Мин яратам гына...

Әле кайчан гына үткән-сүткәнгә күтәрелеп карарга да оялып йөргән ялгыз хатын идем шул, йөрәк тә әрнегәндер, җан да елагандыр. Газета-журналларда хыянәт, азгынлык, сөю-сәгадәт турындагы язмаларны күбрәк укыган саен, алдагы тормышымда япа-ялгызым калачагыма инана бардым. Ирләренә, хатыннарына хыянәт иткәннәрне аңлый алмый интегә идем.
Әйе, идем. Юлымда Йосыфны очратканга кадәр. Дөрес, безнең танышу, аннан якынаеп китү дә тиз генә булмады. Чөнки үз-үзенә бикләнгән кешенең күңел йозагын ачу, ай-һай, авыр икән лә. Ләкин Йосыф сабыр булды, көтте, миңа өр-яңадан яши башларга ярдәм итте, үлеп барган рухи дөньямны терелтеп җибәрү өчен барысын да эшләде.
Ун елдан артык ир тукмагы астында яшәп, матур киенергә, чит-ят кешегә түгел, танышларга да елмаеп карарга өркеп торган хатын-кызның ярты ел эчендә эчке дөньясын гөлстанга әйләндерә алган ир-ат аздыр, мөгаен. Йосыфка җаным-тәнем белән гашыйк булуымны аңлау, бу хисне кабул итү миңа җиңел булмады. Күпме генә яратсам да, аның гаиләле булуы йөрәкне гел тырнап тора. Өстәвенә, ул миннән 18 яшькә олы да бит әле. Тик инде соң, чәч йолкудан файда юк хәзер.
Төннәр буе уйланып чыгам — ул хыянәтчеме? Мин — азгын хатынмы?
Җаным өзгәләнеп кычкыра — минем дә бит сөяргә, сөелергә хакым бар!!!
Йосыфка икеләтә, өчләтә кыенрак булуын да аңлыйм. Ул — ата, хәтта бабай да инде. Болардан да авыррагы — ун елдан артык астма чире белән интегүче хатыны бар аның. Йосыф кадәр хатынын хөрмәтләгән, кадерләгән ирләрне, якты көндә чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың. Кайчакларда үземнең икенче планда калуыма ачуым килсә дә, бу хакта бервакытта да аның үзенә әйткәнем булмады һәм булмас та. Назлы карашы, җанны эретердәй ягымлы тавышы, сөеп иркәләве, биргән киңәшләре минем өчен болай да зур хәзинә. Бер-ике көн үзен күрми тору түгел, тавышын ишетмәсәм дә - юксынам. Ул ерак юлга чыгып китсә, кайтып күземә күренгәнче, йә булмаса телефоннан шылтыратканчы, тынычлыгымны җуям. Йә, Ходаем, шушы була микәнни ул чын мәхәббәт?
Сүзем аның хатыны турында иде бит әле. Мин аның сәламәтлеге хакында гел белешеп торам. Башта бу Йосыфка ошап бетмәде, аннан ияләште, сорамасам, үзе сөйли торган булды. Шулай бервакыт соң гына телефоннан шылтырата:
- Гөлкәй, хатынның пристубы башланды, ә өйдә дару беткән! Зинһар, аптекага барып кил инде.
Аптыраудан телсез калдым: шаяртуымы соң, әллә чынлап әйтәме, инде нишләргә?
- Ярар, — дим, - ә син “Ашыгыч ярдәм”гә шылтырат. - Шунда кылт итеп исемә килеп төште: мин аларның адресын да белмим икән бит. Ярый әле трубкасын куеп өлгермәгән иде.
Илттем мин ул даруны, ишектән генә бирдем. Үзе яңадан: “Барысы да үтте, йоклап китте’’, - дип хәбәр иткәнчегә кадәр телефон төбендә утырдым. Минем беркайчан да: “Хатыныңнан аерыл’’, — дигәнем юк, киресенчә: “Авыр сүз әйтмә, сакла аны”, — дип торам. Ул бит Йосыфның бергә тормыш иткән кешесе, балаларының әнисе. Чир бүген синдә, иртәгә — миндә. Аның монда бернинди дә гаебе юк. Мин дә үземне аның алдында гаепле санамыйм. Ходай Тәгаләгә шундый олы, керсез ярату биргәне, үземнән байтакка өлкән кеше белән очраштыруы өчен мин мең рәхмәтле! Миңа бернинди бүләкләр дә, акчалар да кирәкми - бүгенге тормышым үзе зур бәхет! Чөнки мин яратам һәм мине дә бу дөньяда өзелеп яратучы барын тоеп, белеп яшим.
НАЗЛЫГӨЛ.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.