Әнием тизрәк кайтсын иде...

Ул хатын өйләреннән икенче шәһәргә кунакка барам дип кенә чыгып китә һәм... кире әйләнеп кайтмый.
Шушы елның февраль аенда булды бу хәл. Бөтен авыл ул көннәрдә аны гына сөйләде. “Кемгәдер ияреп киткән икән”, — диделәр, һәркем: “Чәчәк кебек ике кызын, ике улын калдырып ничекләр китә алды икән?” — дип гаҗәпләнде. Балаларның зур дигәненә дә алты гына яшь бит әле, ә кечкенәсенә нибары ике тулды.
Яз буе, озын җәй буе сабыйлар әниләрен көттеләр. Ә аңардан бүгенгәчә бер хәбәрдә юк. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы тәрбияләү әтиләренә дә бик авыр. Ярый әле, әбиләре бар. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, тирә-юньдәге олы йөрәкле кешеләр бик нык ярдәм итәләр. Әмма карт әбиләре аларны никадәр генә яратса да, балаларга барыбер ана назы җитми шул. Төннәрен алар гел әниләрен чакырып уяналар, елыйлар, диләр.
Күптән түгел балалар бакчасында булган бер бәйрәмдә балаларга: “Иң зур хыялыгыз нинди?” — дигән сорау биргәннәр, һәм шул вакыт теге хатынның балаларының берсе: “Әнием тизрәк кайтсын иде”, — дип җавап биргән. Шунда булган бөтен өлкәннәр тетрәнгәннәр.
Ул ана акылына килсен дә кире өенә кайтсын иде инде. Балалары күңеленә салган яра бөтенләй тирәнәйгәнче,
дим. Югыйсә, соң булуы да бар бит.
Гөлназ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.