Логотип
Күңелеңә җыйма

Матурлык корбаны

Белмим, әллә юләрлекме, әллә берәр чирме, әллә инде модага иярүме бу – күп кенә яшь кызлар-ханымнар пластик операцияләр белән мавыга хәзер. Югыйсә табигать биргән матурлыклары да җитәрлек үзләренең. Карап торышка бар җирләре дә килгән, үзләренә тиң ярларын да тапканнар... Ни өчен сау-сәламәт килеш пычак астына кереп яталар – мин бу кызларны һич аңламыйм. Шундый берәү танышларым арасында да бар.

Бик чибәр кыз ул. Зур, зәңгәр күзле, шәфталу кебек алсу, шома битле. Юка гына алсу иреннәре дә бик килешеп тора үзенә. Якыннан белгән, якыннан аралашкан кешеләр генә аның өске казналыгының бераз чыгынкырак икәнен абайларга мөмкин. Моны кимчелек дип тә әйтүе кыен, алдан белмәсәң, күренми дә ул. Ә менә үзенең шуңа тәмам эче поша аның. «Беленми дә бит ул. Сиңа берничек комачауламый. Кычытмаган җиреңне кашып йөрмә инде», – дисәк тә тыңламады – беркөнне брекетлар куйдырды. Әле бәясен белсәгез! Әллә 75 мең диме шунда?! Ярар, бәясе бер хәл, брекеттан йөрергә мәҗбүр булган кешеләр аның кыенлыгын үзләре генә беләдер инде. 
Брекетларны салдырып та өлгермәгән иде, үзендә яңа бер кимчелек тапты бу кыз. Имеш, колаклары тырпаеп тора икән. «Юләр сүз сөйләмә! Каян килеп тырпаеп торсын! Зинһар өчен, тик торганнан пычак астына кермә», – дип ни ялынсак та, тыңламады. 

Операцияне бик авыр кичерде ул. Соңыннан тернәкләнүе дә зур кыенлык белән узды. «Никләр генә ясаттым операцияне», – дигән көннәргә калды. Сызлавы бер хәл – ничә атна чәчен юарга ярамады. Көн дә чәч юып ияләнгән кеше өчен монысы да зур җәза бит әле аның. 
Инде тешләре дә тип-тигез (брекетка кадәр дә тигез иде инде алар), колаклары да ятып тора (элек тә тырпаймаган иде аның колаклары, үзенә генә шулай тоела иде) – тынычланыр дисәк...

Маховик тәгәрмәче торган саен кызурак әйләнгән кебек, бу кызның да үзенә булган таләпләре катгыйланганнан-катгыйланды. Каш ясату, керфек үстерүләрне әйтеп тә тормыйм әле. Анысы инде хәзер гадәти нәрсә. 
Беркөнне теге кызны күрсәм! «Абау, җаным, нишләттең бу битеңне?» – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Әйтерсең аны берьюлы илле умарта корты чаккан, йөз борча тешләгән. Шешенгән, битенә кызыл төстәге эре-эре бетчәләр тезелешкән. Җыерчыкларын бетерер өчен укол кадаткан икән. Ә бит әле аңа 24 кенә яшь! Бу яшендә нинди җыерчык булсын?! «Әй, син күрмәгәч тә, аны үзем күрәм бит мин. Күз төпләрендә җыерчыклар була башлаган иде инде. Вакытында чарасын күрмәсәң, аннары соң була ул», – дип җавап бирде туташ. 
Кайчандыр «Сөембикә» журналының бер санына шушындый уколлар, битне яшәртүче чаралар турында белгеч белән сөйләшеп язма әзерләгәнем бар иде. Аны болай тота кабып кына ясатырга киңәш итмәде ул белгеч. 24 яшендә бигрәк иртә бит әле. Бер ясаткач, аннары гел ясатып торырга туры килүе ихтимал. 

Битен яшәртүе белән үз өстендә экспериментлар уздыруы төгәлләнерме дисәк... Бу әле башы гына икән. Аннары инде китте-китте... Яшүсмер вакытында алдырган урт теше урынына имплантант куйдырды. Аннары винирлар... Аннары чәч ялгатты. Ярар, чәч ялгатканнан сәламәтлегенә зыян юк инде, ялгатсын анысын. Аннары иренен күпертте. «Һай, бетергәнсең матурлыгыңны!» – дидем туташны яңа кыяфәтендә күргәч. Үпкәләде. Үпкәләсә, үпкәләр, ул чынлап та иләмсезләнгән иде. 

Бер миңа гына шулай тоеламы, сезгә дә шулаймы – мондый күпертелгән иреннәр бер дә бизәми бит кызларны. «Мин мондый иренле кызны үбә алмас идем», – ди ирем. Ник Ходай биргән матурлыгыңны бозарга? Танышымның бәләкәй бит-йөзенә, кечкенә генә почык борынына үз иреннәре бик тә килешле иде. Ә хәзер?! Хәтта карап торышка да күңелсез, бу ике сарделька аны берничек тә бизәми. Ничек үзенә матур күренә икән ул, шуңа аптырыйм. 
Хәзер менә күкрәкләрен зурайтырга дип хыяллана танышым. «Аллаһ хаклары өчен, акылыңа кил! Үз күкрәкләрең дә бик матур бит! – дим аңа, чын күңелемнән инәлеп. – Кеше ничек сәламәтләнергә белми, ә син булган сәламәтлегеңне суга салып йөрисең. Организмга керткән ул силиконның зарары булмый калмас. Инде ничә наркоз кичердең бит». «Син берни дә аңламыйсың икән матурлык турында», – дип, китеп барды. Үз күкрәкләре аның бәләкәй генә гәүдәсенә, үтә дә зифа буй-сынына бик тә килешә иде. Ул кабартылган шарлар аның зифа сынын бер дә бизәмәс инде.

Әле генә күргәнем юк үзен, зурайтты микән күкрәкләрен, әллә акылына килдеме? Аның табиблары да ник дип шул кызга үтемле киңәшләрен бирмиләрдер? Хәер, аларга клиентлар никадәр күбрәк булып, никадәр зуррак суммалар түләсәләр, шулкадәр яхшырак, күрәсең. Кулга керәм дип торган акчадан ник баш тартсын ди инде алар? 

Матурлык индустриясе корбаннары бер минем танышым гына түгел. Интернетны ачсаң, кайбер татар эстрадасы артистлары да үзләренең шундый ясалма чырайлы хатыннары белән төшкән фотоларын тезгән була. Әйтерсең затлы токымлы этләрен күргәзмәгә алып чыкканнар. Тотып алып җилтерәтәсем килә шул хатыннарны: «Көзгегә бер дә карамыйсызмы әллә сез? Кем өчен дип суга саласыз сәламәтлегегезне? Картайгач нишләмәкче буласыз? Тиренең тургоры булганда торыр ул силиконнар торуын. Яшь барган саен, тиренең тонусы бетә, силиконы-ние белән ишелеп төшәр бит иреннәрегез, күкрәкләрегез, арт саннарыгыз. Сыерылып төшкән оек кебек булачаксыз бит». 
Бәлки, мин ялгышамдыр. Бәлки, теге таныш кыз әйтмешли, матурлыкны таный белмимдер? Сез ничек уйлыйсыз, дусларым? Сезгә матур күренәме ул кабарткан иреннәр? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар