Мин кечкенәдән кыюсыз кыз булып үстем. Мәктәптә укыганда такта алдына чыгып сөйләргә дә курка идем. Юк, бу оялу түгел, ә нәкъ менә курку: дөрес сөйләмәм, укытучы апа ачуланыр, класс алдында оятка калырмын, миннән көләрләр, дигән курку иде ул.
Мәктәптә куелган концертларда катнашу турында сүз дә була алмый. Югыйсә тавышым матур, өйдә генә булганда матур җырлый идем. Ә менә кеше алдында җырларга куркам: ялгышырмын, тавышым җитмәс, матур чыкмас, дип куркам.
Мәктәптә яхшы укыдым. Өйгә бирелгән эшләрнең барысын да үтәп барам, укытучыларның һәр әйткәнен тыңлыйм, ни кушсалар, шуны эшлим. Хәзер уйлыйм: боларны мин курыкканга күрә шулай карусыз үти идем бит. Ачуланырлар, мине яратмаслар, мактамаслар, оялтырлар... Күңелемдә әнә шундый хисләр булды.
Яхшы укысам да, олимпиадаларда да, конкурсларда да катнашмадым. Анысы да шул куркудан – җиңелүдән курку, хаталанудан курку, ачулануларыннан курку, укытучының өметләрен аклый алмаудан курку...
Кечкенәдән табиб булырга кызыктым. Ләкин бу хакта чынлап торып хыялланырга да курка идем. Табиб булу нинди зур җаваплылык, кешеләргә дөрес диагноз куярга, дөрес дәва билгеләргә кирәк. Ә дөрес диагноз куймасаң? Дәваны дөрес билгеләмәсәң? Хыялланырга курыксам да, химия һәм биологияне бик яратып укыдым. Могҗиза булыр да, көннәрдән бер көнне мин табиб булып уянырмын шикелле иде.
Могҗиза булмады, табиб булып уянмадым. Әни табиб буласым килгәнне белгәч, көлде: «Бармагыңа шырпы кадалса да котың алына. Синнән нинди табиб чыксын? Аның өчен бик батыр булырга кирәк. Кирәген генә хыяллан», – диде. Беркемгә күрсәтмичә генә үртәлеп еладым. Әни дөрес әйтә, мин бит куркак, ә куркак кеше табиб була алмый, дип, әнинең сүзләре белән килештем.
Мәктәпне тәмамлагач, районыбыздагы педучилищега кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе дигән белгечлек алып чыктым. Имеш, кечкенә балалар белән эшләве җайлырак булыр, анда куркырлык әллә ни юк. Аннары, авылдан, әти-әниләрдән ерак китәргә дә курыктым.
И-и, мин бигрәк беркатлы булганмын. Кечкенә балалардан түгел, аларның әти-әниләреннән куркырга кирәген уйламаганмын. Дүрт ел көчкә генә түзеп эшләдем дә, балалар бакчасыннан киттем. Һаман да шул куркаклыгым: берәр балага берәр хәл булыр да, ничек җавап биреп бетерерсең, дип курыктым. Өстәвенә, минем группада бер күңелсез хәл булды: бер бала икенчесенә сугып, теге бала бите белән өстәл аягына егылды. Ирене ярылып, шарлап кан китте. Мизгел эчендә генә булды ул, ничек килеп чыкканын күрми дә калдым. Егылган баланың әнисе кара тавыш чыгарды. Шуннан соң ике дә уйламый, эштән китәргә гариза яздым.
Бакча мөдире балалар белән эшләми торган икенче бер эш тәкъдим иткән иде, анда документлар белән эшлисе, тәрбиячеләрнең эшен тикшерәсе булгач, баш тарттым. Курыктым.
Шушы куркаклыгым миңа гел аяк чалды. Үземә җаваплылык алудан куркам. Югыйсә ялкау кеше дә түгел бит мин, эшне дә яратам.
Җаваплылыктан гына түгел, чит кешеләр белән аралашырга, мөнәсәбәтләр корырга да куркам. Яшем утыздан узып китте, әлегә кадәр йөргән егетем дә юк. Беркем белән дә танышканым булмады. Училищеда укыганда бер егет ошый иде. Ул да миңа битараф түгел иде кебек, гел булышырга атлыгып торды, берәр кичә булса, янымда бөтерелде. Ләкин мин аны бик якын китерергә курыктым. Аллам сакласын, мәхәббәт ныклап торып бөтереп алса, башыңны югалтырсын, дөньяга хур булырсың, алданырсың, җаныңны канатырсың...
Менә шул куркаклыгым аркасында мин бүген ялгыз, хезмәт юлында да бернинди уңышларга ирешә алмадым. Бүгенге көндә мәктәптә озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшлим. Мәктәп директоры башлангыч классларны алырга үгетли, укытучылар юк хәзер мәктәптә эшләргә. Минем теләгем дә бар, эшлисем дә килә, ләкин шул куркаклыгым... Хәзер инде балалардан һәм аларның әти-әниләреннән түгел, ә мәктәп укытучысының башына төшкән кәгазь боткасыннан куркам.
Бу куркаклыгымны ничек кенә җиңәргә миңа? Психологларга барырга гына кушмагыз, булдым мин берсендә, бер файдасын да күрмәдем. Бездә чынлап та булыша алырдай психологлар юк бугай.
Хат авторына җавап итеп, шуны әйтергә мөмкин:
Яңа эшкә алынырга курку, үз-үзеңә ышанмау – табигый хисләр. Күп кешеләрдә була ул.
Аның сәбәпләре төрлечә.
Хаталанудан курку. Балачакта хаталар өчен гел ачуланып торган булсалар, үскәч тә хаталардан курыкканга аптырыйсы юк.
Башкалар фикеренә бәйле булу.
Үз-үзеңә түбән бәя кую, үзеңне җитдигә санамау.
Эшнең нәтиҗәсе яхшы булачагына ышанмау. Күп тапкырлар уңышсызлыкка дучар булган кешеләргә кабаттан үз-үзләренә ышана башлау бик кыен.
Үзеңә ышанычны ничек арттырырга?
Уңышка таба кечкенә адымнар белән бару. Үзегезгә шунда ук зур максатлар куймагыз. Теләгегезне тормышка ашыруга таба кечкенә адымнар белән барыгыз. Алай үз-үзегезгә булган ышанычны уятуы җиңелрәк.
Үз уңышларыгызны искә алыгыз. Мәктәптә яхшы укуыгыз, педагог белеме алуыгыз сезнең уңышларыгыз бит. Ник аларны бөтенләй сызып ташларга? Сез боларга ирешә алгансыз, димәк, алга таба да ирешә алачаксыз.
Үзегезне тәнкыйтьләүдән туктагыз.
Үз тормышыгызның бары үз кулыгызда гына булуын аңлагыз. Үзегезгә үзегез булышмасагыз, читтән килеп беркем дә булышмас.
Кешеләр белән күбрәк аралашу, берәр клубка йөрү дә ярдәм итми калмас. Матур җырлыйм дигәнсез, хәзер күп җирдә үзешчән сәнгать түгәрәкләре бар.
Үз-үзеңә ышана башлауга спорт белән шөгыльләнү дә ярдәм итә.
Төрле мастер-классларда катнашу шулай ук үз бәягезне арттырырга булышачак.
фото: https://ru.freepik.com/free-photo/handsome-brunette-girl-wear-green-posing-curtains-studio-model-portrait_26365257.htm#fromView=search&page=1&position=5&uuid=e720b5bf-a6d4-465d-8021-9d2f8f558c11&query
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Так син индивидуально Ошкерэ торган бабай мулла, 7 азан, ясин укыт остенэ.. Тот, су финик ошкертеп ал
0
0