Логотип
Күңелеңә җыйма

​Мәкер һәм мәхәббәт

Мин чәчәк кибетендә якын дустымның бәйрәмен ямьләрлек чәчәкләр сайлыйм...


Лилияләр, хризантемалар, лаләләр… Юк, дустыма, әлбәттә, розалар төс булыр. Мин аны яшь вакытында, ул җете кызыл блуза киеп, иреннәрен киеменә тәңгәл төстәге иннек буяп йөргәндә үк розага охшата идем.
Розаны төркиләр гөл, ди. Без, татарлар, гөлчәчәкне гөлләр-чәчәкләр патшасы роза дип беләбез. Чәчәкләрнең иң гүзәле роза дисәләр, мин әле бәхәсләшә дә алам, чөнки зәңгәр күзләре белән күккә баккан саф күкчәчәк тә, ак энҗеле ландыш та, меңләгән башка тыйнак чәчәкләрнең дә табигатьтә үз урыны, кабатланмас гүзәллеге бар.
Дөньяда 2500 дән артык төре теркәлгән роза – гөлчәчәкнең патшалык сере матурлыкта гына микән соң? Бәлки, нәфис чәчәк таҗлары берәм-берәм коелып төшкәннән соң, «Менә – без!» дигәндәй, кукраеп калган энәләрдәдер хикмәт? Әнә шагыйрь Дәрдмәнд тә ни дип язган бит:

Җәй үтте…
Кар-яңгырлы көз урнашты,
Күк тугайның баурына 
боз урнашты.
Гөл кипте,
Сабагында кинә калды.
Былбыл!

Сиңа бер бөртек инә калды.

Чү! Монда инде сүз мәхәббәт һәм үпкә, бәлки әле мәкер хакында бара булыр.
Ул арада чәчәк сатучы ханым мин сайлаган розаларны матур итеп төрергә әзерләнә. Үзе җитез-җитез кыланып, энә-чәнечкеләрне берәм-берәм кайчы белән кыркый. Бәласеннән башаяк, янәсе.
– Гөлчәчәк – ефәк күлмәк арасында кинжал йөрткән патша кызы кебек ул. Кадап алганын сизми дә каласың. Шуңа күрә энәләрен чүплим мин аның.
– Борчыласыз. Рәхмәт инде. Югыйсә, саклану минем эш бит.
– Чәчәк сатып кына торсам да, кешеләр белән эшлим мин. Төрлесен күрәм. Менә сез чәчәкне сайлый белдегез. Мөгаен, тагын килерсез әле. Бер ишегемнән кергән кеше кабат килә минем кибетемә.
Энә дигәннән… Мин сезгә бер тарих сөйли алам. Бервакыт кибетемә атылып-бәрелеп бер ир кеше килеп керде. Тыны-көне беткән. Үзе мине ашыктыра: «Миңа тиз генә дүрт роза бирегез. Юан сабаклысын! Шырпылысын! Хатынымны сөяркәсе белән тоттым. Шушы чәчәкләр белән канга батырганчы кыйныйм мин аны», – ди. Әле кайчан гына туйга чәчәкләр алганнар иде икәү килеп. Яратышалар кебек иде.
«Сабыр, сабыр, – дим, алданган яшь иргә. – Кыйнарсың, төрмәгә эләгерсең. Шуннан кемгә ни файда? Син хәзер, иң яхшысы, ике генә роза ал, шуларны караваты­гызга кайтарып сал да, чык та кит. Кыяфәтең күрекле, кулыңда эшең бар. Ярата беләсең. Әллә нинди әйбәт кызны очратырсың 
әле», – дип ирне юатам. Үзем яшертен генә энәләрен кыркыйм.
Берничә көннән ирнең әнисе килеп рәхмәт әйтеп китте. Улы минем үгетне колагына киртләгән икән. Үзе дә бераздан кабат кибетемә кергәли башлады. Чәчәк бәйләме сатып алды да үземә бүләк итте. 
Бик сөйкемле кыз белән танышкан. Икәү дә кергәннәре бар. Кыз янына барганда гел бер роза сатып ала. Тормыш дәвам итә. Чәчәкләре, чәнечкеләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узендэ дэ гаеп бардыр.Минемчэ,эйбэт ирдэн хатыны читкэ йореми.Чэчкэ сатучыга килгэндэ дорес эшлэгэн анысы....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайбер хатыннар рэхэтенэ чыдый алмаганлыктан, читтэн кызык эзли. Ирдэ гаеп тэ булмаска мемкин.

      Хәзер укыйлар