Әни сүзе гел безнең арада

Өч ел инде бер егет белән очрашам. Мин үз фатирымда ялгызым яшим, ә ул әнисе белән яши. Әтиләре юк. Ул кечкенә чакта ук аерылышканнар да, әнисе кияүгә чыкмаган, егетем сөйләве буенча, бөтен гомерен аңа багышлаган. Күптән инде фатир алып куйганнар. Әмма егетем институтны тәмамлап эшләсә дә, күченмәгән. «Әнине ялгыз калдырасым килми», – ди. Ул инде өйләнәсе килгәнен, бары мине генә хатыны итеп күрергә теләвен бер еллап сөйли, әмма тәкъдим ясарга ашыкмый.
Бала-чагалар кебек көн аралаш кына очрашып йөрүне узганбыз, бергә яшәргә кирәк дип саныйм. Җитмәсә, аерым фатирларыбыз бар. Без инде үз тормышыбыз белән яшәүчеләр сафында булырга тиеш. Икебез дә яше утызның теге ягында. Бик сирәк кунарга калган чакта да, әнисенә шалтыратып дусларында калуын әйтә. Әнисе минем турында белә, ләкин күрешкән юк, безне таныштыруны суза һаман. «Беркайчан да бүген мин Айгөлдә калам», – дими. Югыйсә моның нинди начарлыгы бар инде?! Без инде өч ел очрашып йөрибез. Егетемә бер-беребезне аңлар өчен, әйдә бергә яшәп карыйк дип тә әйтәм. Әмма аның җавабы бер генә: әни каршы. Әни, мин әле яшь, дип саный. Әни, гаилә корыр өчен акча эшли алмыйм әле, дип саный. Әни, туйга кадәр бергә яшәү дөрес түгел, дип саный. Әни... Әни сүзе гел безнең арада. Беркөнне аның килүенә өчпочмаклар пешердем. Имеш, сыйлыйм. Ә ул үзе ашый, үзе өчпочмакны әйләндерә-әйләндерә карый. «Тәмле түгелме әллә?» – дип сорыйм. «Бик тәмле. Әни пешергән өчпочмакның төбе дымланып тора, ә синеке коры. Нигә синеке коры икән дип уйлыйм», – ди.
Ә бервакыт: «Әни сине миңа лаек кыз түгел дип саный», – дип, бөтенләй һушымны алды. «Ә син нәрсә әйттең?» – дип сорагач: «Бер сүз әйтмәдем. Мин бит сине бернәрсәгә карамыйча яратам», – ди. Ачуымнан шартлый яздым. «Әниең белән генә яшә алайса», – дип, тоттым да куып чыгардым.
Өч ай буе шалтыратуына җавап бирмәдем, ишекне ачмадым. Әмма сындым. Яратам шул мин аны. Үземнең янәшәмдә аннан башка бер ир-атны да күз алдыма китерә алмый. Аның балаларымның атасы булуын телим. Әмма менә шул мүкләк сыйфатын гына нишләтергә?!
Әни белән ныклап сөйләшәм, өйләнешәбез дип кайтып китә, икенче килүгә бу хакта бер сүз әйтми. Шулай очрашуны дәвам итәбез.
Ә мин чын-чынлап берни аңламыйм: ашарга пешерә беләм, өем чиста, гаилә тормышына әзер, ник әнисе каршы икән? Егетемне генә ничек әнисе итәге астыннан тартып чыгарырга?!
Айгөл.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.