Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәт сурәте

«Сүзләр  хыянәтче дә алар, — дип язган иде бер өлкән әдибебез, — кайчак син әйтергә теләгәннәргә бөтенләй башка мәгънә, төсмер өстиләр».
Сүзләр бүген миңа ярдәм итсеннәр, Илдар белән Рузалия Хәйруллиннар турында сөйләргә теләгәннәремнең һәммәсен түкми-чәчми сезгә җиткерсеннәр иде. Һәм алар, һичшиксез, булышыр! Язманы укып чыккач, бик күпләр: «Их, без дә алар кебек яшәсәк иде!» — дияр. Бернигә дә карамыйча бәхетле булып.
…Бу җирдә, бу галәмдә синеке генә, синең бердәнберең генә булган якыныңны табу кыенмы? Бик кыен! Әмма эзләп тапкан ул берәүне, аңа булган хисләреңне саклый алу исә мең өлеш кыенрак! Язмыш көн саен, сәгать саен, мизгел саен сынаганда бигрәк тә.

 

Яңа кыз

Илдар. Өченче сыйныфта укыганда параллель класска яңа кыз килде. Яңа кешегә гел игътибар итәсең бит. Аның Рузалия исемле икәнен дә бик тиз белдек.
Рузалия. Әти колхоз рәисе булып эшләгәч, без гел күченеп йөрдек. Ул елны аны Кукмара сөт-май комбинатына директор итеп билгеләделәр.
Илдар. Болар өч кыз гел бергә — ике Рузалия һәм Миләүшә. Минем дустым Мансурның күзе шул Ми­ләү­шәгә төшкән бит. Бер көнне миңа әйтә бу: «Әйдә, озата кайтабыз, үзләрен», — ди.
Рузалия. Озату дип, арттан ияреп кайталар иде инде. Чаналарыбызны тартып Рузалиянең әнисе эшләгән комбинатка — прәннек ашарга да төшеп китәбез — болар да безнең арттан төшәләр. 
Илдар. Рузалия яшәгән Пионерская урамы Кукмараның икенче очында. «Нигә безнең кызларны озатасыз?» — дип ул урам малайларының тукмаган чаклары да булды.
Рузалия. Бишенче классны бетергән елны пионер лагеренда ял иттем. Болар миңа хат яздылар шул вакыт. Лагерьдан үзгәреп, җитдиләнеп кайттым. Болардан оялам, элеккегечә сөйләшми дә башладым.
Илдар. Алтынчы, җиденче класслар да Рузалияне уйлап узды.
Рузалия. Мин комсомолга аңардан алданрак кердем. Сигезенче класста укыганда инде бу. Мәктәпнең комсомол комитетына сайлаганнар иде. Шулай итеп Илдарны комсомолга мин үзем алдым! Ә кичен ул озата кайтты.
Илдар. Бәйрәмнәргә бүләк бирү дә сигезенче класста башланды. Бүләк дип, зур-зур бүләкләр түгел инде, китап, уенчык…
Рузалия. Курчак биргән иде берсендә. Шуны искә төшергән саен Айгөл: «Нигә сакламадың инде?» — ди. Сакланылмаган шул…
Илдар. Бер уйласаң, кызык та. Өчен­че класста бер-беребезне күргәнбез дә башкаларга күз салмаганбыз.
Рузалия. Мәктәптә очрашканда туктап сөйләшеп торулар юк иде ул безнең заманнарда. Баш кагып исәнләшеп кенә узасың. Кайчак укытучы булмый да ике классны бергә кушалар. Андый чакта: «И-и миннән генә сорамасалар ярар иде», — дип калтырап утырасың…
Илдар. Берсендә тарих дәресендә куштылар шулай. Иң яраткан фәнем инде ул минем. Мактануым түгел, башкалар җавап бирә алмаса, Закира апа: «Әйдә, Илдар, син сөйлә инде алайса», — дия иде. Бу юлы да шулай итте. Бастым да: «Укымадым, белмим, Закира апа», — дидем. Бик беләм, тик оялмыйча ничек сөйлим, класста бит Ул утыра!…
Рузалия. Икәү бергә беренче тапкыр клубка барып караган кино әле дә истә. «Романс о влюбленных» иде ул. Һинд киноларына йөри идек инде. Билетны һәрвакыт Илдар ала. Акчаны каян тапканын сорамый идем….
Илдар. Анысы сер!
Рузалия. Сер дип, вагон бушатырга төшә идегез ич. 
Илдар. Анысы тугызынчы класста укыганда булды. Һаман-һаман әнидән: «Йөри торган кызыма бүләккә», — дип ничек акча сорыйсың?! Мансур белән вагон-вагон күмер дә бушаттык, шикәр комы да…


Казан

Рузалия. Казанга без аерым-аерым килдек. Юлга бергә чыгарга, әлеге дә баягы, оялганбыздыр инде. Хыяллар зурдан — мин документларны тарих бүлегенә бирдем, ә Илдар — журналистикага.
Илдар. Имтиханнар вакытында университетның Кызыл Позиция урамындагы 4 нче тулай торагында бер катта яшәдек. Мәшәкатьле булса да, рәхәт чаклар иде ул!
Рузалия. Тик миңа кире борылып кайтып китәргә туры килде — конкурстан узмадым. Без мәктәптә чит тел бөтенләй укымадык. Ә андыйларга, университетка кергәндә, немец теленнән имтихан урынына «өчле» билгесе генә куялар иде. Шул өчле барысын да хәл итте…
Кукмара тегү фабрикасына эшкә урнаштым.
Илдар. Беренче курсның һәр шимбә-якшәмбесе поездда узды. Кукмарага кайту өчен атна азагын көтеп кенә торам. Рузалия анда бит…
 

Озату

Илдар. Җәйге практиканы Кук­ма­рада, «Хезмәт даны» газетасында үттем. Редакциядә беркем киңәш бирми, янына утырып аңлатмый. Ә мин яза алмый тилмерәм. Килеп чыкмый да чыкмый… Шулай җәфалангач, тәмам гайрәтем чигеп үз-үземә: «Соң, егет, димәк син журналист була алмаячаксың. Нигә вакыт үткәрәсең? — дидем. Һәм тоттым да туп-туры хәрби комиссариатка киттем. — Башта армиягә барып кайтыйм әле, аннан күз күрер». Зачет­камда «өчле»м дә юк иде… Деканыбыз Флорид абый Әгъзамов: «Кая ашкынасың, егет, ахырдан үкенерлек булмасын», — дип озатты. Аның киңәше буенча гына читтән торып уку бүлегенә күчтем. Югыйсә, кызулык белән укуга бөтенләй кул селтәвем дә бар иде.
Рузалия. Ә мин ул җәйне, ниһаять, университетка укырга кердем…
Илдар. Армиягә ноябрь аенда алдылар. Өйдә озату мәҗлесе уздырдык. Бөтен классташлар җыелды. Рузалия дә кайтты. Иртәгесен Казанга без бергә килдек. Саубуллашып аерылыштык — ул үзенә, ә мин инде военкоматка киттем. Анда исә курсантлар кизү тора икән. Малайлар: «Аларга өч сум акча бирсәң, чыгаралар», — диләр. Берничә егет җыелып шулай эшләдек тә. Туп-туры университетның 6 нчы тулай торагына чаптым. Мин килеп кергәч, Рузалиям аптырап китте. Иртәнге җидегә килеп җитәргә кушканнар иде, сәгать алтыда Рузалия мине тулай торак ишеге төбендә, бас­кычка басып озатып калды. Тат­воен­коматтан безне машиналарга төяп алып чыктылар, карыйм, капка төбендә — Рузалия! Поездга гына утырдык, перронда тагын — Ул! Авыр аерылыштык…
Рузалия. Илдар, гомумән, һәрвакыт авыр аерылыша торган иде…
 

Армия

Рузалия. Без хәтта вәгъдәләр дә бирешмәдек. Ул: «Көт», — димәде, мин: «Көтәрмен!» — димәдем…
Илдар. Болай да билгеле иде бит!
Рузалия. Студент чакта артымнан йөргән егетләр булды, әлбәттә. Бервакыт берсенә үзем дә сизмәстән: «Кит әле, Илдар, юкны сөйләп утырмасана», — дим икән. Теге егет шуннан соң башка күренмәде. Аңлагандыр инде.
Илдар. Икенче ел хезмәт иткәндә, җәй көне ялга кайттым. Ун көн төш кебек кенә узды. Частька кире килдем. Шулкадәр ямансу! Кукмара егете Миннәхмәт ялга җыена, «Рузалия янына кереп чык әле, кулъяулыгына хушбуен сибеп җибәрсен», — дим.
Алла Пугачеваның «Зеркало души» дигән яңа пластинкасы чыккан чак. Без казармада бертуктаусыз шуны тыңлыйбыз. Пластинка тышында җырчының рәсеме. Ут төсенә буяган чәчләре нәкъ Рузалиянеке инде. Ќыр яңгырый башлауга күз алдына Ул килә дә баса! Миннәхмәт артыннан җибәргән кулъяу­лык эчендә Рузалиянең берничә чәч бөртеген күргәч ничек сөенгәнемне белсәгез. Хушбуй исе кулъяулыктан бик озак бетмәде әле.
Рузалия. Солдаттан язган бөтен хатларын җыеп бардым, үзе кайткач та бик озак сакладым әле. Хәлләребез шушылайга әйләнгәч, Илдарның гомере өчен ут йотканда, кемдер «сакларга ярамый икән» дигәч кенә утка яктым. Бик үкенәм шуңа…
Илдар. Аңардан хат көн дә көтә идем мин. Алай яза алмаячагын белсәм дә көтәм!
Рузалия. Армиядән кайтышлый минем янга, тулай торакка керде Илдар. Кызлар белән бергә утырып чәй эчтек тә мин аны поездга озатырга чыгып киттем. Кайтсам: «Илдарың  калдыр­ды», — дип кызлар миңа «Любимой» дигән хушбуй сузалар… Нигә үземә бирмәгән шуны, оялганмы? Без шул хәзерге яшьләр кебек түгел идек.
 

Туй сәяхәте

Илдар. Апа да, абый да Түбән Камага китеп урнашканнар иде. Мин дә алар янына барып эшкә кердем. Март аенда Кукмарага кайтуымда исә Рузалиягә тәкъдим ясадым.
Рузалия. Айгөл гел шул турыда сораша инде, «Ничек булды ул, әни, сөйлә әле», — ди. «Ничек булсын, әтиең: Әйдә, загска барып гариза бирик, — диде дә шуның белән бетте», — дим.
Илдар. Мин Рузалиядән гайре берәүне дә озатмадым, янәшәмдә тагын кемдер булырга мөмкин дигән уй, гомумән, башыма кермәде!
Рузалия. Июнь азагында туй ясадык. Ә август аенда Илдарны «КамАЗ» машинасы белән Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәренә командировкага җибәрделәр. Ул үзе белән мине дә алды. Бер атна йөреп кайттык шунда. Ќиләк-җимеш өлгергән чак иде. Шәһәрдә кавын исе генә…
Илдар. «КамАЗ» кабинасында гына булса да, ул туй сәяхәте бик ошады безгә.


Түбән Кама

Рузалия. Паспортта гына  кушыл­дык — болай икебез ике җирдә. Мин Казанда, укыйм, Илдар — Түбән Камада…
Илдар. Атна саен диярлек Казанга очам. Ул чакта әле самолетлар иске аэропортка төшә иде. Җиргә аяк басуга, троллейбусны да көтмичә, җәяү генә университет тулай торагына йөгерәм… Юл­лар юк, күперләр юк. Яңгыр яуган, томан төшкән, буран купкан вакытларда самолет очмый интектерә. 25 сум түләп таксида Чаллыга кадәр килгән чаклар да еш булды. Аннан бит әле Түбән Камага кадәр кайтасы…
Рузалия. Бер ел шулай узды. Диплом  яклагач, миңа Түбән Камага, «Ленинская правда» газетасына эшкә юллама бирделәр. Башта Илдарның туганнары сыендырды. Аннан, сигез айдан соң, редакциядән үзебезгә аерым фатир бирделәр. Айгөл тууга ике ел дигәндә, ике бүлмәле фатирга күчендек. Аннан, тагын тугыз елдан соң, өч бүлмәлесен алдык. Монда күчкәндә Илдар миңа тотынып урамнарга чыга иде әле…
 

Авыру

Илдар. Армиядән кайтып өч ел үтүгә аякларымның кинәт хәлсезләнә башлавын тойдым. Тәмам аптырадым моңа…
Рузалия. Бездән моны бик озак яшергән Илдар… Аннан больница юлларын таптаулар башланды инде. Бармаган җир калмады — Казан, Мәскәү, әбиләр… 
Илдар. 1986 елда Казаннан группа биреп кайтардылар.
Рузалия. Без әле барыбер: «Авыруы вакытлыча, тиздән тереләчәк», — дип уйладык. Чөнки диагнозны бик озак куя алмадылар.
Илдар. Казанга баргач, бер профессор: «Кайчандыр сезнең умыртка баганагызга зыян килгән булган», — диде. Армиядәге бер вакыйганы ул чакта да искә төшермәдем әле. Мин Белоруссиядә, һава-десант гаскәрендә хезмәт иттем. Парашюттан сикерүләрнең берсендә сукалаган җир өстенә төштем, бик нык аркам авыртты. Армиядә чирләгәнне яратмыйлар, ун көн госпитальдә ятып чыктым да бетте. Шул вакыт өлкән яшьтәге подполковник хатын-кыз табибә: «Бу үзен бер белдерәчәк әле», — дигән иде. Башта яшьлек, мускулларның ныклыгы белән сизелмәгән шул.
Рузалия. 2001 елда Илдарга берсеннән-берсе катлаулы ике операция ясадылар…
Илдар. Шуннан соң коляскага калдым. Мин йөреп китәрмен дип өметләнгән идем дә бит, киресенчә килеп чыкты менә. Табиб: «Исән калганыңа сөен әле», — диде… 
Рузалия. Илдар коляска белән кешегә күренергә ояла. Минем исем дә китми.
Илдар. Уңайсызланам шул. Һич ияләшә алмыйм. Гараж йорт ишек төбеннән ун метрда гына әнә. Шунда барып җиткәнче тирләп чыгам — бөтен кешенең күзе миндәдер сыман. Адәм баласы мондый халәткә ияләшергә дә тиеш түгел. Чөнки ул сәламәт булырга тиеш!

 

Сынау

Рузалия. Берсендә Илдар: «Әле син яшь, үз тиңеңне табарсың», — дип мине өнсез калдырды… Әти исән иде әле. Минем белән ул да бу хакта сөйләшкән иде инде. Илдарны әти тынычландырды: «Борчылма, кияү, тормышыгызда бернәрсә үзгәрмәячәк. Кызымның холкын беләм, ул сине ташламаячак», — диде.
Илдар. Бер тапкыр сөйләштек тә бу хакта башка сүз кузгатмадык.
Рузалия. Өйдә генә утыргач, берзаман көнләшә башлаячак әле ул, дип әйтүчеләр дә булгалады миңа. Кешеләр белән аралашудан тыйганы юк аның. Айгөл яки күрше хатыны белән театрга, концертларга да барабыз.
Илдар. Көнләшү уе күңелеңә бер кереп, корт кебек кимерә башласа, Алла сакласын, кеше яши дә алмыйдыр.
Рузалия. «Сиңа исән килеш һәйкәл куярлык» диючеләр дә очраштыргалый. Нәрсәгә, ни өчен, мин нинди батырлык кылган, дим. Без башкалар кебек үк яшибез. Әтиебезнең чирен беренче урынга куйганыбыз юк. Айгөл белән мин — үз эшебездә, ул — үзенекендә.
 

«Булган!»

Илдар. 4 нче класста укыганда «Яшь ленинчы» газетасында беренче язмам басылгач, миңа «Писатель» кушаматы ябышты. Рузалияне классташ малайлары әнә  гел:  «Писателең  сәлам  әйт­те», — дип кенә үрти торган булганнар…
Район газетасы каршында әдәби түгәрәк эшли иде. Өлкәнрәк классларда шунда йөри башладым. Хәсән Сарьян, Зөлфәтләр килә, минем юморескаларымны да укыйлар, киңәшләрен бирәләр. «Син, энем, журналистикага кер, — диде берсендә Зөлфәт. — Мин Фаилгә әйтәм әле, сиңа алмаш ки­лә, дим». Фаил Шәфигуллин турында сөйләве булган инде. Юмористик хикәяләрдән генә торган ике китабым чыкты. Өченчесен туплап Татарстан китап нәшриятына тапшырдым менә. Быел дөнья күрер дип өметләнәм. Иң тәүге укучыларым Рузалия белән Ай­гөл инде. Рузалия укый да: «Булган!» — дип кухняга кереп китә. Шул «булган»га барысы да сыйган.
Узган ел июньдә Татарстан Язучы­лар берлегенә алдылар. Сентябрь аенда, шәһәрнең Техниклар йортында узган якташлар очрашуы вакытында миңа шуның таныклыгын Разил Вә­лиев тапшырды. Шәһәребезнең элеккеге мэры Илсур Метшин залга төшеп: «Молодец, Илдар», — дип кулымны 
кысты. Мин аңа бик рәхмәтле, китапларымны чыгарырга ул булышты.
Рузалия. Күбрәк дүрт стена эчендә утырган Илдар өчен зур вакыйга булды бу. Шуннан соң китапханәләргә очрашуларга да чакырдылар үзен. Гел бер сорауны бирәләр: «Шушы хәлдә дә көлкеле хикәяләр язарга сез көч каян табасыз?» — диләр.
 

«21 май, иртәнге сәгать сигез…»

Илдар. Яшермим, гариплек, гаиләнең иң авыр йөген үзең күтәреп бара алмау ир-атны бик кимсендерә. Тик мин беркайчан да тик кенә утырмыйм. Кайткан җирләренә ашарга булса да пешереп торам.
Рузалия. Илдарның ул гына әзерли белә торган «фирменный» ризыклары бар аның!
Илдар. Машина да минем өстә. И-и, ул машина белән боларның башын катырам инде. Ел башлануга, план төзеп куям. Монысын сатабыз, яңаны алабыз, дим. Дүртенче машинам. Аңа запас частьләр, бензин табу, әйткәнемчә, минем җилкәдә. Машина булгач, тиз генә кибеткә, базарга да барып киләбез, җәлт кенә Кукмарага, әби янына да кайта алабыз. Әле бакчабыз да бар иде. Айгөл быел институт тәмамлый. Пенсия фондында өлкән белгеч булып эшли дә. Аның булышырга вакыты булмагач, Рузалиянең үзенә генә кыенга туры килә, шуңа күрә бакчаны яңа гына саттык.
Гыйнвар аенда Рузалия белән Казанга диагностика үзәгенә барып кайттык. Профессор карады үземне, консилиум җыйды. Һәм: «21 май көнне иртәнге сәгать сигезгә кил», — дип канатландырып, өметләндереп кайтарып җибәрде! Өметсез шайтан гына бит. Чир белән тартыша башлаганыма егерме ике ел. «Йөрмә, тынычлан инде», диючеләр дә булды миңа. Тик про­фессор, булырлык булмаса, «булмый», дияр иде бит. Беләм, элеккеге хәлемә тулысынча кайту юктыр инде ул, бәлки өлешчә… Әкрен-әкрен атлап бөтен шәһәрне йөреп чыгар идем,  барча-барча урамнарны…
Шушы килеш тә мин барыбер бәхетле дисәм, беләм, күпләр аңламас та. Әмма бу, чынлап та, шулай. Хәлләре миннән дә авыррак, күпкә начаррак булганнар азмыни?! Аннан… мин бит яшим әле! Янымда Айгөлем, янымда Рузалиям.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илдар белэн нэрсэ булып бетэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу чынбарлыктан алынган хикэяме?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хикәя тормыштан алынган. Моны хикәя дип түгел, язмышлар турындагы язма дип атасак дөресрәк булыр.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Илдарның юмористик хикәяләрен атна саен диярлек Татарстан яшьләре газетасында бастырып баралар. Илдар бик әйбәт, кызыклы итеп яза.Бик кызыксынып укыйм шуларны. Аллаһ Тәгалә хәерле ярдәм бирсен сезгә. Рузалиягә дә рәхмәт. Яшьтән яратышып кавышкансыз.Тигезлек белән, бәхетле гомер кичерегез .

            Хәзер укыйлар