Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәтне сакларга кирәк

Камилә Марат белән университетның икенче курсында укыганда танышты. Кыз тулай торактагы бүлмәдәш кызлары белән яшьләр өчен оештырылган дискотекага килгән иде.

Камилә Марат белән университетның икенче курсында укыганда танышты. Кыз тулай торактагы бүлмәдәш кызлары белән яшьләр өчен оештырылган дискотекага килгән иде. Биеп арыган кыз хәл алыр өчен зал читендәге кәнәфиләрнең берсенә килеп утырды. 
– Матур кыз белән танышырга мөмкинме? Мин – Марат! 
 Камилә янында озын буйлы, киң җилкәле, чибәр егет басып тора иде. Өстенә зәңгәр төстәге кастюм, ак төстәге күлмәк кигән. 
 Моңа кадәр егетләр белән танышып карамаган Камилә югалып калды, егеткә бары оялчан елмаю белән генә җавап кайтарды. 
 Бер күрүдә гашыйк булды ул Маратка. Ошатканын сиздермәс өчен кыз, оялып, күз карашын яшерде. Күбрәк Марат сөйләде. Юрист булып эшләвен, дус егетенә туган көн бәйрәменә килүен әйтте. Камиләнең кайда укуы, кайда яшәве белән кызыксынды. Кызның авыл кызы булуын, тулай торакта яшәвен ишеткәч: «Авыл кызларын төнге клубларда беренче күрәм», – диде ул, әллә үртәп, әллә шаярып... 
 Марат бик игътибарлы иде. Официантны чакырып, Камиләнең дус кызларының hәрберсенә дә коктейль, туңдырма китертте. 
– Кара сиңа ничек бәхет елмайды! – дип, Камиләнең колагына пышылдады дус кызы Рәисә, уенын-чынын бергә кушып... 
 Марат кызларны ак машинасына утыртып, тулай торакка хәтле озатып куйды. Күңеленә ошаган егетне очратудан Камиләнең йөрәге дулкынланып типте. Бүлмәдәш кызларының аңа карата уянган көнчелеген генә сизмәде. Бик бәхетле иде ул бу төндә.... 
 Марат Камиләнең телефон номерын сорап алды. Шалтыратачагын әйтте. Ул төнне озак йоклап китә алмады кыз. Күз алдыннан Маратның елмаюы китмәде. Күңеле белән очып авылына, уйнап үскән урамнарны әйләнде. Балачактан хыялында булачак егетенең сурәтен еш күз алдына китерә иде ул. Марат – Камилә хыялланган егет. Озын буйлы, киң җилкәле, көрән күзле, шат елмаюлы... 
 Урман янындагы берничә дистә йортлы авылда туып-үскән Камиләгә шау-шулы Казан, төнге клублар бер ел элек кенә бөтенләй ят дөнья иде. Кино-концертларны, шау-шулы күңел ачу чараларын телевизордан гына күреп үсте кыз. Мәктәпкә дә күрше авылга автобус белән йөреп укыды. Кичләрен күбрәк 80 яшьлек әбисе белән ТНВ каналын карап уздыра иде. Шул вакытта Камиләгә берничә елдан Казанның төнге клубларында иртәнге 4 кә хәтле күңел ачачаксың дисәләр, гомер ышанмас иде! Кая ул! Мәрфуга әбисе тәрбиясендәге кыз күп кенә догаларны яттан өйрәнде, хәтта намазга басты. 10нчы классны бары «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган кызны әтисе, кулыннан җитәкләп, Казанга югары уку йортына китерде. Имтиханнарны уңышлы тапшырды Камилә, тулай торакка урнашты. Бер бүлмәдә 4 кыз яши башладылар. Галия, Рәисә, Лилия – өчесе дә Камилә кебек, авыл кызлары. Дүртесенең дә дүрт төрле холкы. Араларында иң кыюсы, үзен башкаларын өстен куючысы Рәисә иде. Ул бай гаиләдә туып-үскән, атна саен әти-әнисе хәл белергә дип Сабадан килеп җитә, суыткычта да күбесенчә Рәисә ризыклары. Киемнәре дә башкаларга караганда, затлы, банк картасында да акчаны салып кына торалар. Шуңа да бүлмәдә Рәисә сүзе закон иде. Ашарга пешерергә яратмаган, эшне сөймәгән Рәисә укуда да, тулай торакта да кызларга салынды. «Продукция – миннән, пешерү – сездән!» – дия иде ул. Китап-дәфтәр тотканын да күрмәделәр кызлар Рәисәнең, имтиханнарын күбрәк «сөйләшеп» куйдыра дип пышылдашалар иде, ләкин үзеннән сорарга гына батырчылык итмәделәр. Бай кызы булып, аның тулай торакта яшәгәненә шакката иде Камилә. 
 Камиләнең китапка кадалып утыруына ачуы килеп, берничә тапкыр укыган китабын тартып алып котырткан чаклары булды Раисәнең: 
– Укы, укы, мөгалимә! Бу дөньяда укып бәхетле булмыйлар, бай кияү табарга кирәк! 
 Бай егеткә кияүгә чыгып, бәхетле булырга хыялланган Рәисә төнге клублардан кайтып кермәде. Кайчакта бүлмәдәш кызларын да үзе белән чакыра иде. Шулай беркөнне: «Керү билетларын үзем сатып алам», – диеп, Рәисә белән Дилбәрне дә ияртеп барды. Лилия авылына кайтып киткән иде. Беренче тапкыр төнге клубка баргач, Рәисәнең көчле музыкадан башы әйләнде, кызлар алган коктейльне авыз иткәч, косасы килде. Үзе белмәгән, моңарчы тоеп карамаган ят дөнья белән очрашты Камилә. Затлы киенгән кызлар, музыка, бәллүр бокаллар зеңләве Камиләгә гипноз кебек тәэсир итте, канында адреналин кабызды. 
