Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниле рәхәт илдә

Мин үземне 3 яшьлек чагымнан беләм. Өстемдә әнкәй тегеп кидерткән ал күлмәк. Түр башындагы сәкедә яран гөлләре уртасында утырам. Сәкегә әнкәй үз куллары белән суккан буй-буй сызыклы палас җәелгән...

Мин үземне 3 яшьлек чагымнан беләм. Өстемдә әнкәй тегеп кидерткән ал күлмәк. Түр башындагы сәкедә яран гөлләре уртасында утырам. Сәкегә әнкәй үз куллары белән суккан буй-буй сызыклы палас җәелгән.
Әнкәй – шигъри күңелле, фантазиягә бай кеше. Ул матурлыкны күрә дә, күрсәтә дә белгән. Сабый чагымда мин гел аңа ияреп йөри идем. Икебез генә яшәгәнлектән, өйдә миңа күз-колак булырдай башка кеше юк. Мине – бердәнбер баласын шулай күз карасыдай саклап йөрткән ул.
Әнкәй мине үзе белән болынга алып барырга ярата иде. Болынга килгән саен төрле-төрле чәчәкләр белән таныштыра. Аларның нинди дәвага яраклы булуын әйтә. Болын шау чәчәктә. Араларыннан иң яратканым – акчәчәк (ромашка). Әнкәйнеке – кыңгырау чәчәк. Алар чәчәк атканда болын шәмәхә-зәңгәр рәшә белән өртелә.
Әнкәй болындагы сыңар чәчәкне дә өзми, миңа да өзәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бер тапкыр да чәчәкләрдән такыя үреп кигәнем булмады минем. Әле дә чәчәкләргә читтән генә сокланып карыйм.
Без бара торган болын чәчәкле генә түгел, җиләкле дә иде. Мин җиләкне дөрес итеп җыярга әнкәйдән өйрәндем. Җиләклекне аркылыга-буйга йөреп таптамаска, җиләкнең иң эресен генә өзеп йөрмәскә тиешлегемне беренче баруда ук аңладым. Уйдык-уйдык бер урыннан гына җыеп та савытны бик тиз тутырып була икән. Бары тик җиләкнең һәр тармагын берәмләп карап кына җыярга кирәк. Без җир җиләге өлгергән вакытта күңел булганчы ашап кала идек. Киптереп тә куйдык. Җиләк кайнатмасы әзерләгәнебезне хәтерләмим.
Әнкәй моңлы итеп җырлый иде. Нәселебездә аның кебек җырлаучы башка беркем дә булмады. Күңелләрне айкап ала торган моң бар иде тавышында. «Су буйлап» җырын җырламыйча калган көне булмагандыр.
...Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.

Хәзер уйлап утырам: әлеге җырны әтием белән аерылышу сагышыннан җырлагандыр инде ул...
Мин кечкенәдән үк һәр эш-гамәлемдә әнкәйгә охшарга тырыша идем. Ул җырлагач, үземне дә җырларга тиешле дип санадым. Шуңа күрә мәктәптә һәм авыл сәхнәсендә «Үз илемдә», «Ак пароход»ларны җырлап йөрдем. Ләкин кая инде ул миңа әнкәй кебек җырлаулар!
Аның аерым бер калын дәфтәре бар иде. Ул анда үзе иҗат иткән әйберләрне теркәп барган. Бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр... Үзе чыгарган мөнәҗәтләрнең барысын да моңлы гына бер көйгә салып җырлый иде әнкәй. Көннәрдән бер көнне, аңардан күрмәкче, мин дә шигырь язып карарга булдым. Ләкин нәрсә турында язарга? Өстәлдәге әдәбият дәреслегенә күзем төште. Бер битен ачтым. Карыйм – «Комсомолец Рәхи бәете». Шуннан карап язарга керештем. Беренче ике юлын шул бәеттән күчереп алам да, калган ике юлны, рифмалаштырып, үзем уйлап чыгарам. Эшемне тәмамлау белән, бәхет кошы тоткандай, әнкәй янына йөгердем. Мин язганны укый башлауга ук, көлемсерәп, туктап калды. Аннары, иңнәремнән кочып: «Күрше кызы Галия белән бергәләп язган кебек килеп чыккан инде бу...» – диде. Һәр әсәрнең авторы булуын, кеше язганны үзгәртергә ярамаганын шул көнне аңладым.
...Әнкәй кыска гомерле булды. Бакыйлыкка күчкәндә нибары кырык бер яшь иде аңа. 12 яшемдә әнисез калгач, бик күп еллардан соң мин болай дип язачакмын:
Вакытсыз киттең, балачак,
Ашыктың соң, әйт, нигә?
Үсеп тә җитмәгән идем,
Үлем тиде әнигә...
Балачагым, гамьсез чагым,
Нигә сиңа тартылам?
Әле дә ияреп йөрим күк
Әниемнең артыннан.
Кайтыр юл табып булмасмы?
Бик тә кайтасым килә.
Нәрсә биреп кайтып була
Әниле рәхәт илгә?

Әнкәй китте... Ләкин ул мине һәрьяклап мөстәкыйль тормышка әзерләргә өлгерде, киләчәк иҗатымда юл күрсәтүчем булды.
Рухия АХУНҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар