Логотип
Күңелеңә җыйма

​«Мин сине шундый яраттым»

Үләр алдыннан абыйсының хатынына язган хатында шушы бер җөмлә була. 

Беркайчан, бернидән зарланмаган ире кичтән йокыга яткан җиреннән мәңгелеккә китеп барды. Фатыйма (исемнәр үзгәртелде. – авт.) кырык яшендә ике бала белән япа-ялгыз торып калды. Малайлар бер-берсенә холыклары белән дә, тышкы кыяфәтләре белән дә нык охшаган иде. Авыл кешесе аларны, көлеп-шаяртып, «игезәкләр» дип йөртте. Ә хатын бу охшашлыкны әтиләреннән күрде: икесе дә аңа охшаган. Малайлар тырыш, эшчән, акыллы булып үсте. Урта мәктәпне тәмамлагач, икесе дә авылда калды. Әниләрен калдырып каядыр китүне күз алдына да китереп карамый иде алар. Армиягә башта Фатыйманың олы улы Камил барып кайтты, аннары кечесе Сәлим китте. Еракка, әнисе әйтмешли, Каф таулары артына... Аны Кара диңгез якларына җибәрделәр. Моряк булып өч ел хезмәт итте. Яратты егет ул якларны, әнисенә җибәргән хатларында: «Әллә калыйм микән?» – дигән сүзләр дә күренгәләп киткәләде. Тик кайтыр вакыты җиткәч, Сәлим уеннан кире кайтты. Их-х, калган гына булсачы шунда...Табигате белән башка бер генә якка да биргесез авылын сагынды ул. Авылының да җиде яктан җиде моң чыгарып челтерәп аккан җиде чишмәсен сагынды, урман, күлләрен юксынды. 

Өч ел эчендә авыл нык үзгәргән шикелле тоелды егеткә. Кешеләре генә шул: гади һәм үз. Агайларның аны: «Үсеп беткәнсең инде, абыең өйләнде, хәзер сиңа чират», – дия-дия, аркасыннан шапылдатып сөйгәндә, ул әле бу сүзләргә әллә ни игътибар биреп тә бетермәгән шикелле иде. Кая әле өйләнүләр?! Аның бит әле йөргән кызы да юк. Аңа алдагысын уйларга кирәк. Ә бәлкем Казанга китеп укырга керергә, югары белемле әйбәт бер белгеч булыргадыр аңа! Хезмәт иткәндә бу хакта уйланмады түгел, нык уйланды ул. Агроном булып куйса, әнисе дә сөенер иде. Күптәнге хыялы ич ул аның... 

Кайткан көнне ул әнисе белән шул хакта сөйләште. «Быел соңардым, киләсе елга авыл хуҗалыгы институтына барам», – диде егет, Фатыйманы чиксез шатландырып.  

Кичен, Сәлим кайту хөрмәтенә барысы да табын янына җыелды. Арада киленнәре Зөбәйдә дә бар иде. «Диңгез хезмәтенә теләсә кемне алмыйлар, чын егетләрне генә... Алдагы көнеңдә дә шулай булып кал!» – диде килен кеше. Моңарчы кыз ягына күз төшерергә дә кыймый утырган егет, Зөбәйдәнең йөзенә бакты. Кашына кадәр күтәрелгән озын кара керфекләр арасыннан аңа текәлгән зур зәңгәр күзләрне күрде дә тәне эсселе-суыклы булып китте. Ул кич буе сәер хәлдә утырды. Сөйләшүгә дә катнашмады. «Әйеме – әйе», «Юкмы – юк», аннан башка бер сүз тартып ала алмадылар. Курку катыш бер кичерештә иде ул. Шул кичтән башланды аның газаплары. Моны башкача берничек тә атап булмый иде. Сәлим Зөбәйдәгә «үлеп» гашыйк булды. Карап кына торган, кадерле абыйсының кадерле-сөекле хатынына... 

Әнисе улындагы үзгәрешләрне сизмәде түгел, сизде. Ни булганын, сәбәбен генә аңламады.  

– Әллә диңгезеңне сагынасың инде? Бер диңгезне күргән кеше аннары аннан аерыла алмый диюләре хак тагын, – диде әнисе, эченә пошаман төшеп. – Кире китсәң, сүз әйтмим, үпкәләмим. Тик дөресен әйт. 

Улларын Фатыйма әнә шулай – «тик дөресен сөйлә», дип өйрәтте. Гомергә алар алдашуның ни икәнен белмәде. Бу юлы да Сәлим алдап-йолдап тормады, ни авыр булса да, дөресен ярып салды. 

– Әни, – диде ул, йөзен читкә борып, – син инде мине, зинһар, кичер, зур ялгышлык булды, абыйга әйтә күрмә, мин Зөбәйдәгә гашыйк булдым. Чын-чынлап әйтәм, аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаслык итеп, үлеп яратам. 

Ана ишеткәненнән өнсез калды. «Нәрсә инде бу? – дип пышылдады иреннәр. – Язмышмы, каргышмы?» Газиз баласына төшкән сындырырдай сынаумы? 

– Зөбәйдә беләме? – дип кенә сорый алды Фатыйма. 

– Сизенә, минем күзгә күренмәскә тырыша, – диде егет авыр сулап. 

– Алайса, эш зурга киткәнче, йә диңгезеңә, йә Казанга кит, тизрәк кит, – дип кабатлады ана. Аның эче тулы ут иде. Аларның нәселе бер генә мәртәбә гашыйк була һәм гомергә...Ул үзе дә шулай булды, ире вафатыннан соң бер генә мәртәбә дә ирләргә карамады, кияүгә чыгарга ашкынмады. Сәлим дә шундый булса?! 

Улы, аның уйларын укыгандай: «Беркая китмим. Авылда калам», – дип кырт кисте. Ут эчендә янган Фатыйма көннәрдән бер көнне Камилгә: «Сезгә аерым яшәргә кирәк, онык туса, карарга булышырмын. Сәлим дә өйләнеп куйса, ике килен белән торулары җиңел булмас миңа», – дип әйтергә мәҗбүр булды. Улы шундук килеште. Ул үзе дә бу хакта күптән уйлап йөри иде инде. Бер ай чамасы узды микән, яшь гаилә авыл читендәге кайчандыр әби-бабалары яшәгән искереп беткән өйгә күченеп куйды. «Нигезе генә булсын, яңартырбыз», – диде Камил бу иске табышка бер дә исе китмичә. 

Гомер әкрен генә уза торды. Фатыйма да тынычлангандай булды. Язлар җитә, Алла боерса, аның Сәлиме Казанга укырга китәр. Барысы да куркыныч төш сыман онытылыр бер. Кеше янында яхшы түгел, белсәләр, сизсәләр, оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Ләкин ана ялгышкан, нык ялгышкан булып чыкты. Улы эштән соң гел соңарып кайта башлагач, әллә йөргән кызы бар микән, дип тә куанган иде ана. Ә ул әнә кайда йөри икән. Камилнең комбайннар алырга Ставрополь якларына командировкага киткән чагы. Сәлим дә нәкъ шул көннәрдә юкка чыга торган гадәт алды. Ә бервакыт ул бөтенләй кайтмады. Икенче көнне дә эштән кайтып, тизрәк чыгып китмәкче иде, әнисе аны җиңеннән эләктереп туктатты: «Кая ашыгасың, кемгә ашыгасың? Йөргән кызың булса, әйт, исеме кем?» 

Егет озак уйлап тормады: «Зөбәйдә янына, ул да мине ярата, әни. Ничек итеп Камилгә әйтәсе инде? – дип, Фатыйманы акылдан язу дәрәҗәсенә җиткерде. 

– Алайса, ике баламны да харап иткән, – дия генә алды ана. 

Камил кайтты. Тормыш үз җаен алды. Сәлим дә өйгә вакытында кайта башлады. Кайта да диванга бөгәрләнеп ята. Күзенә берни күренми. Абыйсы белән дә юктан гына аралары бозылды. «Әни, нишләгән соң ул? Ни булган аңа? Минем белән сөйләшми. Дошманына караган сыман карый». Ни әйтсен әнисе, ничек итеп аңлатсын?! 

Ә берникадәр вакыт узуга Камил әнисенә шатлыклы хәбәр җиткерде: «Тиздән әби буласың, әзерлән!» Фатыйманың шатлыгы эченә сыймады. Сәлим, бу хәбәрне ишетүгә, абыйсына йөгерде. Ул килеп кергәндә Камил эштән кайтмаган иде әле. 

– Зөбәйдә, дөресме? Балагыз буламы? – диде ул тыны кысылгандай булып. 

– Дөрес, Сәлим, ике арада булганнарны оныт. Абыең белә күрмәсен. Син әле үзеңә яшьрәкне табарсың. – дип, Сәлимгә китәргә кушты. 

Сәлим, бер сүз әйтмичә, чыгып китте. Шушы минутта аның өчен дөнья беткән сыман тоелды. Өенә кайтып әнисе белән төн уртасына чаклы сөйләшеп утырды. Йокларга киткәндә, җиңелчә генә әнисенең иңнәренә кагылды. Битеннән үбеп алды. Аңа тыныч йокы теләде. Йоклап киткәнен тыңлап ятты. Аннары торып, өстәл янына килде. Бер кәгазь битенә: «Мин сине шундый яраттым...» – дип, соңгы сүзен язды. Ишекне ачканда әнисенең йокы бүлмәсенә тагын бер кат күз төшереп алды да: «Гафу ит, әнием», – дип, сарайга атлады. 

...Иртәгесен улының үле гәүдәсен элмәктән алдылар. Кайгыдан шашар хәлгә җиткән ана: «Үлеп яратам», – дигән идең, дип, һаман бер сүзне кабатлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар