасың, балаларның бүлмәләрендә үзара урын бүлешкәнен күзәтәсең, залга мирас булып буыннан-буынга күчә торган картинаны эләсең, кухнядагы тәрәзә төбенә теге фатирдан алып килгән миләүшә гөлләрен тезәсең. Тизрәк яңа күршеләр белән танышасы килә, алар да түземсезләнеп безнең фатир ишеге ачылганны көтә булыр... 
Әнә шундый күршеләрнең берсе белән якыннан ук танышып китә алмадык. Бер йортта яшәсәк тә, бездән ераграк тора иде ул. Беренче очрашуыбызда мин ул хатынны гаиләсе белән бергә күрдем. Читтән караганда, бәхетле гаилә булып тоелдылар. Ире белән кул-тыклашып әкрен генә гәп куертып баралар, балалары чыр-чу килә, бер алларына, биш артларына төшә-төшә куышып уйныйлар. Хатынның бәхеттән балкыган йөзе. Менә бит нинди матур пар дип уйлап куйганым истә калган. 
Икенче очрашуга кадәр, бәлки, мин аны күргәләгәнмендер дә. Хәтерләмим. Бер көн шулай эштән кайтышлый кибеткә кергән идем. Таныш тавыш ишетеп, борылып карасам, теге хатын кызу-кызу атлап бара, үзе: «Сорамагыз миннән бернәрсә дә, әнә, атагыз алып бирсен! Сөяркәсенә азрак акча туздырыр!» – дип балаларына кычкыра. Хатын ямьсез иде. Әллә нинди салкынлык бөрки иде аңардан. Шуңа күрә исәнләшергә дә кыймыйча борылып бастым да аласы әйберләремне алып, тизрәк кибеттән чыгып китәргә ашыктым. Ханымның йөз карасының сәбәбе аңлашыла иде...

Бу гаиләнең язмышы турында соңыннан да кат-кат искә төшереп йөрдем әле. Ире белән гаилә учагын саклап кала алдылар микән? Балаларын ятим итмәделәр микән? Җавап озак көттермәде тагын. Өченче очрашудан барысы да күренеп тора иде инде: хатын бизәнгән-ясанган, чиста-пөхтә итеп киенгән. Бу гына түгел, хатынның йөзенә тынычлык, канәгатьлек хисе җәелгән иде. Ул җыйнакланып, чибәрләнеп киткән. Бу юлы янында ире күренмәсә дә, аның мәхәббәте сизелә иде. Бу тынычлык нуры хатынның иренә булган мәхәббәтеннән идеме, әллә хатын башка берәүне көтә идеме – боларын ук әйтә алмыйм. Әмма бу очрашулар мине хатын-кызның фанилыкта үтә торган юлы турында уйлануларга этәрде. Төрлесен кичерергә туры килә безгә: әрнеп еларга да, шатлыктан күз яшьләренә төелә-төелә көләргә дә. Хәтта яшь аралаш көлә дә беләбез. Авызда кан булса да, төкерми түзгән чаклар була. Әнә шулай егыла-егыла, тез башларын каната-каната һаман алга барабыз. Әмма барыбер бәхетле булырга тырышабыз, егылганда торып басарга, мескенләнмәскә көч табабыз. Шулай чыныгабыз. Һәм бәхетле булабыз. Барыбер... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйеее. Нигэ сон бер- берсен яратып хормэт итеп гомер соргэн гаилэлэр турында язмыйсыз. Гел авырлык, хыянэт, икенче хатын.... эллэ кызык тугел ул турыда язарга.

    Хәзер укыйлар