Минем бер таныш хатыным бар. Әле бәби табу йортында ук танышып калган идек. Шул гомердән бирле элемтәләрне өзмибез.
Әйбәт кеше ул. Ярдәмчел дә үзе, кунакчыл да, юмарт та. Ләкин бер гадәте бар – бик тә мактанырга ярата. Балалар кечкенә чакта шактый еш аралаштык. Дөресен әйткәндә, инициатива гел дип әйтерлек аннан була торган иде. «Әйдә, балалар белән Горький паркына барып килмибезме?» – дип чакыра да, йөрергә иптәш булганга куанып, мин ризалашам. Белеп торам инде, күптән мактанганы юк, бераз мактанып аласы килә.
Гадәттә, сүз балалардан башлана. «Синеке әле үрмәлиме? Минеке инде тәпи китәргә маташа», – дип, кечкенәсе турында сөйләп бетергәч, башлангычта укый торган олы улына күчәбез. Була бит ул дөньяда гаҗәеп тыңлаучан, гаҗәеп акыллы балалар! Менә бу танышымның баласы нәкъ шундый. Аныкы мәктәптә бик яхшы укый. Аныкын барлык укытучылар да мактый, бу баладан гений чыгар, диләр. Өйгә бирелгән эшләрне өтеренә кадәр эшләп бетерми торып, йокларга ятмый. Төнге ике тулсын, барыбер эшләп бетерә. Өстәвенә? нинди генә түгәрәкләргә йөрми. Музыка түгәрәгенең җитәкчесе бик мактаган, бу балада абсолют слух, музыканы берүк ташлый күрмәсен, дигән. Әле спорт секциясенә дә йөри башлаганнар, моңа кадәр кайда шөгыльләнгән идегез, бу балада талант бит, дип, тренеры шаклар каткан... Кыскасы, нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, аның булдыра алмаганы юк!
Балалар турында рәхәтләнеп, тәмләп мактанып туйганнан соң, иренә күчәбез. Дөньядагы иң шәп, иң юмарт, иң кайгыртучан ир беләсезме кем? Шушы танышымның ире! Ә иң яхшы, иң ышанычлы машина кемнеке? Әлбәттә, танышымның моннан унбиш ел элек алган «Форд фьюжен»ы. Ул ватылмый да, бензинны да күп «ашамый», үзе уңайлы, үзе җайлы... «Сезнең һаман да шул «Фольскваген»мы әле? Бер туганыбыз алып караган иде аны, ошатмыйча, тизрәк сатты. Юньле машина түгел икән ул...» – шулай сүз уңае гына безнең машинага «тибеп» үтеп, эш темасына кереп китәбез.
Көн саен эшкә барып, 9 сәгать офиста утырырга сез аны кем дип белдегез?! Аңа ирек кирәк! Ул «лучше» көненә ике-өч сәгатькә генә барып, бер офисны җыештырып кайта. Акчасы шул 9 сәгать эшләгән кадәре. Аның каравы, ирекле! Кыскасы, аның эше – иң яхшы, иң әйбәт эш. Баш ватарга кирәкми, уйлыйсы юк, җаваплылык юк... «Подумаешь» абруйлы түгел. Фи-и, ул абруй ни пычагыма соң хәзер? «Самый главный» акчасын түләсеннәр!» – танышымның фәлсәфәсе шундый. Бәлки, ул хаклыдыр да...
Мондый мактанчык танышлар һәркемнең дә бардыр инде ул.
Мактануны холык үзенчәлегенә генә бәйләми психологлар. Агрессив мактану – бәхетсезлекнең бер билгесе, ди алар. Күп очракта мактанчыклар үзләренең курку-борчуларын, хәвефләрен шул рәвешле яшерергә тырыша, диләр.
Мактану – бу тормышта ирешә алмаган уңышларны компенсацияләргә тырышу да булырга мөмкин. Күңелне тырнап, тынгысызлап торган шул триггерны мактану аша бастыру. Башкаларның уңышларын киметеп, кимсетеп, үзеңнекен ничек тә күтәрергә тырышу. Ул – аффирмация кебек: «Мин иң яхшысы! Минем тормышым бик тә уңышлы. Мин башкалардан аерылып торам. Мин үзенчәлекле. Мин – Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәсе!»
Элеккеге бер танышым ВКонтактеда иренең мәхәббәте белән еш мактана. Әнә ул аңа романтик кичке аш әзерләгән, шәмнәргә кадәр яндырып куйган. Әнә ире аңа зур букет бүләк иткән. Фото астында язуы да бар: «Яраткан иремнән». Әнә алар ире белән биткә-бит терәп төшкәннәр. Икесе дә елмая. Янәсе, барыгыз да күрегез: алар нинди бәхетлеләр. Аны ире ничек ярата, ничек кадерли! Ә мин бит бу хатынның бар тарихын яхшы беләм. Шушы фотолар белән аның иң элек үз-үзен бәхетле икәнлегенә ышандырмакчы булуын да аңлыйм.
Мактанчык танышларыгыз булса, белегез: бу аның үзен кимчелекле хис итүеннән. Русча «комплекс неполноценности»дан, дип кисәтә психологлар.
Беренче танышымның ник мактанганын беләм – ул мәктәпне тәмамлаган да, тиз генә кияүгә чыккан. Алга таба укып, белем алмаган. Хәзер әнә белемле кешеләрдән үтереп көнләшә. Шул көнләшүен яшерер өчен, белем алганнарны хурлый. Ире белән мөнәсәбәтләре дә уңай гына түгел, чөнки ул аңа яратмыйча чыккан. Хәзер әнә, уңышлы кияүгә чыктым дип, үзен ышандырыр өчен ире белән мактана. Ләкин кемне алдамакчы була ул? Иң беренче чиратта, үзен бит.
Әгәр дә якын кешегез мактанчыкка әверелә икән – игътибарлы булыгыз. Димәк, аны нәрсәдер хәвефләндерә, нидер борчый, ул нидәндер канәгать түгел. Мактанчыкларга үпкәләргә кирәкми, аларны бары кызганырга гына кирәк. Чынлап та бәхетле кеше башкаларга үз бәхете белән мактанмый бит ул. Килешәсезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк