Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин кайчан бала табарга тиеш икән?

Мин сезнең журналыгызны яздырып алганым юк, әмма сайтыгызны вакыт булган саен кереп укыйм. Ә болай «Сөембикә»не әни ала иде, шуннан беләм.

Иске саннары верандада әле дә бар: ул аларның берсен дә ташламады, җыеп барды. Мин аларны кайчак кайткач актаргалыйм да, кызык-кызык язмалар килеп чыга. 

Күңелдә йөргән борчулар бар. Үзем генә уйлап-уйлап карыйм да, аларның очына чыга алмыйм. Сезнең укучылар белән дә бүлешәсем килә. 

Миңа тиздән 29 яшь тула. Әни әйтмешли, күптән әни булырга – бала табарга вакыт инде. Ике ел элек кияүгә чыктым. Бар дөньямны онытып, гашыйк булып түгел шул... 25 тән узгач бик сайланып торып булмый инде. 

Студент чакта өзелеп яраткан кешем бар иде минем дә. Тик ул вакыт гаилә корырга бик иртә кебек тоелды шул, башта укып бетерим, эшкә урнашыйм, карьера ясыйм дидем. Ә ул моның кадәр озак көтәргә риза булмады. 

Минем бер дус кызыма өйләнде ул. Әллә яратып, әллә миңа үч итеп. Уртак танышлар аша хәбәрләре килгәләп тора: матур гына яшәп яталар диләр. Ике бала үстерәләр инде. 

Аның белән юллар аерылгач, мин укуга чумдым, аннан эшкә. Алдагы 10 елга үземә план корып куйдым да, эшләдем дә эшләдем. Барысына да үзем, үз тырышлыгым белән ирештем, артымнан этеп-төртеп йөрүче булмады. 

Берничә ел квартира снимать итеп тордым, аннан тәвәккәлләп ипотека алдым. Булачак ирем белән шул квартирага күчкән көннәрдә таныштырдылар безне. Эштәгеләр: «Квартира алуга ир табыла ул», – дип уенын-чынын кушып гел әйтәләр иде, суга караган кебек булдылар. 

Квартирга кереп утырдың да, бетте түгел бит әле. Аңа ремонт ясарга, мебелен алырга кирәк. Ул кирәкләрнең очы-кырые юк! Кешенекеннән ким дә итәсе килми бит әле. 

Иремә бик өметләнгән идем дә, тик юкка булып чыкты. Ремонт эшен бөтенләй белми ул – барысын да үзем башлап йөрергә, мастерларын табарга, обоен, плитәсен, техникасын алырга кирәк. 

 Нәрсә әйтмәкче буласың, нигә зарланасың дисезме? 

Уйлыйм-уйлыйм да, мин кайчан бала табарга тиеш икән дим. Беләм, вакыт бит инде, күптән вакыт. Ир урынына ирем дә бар. Тик аннары ничек яшәрбез дим дә, тагын туктыйм. 

Квартираны ипотекага алганны әйттем инде. Әгәр мин хәзер декретка китәм икән, без аны түли алмаячакбыз. Иремнең зарплатасы минекеннән күпкә аз – ул ипотекага да җитмәячәк.  Ә нинди акчага ашап торырга? Ничек киенергә? Баланың үзенә дә бик күп кирәк бит. Аны матур итеп киендерәсе дә килер, секцияләргә, түгәрәкләргә йөртәсе дә килер, телләр өйрәтәсе дә... Ә болар бит барысы да акча. 

Иремә боларны аңлатырга тырышып карыйм да, ул кул гына селки. Син артык күп уйлыйсың ди. Гаиләдә бер кеше булса да уйларга тиештер бит инде... Берәү булса, мине юатып утырасы урынга яңа эш эзләр иде дә... Шундый иргә ышанып бала таба алмыйм бит инде мин! Тапсам, бөтен ышаныч үземдә генә. Ә ул: «Әни онык көтә, миңа да малай кирәк», – диюдән ары китми. Ачуым килеп: «Ә малай урынына кыз туса нишләрсең?» – диюемә дәшми. 

Бөтенләй баласыз да каласы килми. Ипотека түләп бетергәнне көтсәм, мин чынлап та бала күрмәячәкмен. Болай да инде поездның соңгы вагонына әллә утыра алам, әллә юк. 

Менә шундый хәлләр. Сезгә шулар турында сөйләп, күңелемне бушатмакчы идем. Җавап табарга булышырсыз дип тә уйламыйм. Коры киңәш белән генә булмый бит монда. 

Уйлыйм-уйлыйм да, аннары яңадан студент елларыма кайтам. Әгәр яраткан кешемә чыксам, мин, мөгаен, күптән әни булыр идем инде. Бер-береңне яратканда күп мәсьәләрне хәл итәргә буладыр. Мине бу очракта менә шул да тотадыр әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Туганым,куп уйлыйсыз,туган бала уз ризыгы белэн туа,барда яхшы булыр аллабирса,барсын да уз остегезгэ алмагыз,.

    Хәзер укыйлар