Логотип
Күңелеңә җыйма

Син мине нишләттең, мәхәббәт?

Зифа буйлы, чибәр буласы килү теләге без хатын-кызларның кайсысына гына хас түгел соң? Матурлык хакына нинди генә корбаннарга бармыйбыз? Айлар буе диетада утырумы, дус кызларның булыша, дигәненә ышанып, әллә нинди шикле препаратлар кулланумы? Нәрсәгә дә риза – нәтиҗәсе генә булсын. 

Зифа буйлы, чибәр буласы килү теләге без хатын-кызларның кайсысына гына хас түгел соң? Матурлык хакына нинди генә корбаннарга бармыйбыз? Айлар буе диетада утырумы, дус кызларның булыша, дигәненә ышанып, әллә нинди шикле препаратлар кулланумы? Нәрсәгә дә риза – нәтиҗәсе генә булсын. 

Кечкенәдән таза бала идем мин. Бала чакта аны-моны белмисең, ә менә мәктәптә укыганда тазалыгымнан бик оялдым. Дус кызларым да, үзләренә ошамаган берәр сүз әйтсәм, «симез тәкә», дип үртәргә тотыналар. Үкереп елап, өйгә йөгерәм. «Игътибар итмә син аларга, – дип юата әни. – Үртәп кенә әйтә алар...»
Яшүсмер вакытта симезлегем аркасында бик нык депрессияләр булды. Аның депрессия икәнен мин хәзер генә аңлыйм, ул вакытта авыл кызы депрессиянең ни икәнен белмәгән инде. Яшисем килмәгән, урамга чыгасым килмәгән көннәрем күп иде. Түземсезлек белән мәктәпне тәмамлавымны көттем. Казанга китсәм, анда тазалыгым болай ук күзгә бәрелмәс шикелле иде. Беләсезме, авылда үсеп, бер тапкыр да елгада коенганым булмады. Сәбәбе һаман да шул инде...
Казанда да үз-үземне кабул итә алу хисе тумады. Өйдәге иң яратмаган әйберем көзге иде. Институтта бергә укыган кызлар арасында миннән дә тазараклар булу гына күңелемне бераз тынычландырды. 
Сез инде әйтерсез: алай булгач, ник соң бераз диетада утырмадың, диярсез. Утырмаган кайда?! Авызыма ризык кабарга котым алына иде минем. Әни өйдә  таба ризыгы пешерә башласа, ярамаганын белә торып, ник мине үртәр өчен пешерәсең, дип, елый идем. Мескен әти белән әни! Өйдә мин барында рәхәтләнеп туйганчы ашый да алмыйлар иде. Чөнки миңа ашарга ярамый (диета тотам!). Миңа ярамагач, алар да уңайсызлана. 
Интегә-интегә диетада утырганнан соң, бераз ябыга идем, билгеле. Ләкин диетаны туктатуга, айлар буена тилмереп ташлаган өч-дүрт кило авырлыгым өч көн эчендә кабат җыела иде. Менә шундый бер ябык боҗра. Гел ач торып, диета гына да тотып яшәп булмый бит. Үз башына төшкән кеше мине аңлар. 
Майлы, баллы, камыр ризыклары ашау турында сүз дә юк, студент вакытта ук мин алар турында оныттым инде. Гадәти генә ризыклардан да артык килограммнар хәзер ягылырга тора иде гәүдәмә. 
Мин инде ул диеталардан да тәмам туйдым, йончыдым. Ахырдан барысына да кул селтәдем. «Ярар, ничек бар шулай! Кияүгә дә чыкмам, ялгыз гына гомер итәрмен», – дидем. 
Илгиз белән авылга кайтканда электричкада таныштык. Юк, дөрес әйтмим, Илгиз миңа түгел, дус кызыма сүз катты башта. Аларның төрттереп-шаярып сөйләшеп кайтуларына мин катнашмадым. 
Дүшәмбе көнне Илгиз без яшәгән тулай торак бүлмәсенә килеп керде. Баксаң, дус кызым янына түгел, минем янга килгән икән. «Теге көнне бер сүз эндәшми бардың, бигрәк тыйнак кыз икән бу дип уйлаган идем. Күп сөйләшми торган тыйнак кызлар ошый миңа», – ди. Урамга чакырды. Баш тарттым. «Нинди егетләр карасын минем кебек юан кызга. Шаяртып, мыскыл итеп кенә чакыруыдыр», – дип уйладым. Илгиз икенче, өченче көнне дә килде... Минем буй-сыным турында бер сүз дә әйтмәде, киресенчә, «Шундый чибәр кыз боегып бүлмәдә утырмый инде мондый кояшлы көндә», – дип, ай-ваема карамый урамга әйдәкләде. Ә анда – яз! Җилләренә кадәр мәхәббәт җырын җырлаган яз иде! 
Урамга чыгуга, Илгиз кулымнан җитәкләде. Кулымны тизрәк тартып алдым. «Ник? – дип гаҗәпләнде Илгиз. – Ярамыймыни?» «Ярамый! – дидем. – Каршыңа танышларың очраса, нинди симез кыз җитәкләп йөрисең, дип көләрләр...»
Илгиз шып туктады. Кырт борылып, каршыма басты. «Бу сүзне башка беркайчан да әйтмә! Син бик матур, бик чибәр кыз! Сине очраткан көнне үк, булса да булыр икән бу кадәр сөйкемле дип уйлап куйган идем. Чытлык кызларны җенем сөйми, ә син андый түгел», – диде. 
Әти белән әнидән кала, чит кешедән мондый сүзләрне гомеремдә беренче тапкыр ишетүем иде. Күзләремә яшьләр килде хәтта. Ачкан авызымны да яба алмый тордым бугай әле. 
Илгизнең бу сүзләре мине әллә нишләтте. Ниндидер көч бирүме ул, илһамландырумы, үз-үземә ышаныч уятумы – нәрсә икәнен дә әйтә алмыйм. Минем очасым, көләсем, шатлыгымнан сикерәсем килде. 
Шушы көннән без Илгиз белән очраша башладык. Ул көн дә дәресләрдән соң килә (үзе авыл хуҗалыгы институтында укый иде),  кич буе Казан урамнарында йөрибез. Без булмаган парк, карамаган кибет калмагандыр. Студентның акчасы санаулы була, күбесенчә җәяү йөрелә. 
Дөресен әйтим, минем юанлыгым да, диетада утырырга кирәклеге дә бөтенләй баштан чыгып очты. Чөнки мин бәхетле идем! Бәхетле булсаң, башкасына игътибар да итмисең икән! 
Юантык булсам да, матур бии идем мин. Мәктәбебезгә эшкә килгән яшь кенә музыка укытучыбыз безгә нинди генә биюләр өйрәтмәде. «Кызлар вальс әйләнә белергә тиеш», – дип, вальс, факстрот, твист – тагын әллә нинди биюләр өйрәтә иде. Берсендә минем биегәнне күреп, Илгизнең күзләре очкынланды. Ул бии белми икән, ләкин өйрәнәсе килә. Бүлмәбездәге караватларны почмакка этеп бетереп, магнитофонга Рәгыйдә Янбулатова сүзләренә Бәхти Гайсин көй язган «Кил, иркәм» дигән җырны куябыз да, и бөтереләбез! 
Шулай сизелми генә язның соңгы ае да килеп җитте. Җәйге күлмәкләрне алып килергә кирәк, дип, бер атнаны авылга кайтырга булдым. Алда – диплом эшләре, дәүләт имтиханнары, аларны тапшырмый торып, кайтып йөреп тә булмас...
Китәр вакыт җиткәч, шкафтагы юка күлмәк-итәкләремне барлый башладым. Әле берсен киеп карыйм, әле икенчесен – бар да зурлар! Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Ышанмыйча, тагын бер кидем. Шактый ук зур. Кышкы-язгы киемнәр калынрак та, аннары фигурама сыланып, юанлыгымны белендермәс өчен болай да мулрак итеп алынгангамы – аларның зурлыгы алай абайланмаган иде. 
Бакчага – әни янына атылдым. Соравым бакча рәшәткәсен ачып кергәнче үк ычкынды: «Әни, мин ябыкканмынмы?» Әни мөлдерәп күзләремә карады: «Ябыккансың шул, кызым.  Нәрсә булды икән, дип, әтиең белән борчылып чыктык. Авырмыйсыңдыр бит, балам?» «Юк, әни, юк! Нинди авыру?!»
Күңелем шатлыктан мәтәлчек ата иде минем. Сөенечемнән кычкырып җырлыйсым, вальска бөтереләсем килде. Юк, дөрес әйтмим, минем тизрәк Казанга барып, Илгизне кочаклап аласым, аны вальска бөтереп аласым килде.

Мәхәббәт – бик зур көч, диләр. Дөрес әйтәләр. Могҗизалы көч ул. Яшүсмер чагымнан, аннары студент елларымда да нинди генә диеталар тотмадым, ябыгыр өчен ниләр генә эшләмәдем. Ә мәхәббәт миннән өч ай эчендә зифа, сылу кыз ясады. Менә бит ул мәхәббәт нишләтә! 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, үскәнем, бәхетле бул!!

    Хәзер укыйлар