Логотип
Күңелеңә җыйма

Нинди бүләк кадерле?

Кемнеңдер туган көне яки берәр бәйрәм якынлашса, нәрсә бүләк итим дип, башым катып бетә. Иң яхшы бүләк акча, ди бертуган сеңлем. Ләкин минем аның белән килешәсем килми. Бәлки, бик үк якын дустың яки туганың булмаган кеше өчен, чынлап та, акча бүләк итү яхшырактыр, анысы белән бәхәсләшмим. 

Кемнеңдер туган көне яки берәр бәйрәм якынлашса, нәрсә бүләк итим дип, башым катып бетә. Иң яхшы бүләк акча, ди бертуган сеңлем. Ләкин минем аның белән килешәсем килми. Бәлки, бигүк якын дустың яки туганың булмаган кеше өчен, чынлап та, акча бүләк итү яхшырактыр, анысы белән бәхәсләшмим. 
Көн дә яратып чәй эчә торган бер бокалым бар минем. Бик артык зур да, кечкенә дә түгел, уртача гына. Бөртекле чәй пешерү өчен челтәре дә, өстен каплап куярга капкачы да бар үзенең. Шулкадәр уңайлы ул бокал. Кызыл чәчәк тоткан, сөенеченнән йөзе балкыган бер бәләкәй генә кыз ясалган бу матур бокалны миңа иң-иң якын дус кызым бүләк иткән иде. Әллә ни кыйммәтле бүләк тә түгел кебек үзе, ләкин шулкадәр кадерле минем өчен. Аны кулга алган саен, дус кызым искә төшә, аның белән бергә узган яшьлегем, студент вакытлар, бер конфетны урталай бүлеп яшәгән чаклар хәтергә килә дә, шушы бокалдан бар дөньямның бозын эретердәй җылылык бөркелә. Һәрхәлдә, миңа нәкъ шулай кебек тоела. Өемдә бокаллар да, чынаяклар да күп, ләкин монысы – иң-иң яратканым. Дус кызым бүләк итте бит аны! Ул – аның истәлеге!
Тагын бер бик истәлекле бүләгем бар әле. Көмеш йөзек. Армиядән кайткач, аны миңа классташым, ул вакытта әле йөргән егетем, бүген ирем, балаларымның әтисе бүләк иткән иде. Шундый матур җәйге кич иде ул. Аның яңарак кына армиядән кайткан вакыты, ә мин – дүртенче курс студенты. Бир әле кулыңны, диде дә, уң кулымның урта бармагына шушы йөзекне кидереп куйды. Каян размерын белгән диген?! Үз гомеремдәге иң беренче кигән йөзегем булды ул. Шундый нәфис, шундый матур! Инде бу йөзек күптән бармагыма сыймый, 17 яшьлек кызыбыз киеп йөри аны хәзер. «Әтинең әнигә иң беренче бүләге», – ди ул кызыксынган кешеләргә. Горурланып, бераз гына мактанып та әйткәнен сизәм. Шул йөзекне кызымның бармагында күргән саен, 26 ел элек булган җылы җәйге кич, беренче мәхәббәт хисеннән ак болытларда гына йөзгән  бәхетле вакытларым искә төшә. Мин хәтта шул кичнең хуш исен, җылысын, тупыл яфракларының шаулашканын да ишетәм шикелле. Менә бер кечкенә генә, артык кыйммәле дә булмаган йөзек, ә үзендә күпме җылылык, күпме хис саклый. Аллаһы боерса, бәлки әле аны кызымның кызы да киеп, моны бабай әбигә бүләк иткән булган, дияр...
Китап шкафым да истәлекле китаплар белән тулган. «Иң яхшы бүләк – китап» дип яшәүчеләр рәтеннән булгач, еш кына китаплар бүләк итәләр миңа. Шулкадәр сөенәм ул китапларга. Арадан берсе бигрәк якын. Халед Хоссейниның «Тысяча сияющих солнц» дигән китабы – кызымның бүләге. Китап кибетендәге сатучыдан, әнигә бүләккә китап эзлим, дип сорагач, ул шушыны тәкъдим иткән. Кызымның зәвыгына, мине куандырасы килүенә, китап яратуына шулкадәр сөендем ул көнне. Китап – беркайчан да тузмый торган бүләк. 
Кешене куандырсын, җылысы озакка җитсен өчен, бүләкнең кыйммәтле булуы мөһим түгел, дип әйтергә теләвем иде бу. Кешедән үзеңә нинди бүләккә өметләнә аласың, аның үзенә дә шундый бүләк бирергә кирәк, дигәнне ишеткәнем бар. Кыйммәтле бүләк биреп, аны кыен хәлгә куюың да ихтимал. Синнән кыйммәтле бүләк алгач, ул сиңа да шуның белән җавап кайтарырга тиеш булып чыга. Бөтен кешенең дә матди мөмкинлеге бертөсле түгел. 
Хәзер берәрсе юбилейга, туйга чакырса, барырга котың алынып тора. Кимендә 10 меңсез дә барып булмый мондый бәйрәмнәргә. Әле шуңа өстәп мең ярымлык чәчәген алырга кирәк. Ярый ла хезмәт хакың илле-алтмыш меңнәр булса! Егерме-утыз мең хезмәт хакы алып, шуның ун меңен бүләк итүе кесәгә шактый суга шул. Чакыргач, бармый калып та булмый. Барсаң, буш кул белән килә алмыйсың. «Туйга чакырган өчен түгел, чакырмаган өчен рәхмәт әйтерлек хәзер», – дип шаярта минем күршем. 
Безнең туй моннан 25 ел элек узды. Шунда алган бүләкләр әле дә исән. Бер пар – алты рюмка, бер пар – урын-җир тышы, бер пар бер тәрәзәлек пәрдә алып килгән иде безгә бүләккә. Юрган, плед бүләк итүчеләр дә булды. Элек шулай иде бит ул, кунакка йөрү артык чыгымлы түгел иде. Хәзер туйга алты пыяла рюмка салсаң, белмим, белмим... Ярый инде, туй кешенең гомерендә бер була, якын туганың өчен бүләген дә, акчасын да жәлләп тормыйсың. Ә менә туган көннәргә, 8 Март, Яңа елларга артык кыйммәтле бүләкләр бирергә кирәк дип санамыйм. Гәрчә минем үземә кыйммәтле бүләкләр алуы кыен. «Соңгы акчаларын биреп алгандыр инде», – дип, кайгыра башлыйм. Уйлап карасаң, бәйрәмгә бүләк итәрлек әллә никадәр матур әйберләр бар. Йомшак башмак, матур яулык, яхшы китап, җылы оекбаш... Мәсәлән, миңа җылы башмак бүләк итсәләр, чын-чынлап сөенәчәкмен. Бердән, чынлап та безнең өйдә бик кирәкле аяк киеме ул. Икенчедән, шул башмакны кигән саен, мин бит аны бирүче кешене уйлап, аңа рәхмәт әйтәчәкмен. Ә акча нәрсә ул?! Көндәлек чыгымнарга тотыла да бетә. Ярый инде шул акчага үзеңә берәр бүләк алып кала алсаң. Аның анысы да барыбер үзең алган әйбер була, бирүчене искә төшереп, җанны җылытып тормый. 
Ни генә дисәләр дә, якын кешеңә акча бүләк итү ягында түгел мин. Сез ничек уйлыйсыз бу турыда? Нинди бүләк иң кадерлесе? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик урынлы кутэргэнсез бу сорауны,Лилия Мин дэ сезнен яклы. Бик кыйммэтле булмаган истэлекле булэк тапшырсан, аннан да яхшысы юктыр. Мин узем фотолардан жыеп коллаж ( портрет)булэк итэргэ яратам якыннарыма,дусларыма. Бергэ тошкэн матур фотолардан.Бигрэк тэ юбилейларга, истэлекле даталарга бик урынлы була. Хатын -кызларга юка матур шарф, матур ташлардан муенса,белэзек тэ кадерле булэк.Артык кыйммэт тэ тугел,кулланыла торган эйберлэр. Югыйсэ бэйрэмгэ кергэн акча бетэ дэ китэ, э истэлек кала.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Автор я с вами согласно, я точно так думаю, деньги не подарк

      Хәзер укыйлар