Берәүнең дә тормышы әкияттеге кебек матур, тыныч, тигез генә бармыйдыр инде ул. Бер-берсенең күзенә генә карап яшәүчеләр кинода гына була бугай. Анда да бөтенесендә дә түгел әле.
Без ирем белән 6 ел очрашканнан соң өйләнештек. Әйе, 6 ел бик күп гомер инде. Мәктәптә үк дуслашып очраша башлаган идек. Тугызынчы класста укыганда ук беренче тапкыр озатты ул мине. Бөтен мәктәп, хәтта укытучылар да безнең мәхәббәт турында беләләр иде. «Ромео и Джульетта» дип йөрттеләр безне. Сез аттестат алуга өйләнешерсез инде дип көләләр иде.
Рамилнең дә андый хыялы юк түгел иде, билгеле. Тик минем әти аны бу уйларыннан бик тиз айнытты.
– Башта икегез дә бер һөнәр алыгыз, укыгыз. Ир кеше аягында нык тора башлагач кына өйләнергә тиеш. Хатын кочаклап ятарга кем дә булдыра, ә менә син аны ашатып, киендереп кара. Аларга күпме нәрсә кирәген син әле күз алдыңа да китермисең. Әнә ваннага кер – бер биткә генә ничәмә-ничә төрле крем сөртә алар, ничек үзләре буталып бетми шулар арасында. Шул кремнары бетсә, дөнья беткән кебек тоела аларга, ашамыйча торсалар да, кремсыз тора алмыйлар. Хатын-кыз бик чыгымлы ул хәзер, – диде.
Арттырды инде, билгеле. Әмма без өйдә өч хатын-кыз: әни, мин һәм сеңлем. Шулай булгач, косметика аз түгел инде.
Диплом алуны ук көтмәдек, билгеле, алданрак өйләнештек. Рамил бу вакыт укый да, эшли дә иде. Минем дә кечкенә генә үз эшем бар иде. Аннары нәкъ шул вакыт Рамилнең шәһәрдә яшәүче әбисе мәрхүм булды да, аның фатиры буш калды. (Аларның әниләре шәһәрдән авылга кияүгә кайткан.) Торыр җир булу – ярты бәхет бит. Без өйләнешүгә шунда яши башладык.
Безнең өйләнешүгә әни гел каршы булды.
– Рамилне начар егет дия алмыйм. Әмма ул бит синнән башка бер кыз белән йөрмәде, бала килеш сиңа гашыйк булды да, башка кызларны бар дип тә белмәде. Гомер буе сиңа гына карап тора алырмы икән, бик шикләнәм, – дип, кат-кат әйтте ул миңа.
Көлдем генә.
Өйләнешүгә балага уздым.
Алай планлаштырмаган идек, билгеле. Әмма нишләтәсең, шулай килеп чыкты инде. Аборт турында уйламадык та, моны эшләргә миңа әниләр дә рөхсәт итмәс иде. Әнинең бер дус кызы яшь чакта аборт ясаткан да, баласы булмады. Гомер буе әни безнең белән дә шул хәл булмасын дип бик курыкты, без буй җиткәч гел шуны сөйләп, исебезгә төшереп торды.
Кереш өлешем бик озак булды инде.
Ирем өч ел элек миңа хыянәт итүен әйтте. Санап чыгардым, нәкъ мин бала көткән чакта булган инде бу. Кем белән диегез?! Минем бер дус кызым белән! Аркага бер түгел, берьюлы ике пычак кадау булды инде бу...
Башта истерика булды инде. Еладым да, еладым. Аннан азрак тынычландым. Әни белән дә озак сөйләштек.
– Аерылышырга беркайчан да соң түгел, гафу итәргә тырышып кара. Баланы ятим итәчәксез. Аңа үз әтисен бер кеше дә алыштырмаячак, – диде ул миңа.
Мин инде гафу итәргә дә әзер идем. (Иремне генә, дус кызымны түгел!) Тик ирем:
– Әйдә, әлегә аерым яшәп карыйк. Аннары күз күрер, – диде.
Ризалаштым инде, шулай дөресрәк булыр, дидем. Уйларны тәртипкә салырга, алга таба ничек яшәргә икәнен хәл итәргә кирәк иде бит.
Ул шул көнне үк әйберләрен җыеп өйдән чыгып китте. Кая барасын әйтмәде. Ике яшьлек улым белән фатирда икәү генә калдык. Ул миңа хәтта акча да калдырмады.
Ике атнага югалды ул чакта. Бер тапкыр да шалтыратмады! Мин ярар, бала бар бит, аның хәлен белешергә була.
Әти белән әнигә рәхмәт инде, алар ташламады. Әни эшеннән ял алып, өч көн безнең янда торып та китте. Әллә никадәр ризык күтәреп килгән иде. Монда да кибеткә чыгып холодильнигымны тутырып китте. Бала белән, коляска белән кибеттә йөрү бик җиңел түгел бит.
– Борчылма, кызым, кайтыр кияү, кайтыр, сыер да ашаган җиренә кайта, – дип тынычландырды ул мине.
Телефонга җавап бирмәгәч, интернеттан кереп карадым, аннан язармын дип. Мине «черный список»ка тыккан булып чыкты... Иң зур дошманымыни!
Ә аннан кайтты да ишектән керүгә:
– Мин аерылышырга заявление яздым, – диде.
Кайту булмаган инде бу, шул хәбәрне җиткерергә генә кергән. Хәтта баланы кулына күтәреп бер сөймәде дә... Тегесе шундый сагынган бит инде әтисен, куана, нишләргә белми, балакаем, ә монысы аны әйтерсең күрми дә...
Фатирны бушат дип турыдан-туры әйтмәсә дә, сиздерде инде: мин монда вакытлыча гына яшәп тора алам. Фатирда без беребез дә пропискада түгел, ул кайнанам исемендә.
Кредитка аңа телефон алган идек, минем исемдә ул. Чыгып китүгә түләми башлады. Әти:
– Анысының артыннан да йөрмә, үзебез түләп бетерербез, анысына гына чамабыз бар, – диде.
Әле суд булмаган, без рәсми рәвештә аерылышмаган, әмма алиментка бирдем инде. Машинаны да үземә алырга җыенам, чөнки ул минем исемдә.
Куркыныч кино кебек хәзер минем тормыш. Шулкадәр бер-берсен яраткан ике кешедән менә нәрсә калды. Ышанасым да килми... Мин белгән Рамил мине мондый хәлдә калдырырга тиеш түгел иде бит. Мәхәббәтне кайчан, ничек югалттык, аңламый да калдым.
Әнинең: «Ул бит йөреп туймады, гомер буе сиңа гына карап утырырмы икән?» – диюе дөрес булды менә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк