«Әнине оттырдым»

Эшкә йөрүләре ерак миңа: сәгатьләр буе барасың, сәгатьләр буе кайтасың. Ишетмәгәнең дә, күрмәгәнең дә калмый анда. Үзе бер бәләкәй дөнья, үзе бер тормыш, тамаша... Әнә яныма килеп утырган урта яшьләрдәге хатын, артына борылган да, танышыдыр инде, күрәсең, бөтен автобуска ишетелерлек итеп, аңа соңгы яңалыкны сөйли. «Беләсең ич инде аның малаен, – ди ул, янәшәдәгеләргә исе дә китмичә, – карта уйнаган кешедән ни көтәргә була? Кабахәт... Башта әнисен фатирсыз калдырды, инде хәзер карчыкның үлемтеккә дип җыйган соңгы акчасын талый. «Ашарга да калмый», – дип зарлана бичара. Пенсиясе бәләкәй, картаймышта шундый көнгә кал әле. Күз алдына китерәсеңме шуны?»
Алар кызып-кызып сөйләшүләрен дәвам итә. «Фатирсыз калдырды...» – ди. Карта уены шундый нәрсә шул ул. Бер караганда, зарарсыз да сыман. Ләкин кем белән һәм ничек уйныйсың бит. Бизнесларын акчага уйнауга корган кырыгалдарлар фатирсыз калдыру гына түгел, иң якыннарыңның тормышын сатып җибәрергә дә күп сорап тормыйлар. Иң куркынычы, алыш-бирешкә корылган азартлы «бәла» кешене көннән-көн үзенең ятьмәсенә тарта бара. Инде аннан берничек тә ычкынып китәм димә. Наркоман шикелле... Кеше шуннан башка яши алмаска әверелә. Аңа гел бүген отармын сыман тоела.
«Уйнап кына уйнадым»
Бу хәлләрне тыңлаганда, ирексездән алма бакчалы мәктәп еллары искә төшә. Ул да миңа: «Уйнап кына уйнадым», – дигән иде. Бу сүзләрнең мәгънәсенә мин соңыннан, шактый еллар узгач кына төшендем. Кая инде... Сигезенче сыйныф баласы «уйнап кына уйнадым»ның ахыры ни белән бетәсен каян белсен? Дөресен әйткәндә, без үскән чорларда арабызда әкренләп тамыр җәя барган ул яман күренешләр турында белми дә, ишетми дә идек әле. Барысы да әйбәт, барысы да тәртиптә һәм дөрес кебек тоела иде безгә. Кызыл галстук, кыскасы.
Ул әнисе белән генә яши иде. Портфелемне күтәреп, өйгә озата кайткан чакларда миңа гел әнисен сөйли, әни миңа шуны алды, моны алды, дип мактанып та ала. Әни белән генә яшәгән ир бала өчен әни кеше – дөньяның кендеге, ул аңа әни генә түгел, ул аңа әти дә... Мин моны фикерләвенә, аның әнисе турында яратып әйткән сүзләрен карап, сизенә идем. Тормышлары бик авырдан бара иде аларның. Малайның кием-салымына караганда, шулай тоела иде. Аннары, әнисе авырып киткәч, мәктәптән хастаханәгә чабулары, кайчак аның янында төн куна калулары турында соңыннан, инде фаҗига булганнан соң гына ишеттем.
...Табигатьнең ашкына-ашкына җәйгә кереп барган, укуларның тәмамланып килгән рәхәт, күңелле бер чагы иде. Тәнәфескә чыккач, сыйныфташым миңа: «Иртәгә мин укырга килмим, бөтенләй килмим, карта уйнадым мин, – диде дә ишетелер-ишетелмәс кенә еларга җитешеп, – әнине оттырдым...» – дип куйды. Мин аның сыкранып, эчтән янып әйткән бу сүзләрен бөтенләй игътибарга алмадым, ни әйтергә теләгәнен аңламадым. Җитди кабул итмәдем. Бала-чага гына идек бит әле. Шундый хәл килеп чыгар дип, кем уйлаган аны? Килмәсәң, килмә, харап булган икән... Эчтән генә шулай уйлаганымны хәтерлим.
Иртәгесен ул укырга килмәде, аның партасы буш иде. Беркем дә кая ул дип кызыксынмады. Көчкә өчкә укыган бала кемгә кирәк инде ул? Һәм менә... бер дәрес уздымы, икеме, безгә бөтен мәктәпне аякка бастырган куркыныч хәбәр килеп иреште: сыйныфташыбыз асылынган...
Дәрестән соң, җыйнаулашып, алар яшәгән йортка юнәлдек. Барак сыман йортның кечкенә генә бер бүлмәсе... Стена кырыендагы тимер караватта яши дә башламыйча, үз куллары белән гомерен кыйган малай мәете. Кара кайгыдан сыгылып төшкән бәхетсез ана. Ул шыпырт кына елый да елый. Без озак тормадык, тиз генә хушлашып чыгып киттек. Укытучыбыз калды. Озак сөйләштеләр, һәрхәлдә, безгә шулай тоелды. Бу фаҗиганең сәбәбен икенче көнне генә белдек: карта уйный торган гадәте булган аның. Нәрсә этәргәндер 15 яшьлек малайны мондый котчыккыч адымга? Гел әнисен сөйли иде үзе, яратып, горурланып сөйли торган иде. Ничек килешкән ул шундый шарт белән?
Ирексезләгәннәрдер, соңыннан «начар кешеләргә юлыккан» дип тә сөйләделәр бит. Шулай булгандыр. Куркытканнардыр... Югыйсә әнисен картага куймас иде. Аллам сакласын. Ул уйнаган һәм...оттырган. «Үтер», – дигәннәр. Ә ул өенә кайткан да бау алган. Нинди адәм актыкларына юлыккандыр, кайсы җирбите аны мәҗбүр иткәндер. Ялгышмасам, ул чагында берәү дә күңелне тырнап торган әлеге сорауларга җавап табарга атлыгып тормады. Асылынган бит, янәсе үзе гаепле...
Бүген без ул вакытта «гадәттән тыш» дип саналган мондый тетрәндергеч хәлләр белән еш очрашабыз. Кызганыч, әмма бу факт. Яшүсмерләрне суицидка илтеп җиткерү очракларының ешаюы (узган ел аның саны илкүләм алганда 2,5 меңгә җиткән?!) җитди уйлануларга этәрә. Бүген без карта уйнаулар турында гына сөйләмибез. Бүген проблеманың тагын да четереклесе, әйтер идем, бер кизәнүдә генә хәл итеп булмый торганы баш калкытты. Алай дисәң, «мавыктыргыч» уеннарның берсе дә җиңел генә хәл ителми. Аларның һәркайсы баланың гына «чире» булудан туктап, җәмгыять чиренә әверелә бара. Шул исәптән компьютер уеннары да. Без бу хакта күп яздык, күп сөйләдек. Компьютер төймәләре әнә шулай әкрен, әмма эзлекле, ышанычлы рәвештә суицидка илтә. Дәүләт Думасы депутатлары бу мәсьәлә уңаеннан махсус законны да тикмәгә генә кабул итмәгәннәрдер. Димәк, ул көн тәртибендә, димәк, ул җәмәгатьчелек игътибарында. Аңлыйсыз булыр, «үләргә теләү» яшүсмердә бик сирәк уяна. Бик сирәк. Ә менә «болай яшисе килмәү» – анысы башка мәсьәлә. Бу очракта, баланы ялгыш, ә кайчак кайтаргысыз куркыныч адым ясаудан бары әти-әни, психологлар, мәктәп коткарып кала. Чөнки уйларында шундый гамь яткан яшүсмер, гадәттә, үзен ялгыз хис итә. Психологлар әйтүенчә, үзенә карату, игътибар иттерүнең бердәнбер юлы итеп үз-үзенә кул салуны сайлый. Юк, мин сыйныфташым үзенә игътибар иттерү өчен шулай эшләгән димим. Аның янында аны аңлаучы, аның хәленә керүче, киңәш бирүче, упкыннан тотып калучы булмаган. Хәзер генә ул һәр мәктәптә диярлек психолог, өстәвенә, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе вәкилләре. Җәмгыять үсә барган саен, яшәеш шартлары һәм, әлбәттә инде законнары да катгый, текә була бара. Тормыш кагыйдәләре шуны таләп итә. Ни дисәң дә, элек балалар арасында андый хәлләр әллә нигә бер булган. Ә хәзер, үзегез күрәсез, саннар безнең файдага түгел.
«Әбигә акчаны кире кайтар...»
Сүзне уеннан уймак китереп чыгарган вакыйгадан башлаган идек. Дәвам итик. Хәтерлисезме икән, берара базарларда халыкны күрәләтә талауга корылган уеннар уйнатыла башлаган иде. Ярый дә әле аларны бик тиз юкка чыгардылар. Хәер, юкка чыктылар микән алар? Әллә адресларын гына алыштырдылармы? Шулкадәр дә отышлы акча эшләү кәсебеннән, ай-һай, кем генә баш тартыр икән?
Шулай бервакыт Мәскәү базарында йөрим. Әлеге дә баягы киоск сыман бер урында халык җыелган. «Нишлиләр?» – дип кызыксынуыма, бер агай кул гына селти: «Башы бетте әбинең, соңгы акчасын каезлыйлар», – ди ярты гәүдәсе белән өстәлгә капланган карчыкны кызганып. Ни әйтергә дә белми, җаны-тәне белән акча отарга азапланган әбине күзәтә башладым. Бичара карчыкның каршына баскан япь-яшь кыз: «Хәзер отасың, хәзер отасың», дия-дия әбинең кесәсендәге соңгы тиененә кадәр алып бетерде дә: «Әйдәгез, тагын кем уйный», – дип, карчыкны читкә этәрде һәм аның турында шундук онытты да. Әби, каушап китеп, бер читкә барып басты. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, як-ягына каранып алды да, хәлсезләнеп, җиргә чүкте. Нәрсәдер әйтер хәлдә түгел иде ул. Аннары... ни дип әйтәсең? Ул бит үзе теләп уйнады, үз куллары белән чыгарып бирде соңгы акчасын. Аның кызарып чыккан бит алмалары буйлап әллә тир, әллә яшь тәгәри. Шул минутта ул миңа дөньяның иң бәхетсезе сыман тоелды. Уңайсызланып кына янына килеп бастым. «Менә тиле, менә тиле, – дип кабатлый башлады әби. – Бөтен пенсиямне салдым. Ай уртасы гына бит әле, ничек яшәрмен?» Ул, бала сыман, сулык-сулык килеп елый башлады. Карап-карап тордым да беркатлыларны төп башына утыртуын дәвам иткән кырыгалдар янына килеп бастым: «Әбинең акчасын кайтар, кайтармасаң милиция чакыртам», – дим. «Чакырт, пожалуйста, аны берәү дә ирексезләмәде. Әнә халык күреп торды. Шаһитлар монда». Кызның эшен күзәтеп, арлы-бирле йөргән алыптай ике егет «ә» дигәнче, мине камап алды. Алай икән, болары алайса шаһитләр дә, тән сакчылары да. Акчаны бергәләшеп көриләр. Әбине эзләп, тирә-ягыма карана башладым. Юк, киткән, көтеп тә тормаган. Белгәндер сөйләшүнең файдасыз булачагын.
Бу вакыйгага да инде шактый еллар үтте. Ә ул ни өчендер бер дә онытылмый. Сәбәбен дә беләм шикелле. Ул чагында китеп бардым да, тормыш мәшәкатьләренә чумдым, битарафлык күрсәткәнмен. Янәшәдә генә гөрләп чәчәк аткан гаделсезлеккә, җинаятькә (әйе, әйе, суд тарафыннан расланмаганда, бер генә гамәлне дә җинаять дип атарга ярамый дисәләр дә, мин моны җинаять дип атыйм) юлны без япмасак, тагын кем ябар, кем шуны эшләр?!
Адым саен очрашып торган моның ише күңелсез хәлләрдән качып котылу юлы бер генә – азартлы уеннар уйнамаска! Безгә һаман да яратып кабатлый торган бер мәкальне онытмаска! «Бушлай сыр тычкан тозагында гына була». Чыннан да шулай. Акча эшлим дип, булганын югалтмыйк. Үз кулларың белән биргән акчаны закон белән кайтарулары бик авыр, хәтта мөмкин булмаган эш. Ләкин ничек кенә булмасын, бер генә югалту да тормышка бәрабәр була алмый: юлдашым әйткәнчә, фатирсыз калу да, акчасыз калу да... Тормыш үзе гел уен бит. Уйнап кына уйнауның ни белән бетүе, ни белән тәмамлануы күз алдында. Чакырып китергән бәладән дә үкенечлесе, аянычлысы юк ул бу дөньяда...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.