 Ә бит Рәисә атна саен мондый клубларда була! Тулай торакка иртәнге 4 тә кайткан чаклары байтак булды бүлмәдәшенең. Төнгелеккә бикләнгән тулай торак ишеген дөбердәтеп керә иде Рәисә. Вахта ишегендәге дежур апаларны да «сатып алды» ул. Шоколад, коробкалы конфетларны ташып кына тора иде аларга. 
 Камиләнең чибәр, акыллы Казан егете белән танышуы тулай торакта яшәүчеләргә зур яңалык булды. «Нәрсә тапкан инде бу чибәр егет Камиләдә? Искитәрлек берние дә юк бит!» – диеп сөйләштеләр үзара. Озын теллеләре, бу сүзләрне Камиләнең йөзенә дә бәреп әйткәләде. Камилә генә көнчеләргә игътибар бирми, йөзеннән елмаю китмәде. 
Марат Камиләне машинасы белән университеттан каршы ала, тулай торакка озатып куя. Чәчәк букетларының иң затлыларын бүләк итә. Кинога, кафега чакыра. 
Кызның Марат белән танышуларына ике айлап чамасы вакыт узды. Хәзер Камилә кызларга ияреп дискотекага бармый инде, Марат рөхсәт итми. Кайвакытта шау-гөр килеп кайткан кызларга бераз кызыгып та куя ул. Бүлмәдәш кызлары ничек күңел ачканнарын, кемнәр белән танышканнарын сөйләп, чыр-чу киләләр, йокларга яткан Камиләне күрмиләр дә. Төнге сәгать өчтә бүлмәдә ут кабызалар, чәйнек тотып кухняга чыгып китәләр.... 
Марат Камилә янына бүлмәгә кергәндә Рәисә нишләргә белми: Маратның бер алдына, бер артына төшә. Кыска халатының изүләрен ачып җибәрә, чәчен туздыра. Әйтерсең, Марат Камиләгә түгел, аңа килгән. Егеткә тулай торак кызларының аңа булган игътибары ошый бугай, йөзендә канәгатьлек сизелә. 
Беркөнне Камилә түзмәде, Маратка турыдын-туры әйтеп салды: 
– Рәисәнең үз-үзен тотышы миңа ошамый, нигә сиңа шулай төбәлеп карый ул? 
Марат көлде генә. 
– Камилә, көнләшмә. Йөз кыз арасыннан сине сайладым бит, Рәисәне түгел! 
Соңгы арада Рәисә Камиләгә якынрак була башлады, серләрен сөйли, Марат турында сораша. 
Рәисә Камиләгә кыйммәтле чәч кыстыргычы бүләк итте. 
– Миннән бүләк, дуслыкны искә алып тагарсың! – диде ул. 
Беркөнне Камилә укудан иртәрәк кайтты. Бүлмә ишеге ябылып бетмәгән, Рәисә Дилбәр белән Камилә турында сөйләшәләр. Кыз туктап, сөйләшкәннәрен тыңларга булды. 
– Марат барыбер минеке булачак! – ди Рәисә. – Мин сихерчегә барып, күңел кайтаргыч ясаттым! 
– Син үз акылыңдамы, Рәисә? Андый эшләр белән шөгыльләнү зур гөнаh! – дип җавап кайтарды Рәисәгә Дилбәр. 
– Күрерсез, күрерсез! – дип җавап бирде Рәисә. 
Камилә баскан урынында катып калгандай булды: бүлмәгә кермичә урамга чыгып китте. Чәченә кадаган тимер кыстыргыч башын пешерә иде аның... Камилә ашыга-ашыга, чәч кыстыргычны алмакчы була. Тик тимер кисәге генә тыңламый, озын чәчләрне бушатасы килмиме, мең җеп белән бәйләп куелган диярсең...  Бер уч кара чәче белән тартып алды бугай ул аны, ялтыравык ташлар белән бизәлгән чәч кыстыргычы якындагы чүп чиләгенә килеп төште. 
Камиләнең күзләреннән яшь акты. Үз уйларына бирелеп, бер сәгатьләп йөрде ул... Караңгы төшә башлагач кына үз аңына килде. Телефоннан туган апасының номерын җыйды. 
– Апа, зинhар, сиңа кунарга килим әле! Килгәч, сөйләрмен!.. 
Камилә икенче көнне яшәргә туганнарына күчте. Бүлмәдә ишеткәннәрен елый-елый сөйләде Камилә. Мәчеттә дин сабаклары алырга йөргән апасы кызны Коръән аятьләрен укып өшкерде. 
– Сеңлем, Аллаhы Тәгаләгә якын булырга кирәк, кая гына барсаң да догаларыңны укы. Марат белән арагызга бернинди бозым да керә алмас! – диде ул. 
Кызның тулай торактан апасына күчкәнен белгәч, Марат сөенде генә. «Акыллы кыз син, Камилә, – дип көлде ул. – Иптәш кызларыңнан мине яшердең». 
Ярты елдан Казанның зур ресторанында Камилә белән Маратның туйлары узды. Бәйрәмдә Лилия дә, Дилбәр дә бар иде. Бүлмәдәш кызларыннан Рәисә генә туйга чакыру алмады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар