Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызымның ирен – киявемне хыянәттә тоттым

Кияүне мин әле алар кызым белән очрашып йөргәндә үк яратмадым. Эш монда егетнең чибәр булу-булмавына да, байлыгы яки эше белән дә бәйле түгел. Була бит менә шулай: кешене бер күрүгә яратмыйсың. Минем дә шундый очрак иде бугай.

Дөресен әйтәм, мин үзем кешеләрне яратам. Һичьюгында, яратырга тырышам. Һәркемнең дә берәр уңай, яраттыра торган ягы була, аны күрә генә белергә кирәк, дим.

Кызым белән очрашкан егетнең дә беренче көннән үк шундый берәр матур ягын эзләдем. Ләкин ничек кенә тырышсам да, йөрәгемдә ниндидер җылы тойгылар уятырдай андый нәрсәне таба алмадым. Тәмле телле дә түгел, йөзгә дә әллә кем түгел, белеме дә уртача гына, әти-әниләре дә уртакул гына кешеләр... 

Хисләре тирәнгә киткәнче, ничек тә кызымны бу егеттән аерып алырга тырыштым. «Син әле яшь, чибәр. Дөньяда әллә нинди уңган, булдыклы егетләр бар, ник шушыны күрдең дә капландың соң?» – дип ачуландым. 

Кызым бик юаш, йомыкый минем. Мәктәптә укыганда да дуслары белән аралашмады, университетта да үзенә дуслар тапмады. Белмим, кемгә охшап шундый булгандыр, югыйсә мин бик аралаша торган кеше, әтисе дә йомыкый түгел иде. 

Әтисе белән кызыма биш яшь тулганда аерылыштык. Эчәргә яратты, салып кайтса, кул да күтәргәләде. Андый кеше белән яшәгәнче, кызымны ялгызым гына үстерәм, дидем. Очрашкалап йөргән кешеләрем булса да, берсе белән дә яңадан тормыш кормадым. 

Инде менә ялгызым үстергән бердәнбер кызыма күпме өметләр баглап торганда ул тотты да шушы күңелемә ятмый торган егет белән бәйләнде. «Нәрсәсен таптың шуның?» – дигәнемә: «Миңа аның белән рәхәт. Ул мине ничек булсам, шулай кабул итә», – ди. «Башкалар шулай кабул итмәс идеме?» – дип аптырыйм. Башкаларны кайдан белсен инде, моңарчы егетләр белән очрашканы булмады да бит аның. 

Мин күңелемнән каршы булсам да, кызымның йөрәген яраламас өчен, бөтен кичерешләремне аңа әйтмәдем. Аларның очрашуларына киртә булмадым. Ялгышамдыр, начар кеше түгелдер, дидем. 

Зур итми генә туйлар ясап, яшьләр өйләнеште. «Бездә яшәгез, фатирыбыз иркен бит», – дип чакырсам да, кияүнең бездә яшисе килмәде. Үзләренә фатир арендалап яши башладылар. Акчаларын юкка гына сарыф итәләр дип уфтандым, ләкин каршы килмәдем. Ярар, үзләренчә яшәсеннәр, дидем. 

Кызым бәхетле иде. Бу бәхет аның нурланып балкыган күзләреннән, гел елмаеп йөрүеннән, күңелләре канатланып китүләреннән сизелде. Аның бәхетле булуын күрү мине дә бәхетле итте. «Әле ярый каршы килеп, кызымны бәхеттән мәхрүм итмәдем», – дип сөендем. 

Озак та үтмәде, кызым авырга узды. Болай да ябык, аз ашый торган кызым авырын җиңел күтәрмәде. Гел-гел больницага кереп ятарга туры килде: авырының төшү куркынычы бар иде. 

Кызым хастаханәдә ятканда көн саен янына хәлен белешергә бардым. Кызым янында кияү сирәк күренде. «Киләме соң ул, хәлеңне беләме?» – дигәнемә, кызым: «Нишләп килмәсен, килә. Гел монда гына утыра алмый бит инде ул. Эштән соң кайтышлый кереп чыга», – диде. Миңа никтер аның җавабы ошамады. Кызымның нидер әйтеп бетермәвен җаным белән сизендем. Ире килми ахрысы, дигән шик белән кайтып киттем. 

Соңгы ятуында кызым хастаханәдән баланы тапмыйча торып чыкмаска тиеш булды. Аңа өйләреннән нидер кирәк булды да, тиз генә үзем барып алып килим, дип, кызым белән киявем яшәгән фатирга киттем. Кызымның ачкычын алып тордым, чөнки аларның фатирының ачкычы миндә юк иде. 

Ишекне ачып керү белән бүлмәдә кемдер булуын сизендем. Мин ишек катында аяк киемемне салып ятканда, бүлмәдәге балкон ишегенең ачылып ябылганын сиздем. Җиле дә сирпелде, тавышы да ишетелде. 

Куркынып кына бүлмәне ачтым. Ике кеше ятарлык итеп җәелгән диванда кияү йоклап ята иде. Әллә йоклап яткан, әллә йоклаганга гына салышып яткан... Мин кергәч, әле генә уянган кеше кыяфәтләре чыгарган булды. 

Күзем шунда диван астыннан күренеп торган кызыл төсле бер чүпрәккә төште. Кызыл челтәрдән тегелгән бюстгалтер иде ул. «Бу нәрсә аунап ята соң монда?» – дигән булып, юри ул бюстгалтерны диван астыннан тартып чыгардым. 

Кияүнең йөзе агарып катты. «Бигрәк бөркү икән бүлмәгез. Ник балконны ачмыйсың?» – дип, барып балкон ишекләрен ачтым. Йөрәгем ялгышмаган иде: балкондагы тәбәнәк табуреткада пледка төренеп таныш түгел бер яшь хатын-кыз утыра иде. 

«Сез дөрес аңламадыгыз. Мин хәзер барысын да үзем аңалатам...» – дип, кияү артымнан ишеккә ташланды. «Борчылма, мин барысын да дөрес аңладым. Миңа бит унсигез генә яшь түгел инде», – дип, фатирдан чыгып киттем. 

Кызым янына барып җиткәнче мең үлдем дә мең терелдем. Корсагы борынына җиткән, болай да кан басымы күтәрелеп инде ничәнче атнасын больницада үткәрергә мәҗбүр булган бичара балама нәрсә дип әйтим инде хәзер, дип бәргәләндем. Барысын да сөйләп бирәм икән, йөрәге күтәрмәс. Ялганлап яшәү дә дөрес булмас иде. 

Уйладым-уйладым да, бала туганчы кызыма берни дә әйтмәскә булдым. Кияүдән бөтенләй җаным бизде. 

«Улыгызны чит хатын белән тоттым. Нишлибез? Үзегез тыясызмы? Тыймыйсыз икән, кызымны бала тапкач та үземә алып кайтып китәм дә, баланың тырнак очын да сезгә күрсәтмим», – дип, кода-кодагыйларга да барып дулап кайттым. Кодагый башта коелып төшкән кебек булган иде. «Иң яхшы саклану чарасы –  башлап үзең һөҗүм итү» дигәнне исенә төшерептер инде, берзаман бу үзе миңа һөҗүмгә күчте. Аны тыңлап торсаң, барысына да кызым үзе гаепле икән. Инде ничәнче аен больницада ята. Яшь ир кеше шул гомердән бирле хатын-кыздан башка ничек яшәсен? Бер бушанып алыр өчен акча түләп чакырган гына хатын-кыз булгандыр ул. Имеш, алай хатын өстеннән йөрү аларның нәселләрендә дә юк икән. Мин үзем кызымның тормышын бозарга теләп яшим икән... 

Косасыларым килеп, нәфрәтләнеп, тагын бер шулай өстеннән тотсам, улыгызны үзем килеп печәм дип янап, ишекләрен шапылдатып чыгып киттем. 

Аллага шөкер, кызым баласын исән-сау тапты. Аларны каршы алганда кияү белән күзгә-күз очраштык. «Мин кызыма әлегә берни дә әйтмәдем. Тагын бер тапкыр кабатлана икән, үзеңә үпкәлә», – дип ысылдадым. Карасына кабынып, нидер мыгырданды. 

Кияүне күрәсем килмәсә дә, кызыма бала карашыр өчен аларга еш барырга туры килде. Баштарак бар да җайланды шикелле тоелган иде. Кияү дә баланы кулыннан төшерми, кич эштән кайткач, ваннада да коендыра, ял көннәрендә һавага да алып чыга. 

Утырып китте бугай бу, дип озак сөенергә туры килмәде – кияү эшендә тоткарлана башлады. Ял көннәрендә дә өйдә юк бу. «Кияү кайда соң? Шушы гомергә кадәр кайтмадымыни әле?» – дип сорасам, кызым аны тизрәк яклый башлый. «Эштә... эшләре күп... яңа бина тапшыралар... шабашкада...» – дип әллә нинди сәбәпләр таба. 

Кияү төзелештә прораб булып эшли. Шабашкаларга да күп йөри. Казан янында салынып ята торган яңа йортларга ремонтлар ясый. Әллә чынлап та эштә ул, әллә башка җирдә – кем белсен? Теге хәлдән соң мин инде аның бер сүзенә дә ышанмыйм. 

«Баланы күбрәк иреңә тоттыр. Үзе карасын. Ял көннәрендә баланы калдырып, кибетләргә чык, миңа килеп ял ит», – дип өйрәтәм кызымны. 

Эчемдә утлар яна. Кызымны бик кызганам. Ләкин аңа дөреслекне дә әйтә алмыйм. Минем хәлдә калган тагын берәр кеше бармы икән бу дөньяда? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар