Кызкаемны күңелемнән сызып ату мөмкинмени?!

Сабыйларын тудыру йортларында калдырып чыккан хатын-кызлар турында ишетсәм, бөтен тәнем буйлап бер салкын дулкын уза. Йөрәкләре урынында боздыр аларның. Юк, андыйларны беркайчан да аңламам.
Үземнең әни булган көнем бүгенгедәй исемдә. Кызым — күз нурымны шәфкать туташы беренче тапкыр имезергә керткәч, күземнән мөлдерәп яшьләрем агып төште. Шатлык яшьләрем иде бу. Минем зәп-зәңгәр күзле кызым, җимешем бар!
Әтисе белән без аңа Гөлшаян дип исем куштык. Төрекләрдә “шаян” сүзе “хөрмәткә лаек” дигән мәгънәне аңлата икән. Кызыбыз хөрмәткә дә лаек булсын, гөлгә тиң чибәр дә булсын, дидек.
Аның өйне яңгыратып көлүләрен ишетү шулкадәр рәхәт, күңелле иде. Сөйләшергә өйрәнгәнче үк җырлый башлады бугай Гөлшаян. Биш яшендә беренче тапкыр авылыбыз сәхнәсенә чыкты. Хәер, безнең өйдә һәр кич саен концерт иде. Әтисе баянда уйный, Гөлшаян идән уртасына чыгып басып җырлый. Өч яшендә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен тулысы белән яттан сөйли белә иде ул.
Аннан без аңа сеңел алып кайттык. Апасына бик тә охшаган, аның кебек үк зәп- зәңгәр күзле тагын бер кызым туды. Шулкадәр бәхетле идем, алтыннардан күп тапкырлар кыйммәтрәк ике балам бар! Гөлшаянга куелган диагноз да булмаса икән... Йөрәгендә ниндидер тайпылыш бар, диделәр табиблар.
Бик тә мәктәпкә барасы килде Гөлшаянның. Укырга барасы көн җитүен көтеп тә карады инде! Беренче укытучысына дигән чәчәкләрне сулар сибеп үзе үстерде. Кызымның мәктәп бусагасын атлап керү мизгелен мин дә түземсезләнеп көттем. Гөлшаянымның 1 нче сыйныфта ай ярым гына укып калачагын белсәм, вакытны туктатыр чаралар эзләп, хәлдән тайган булыр идем. Әле ярый, күп нәрсәне алдан белмибез.
Узган елның көзе ямьсез, елак булды. Октябрь буе яңгыр яуды. Шундый көннәрнең берсендә без Казанга, табибларга күренергә килдек. “Операциясез булмый”, — бу кардиохирургның соңгы сүзе иде. Йөрәгемдә нидер өзелде...
Ә ул төнне беркайчан да онытмам. Телефон шылтырады һәм әтисе миңа кызыбызның бу дөньядан китүен хәбәр итте. Төштер дидем, тик өн иде шул, коточкыч өн иде. Мин ул көннәрдә ничек түздем, кайдан сабырлыклар алдым, белмим...
Уйлыйм-уйлыйм да, кайчак хәтеремнән Гөлшаян туган, яшәгән соңгы җиде елны җуясым, онытасым килә. Аннан ул гөнаһлы уйларымнан үзем үк куркып китәм. Кызкаемны күңелемнән сызып ату мөмкинмени?! Торган саен сагынулар арта, юксынулар көчәя генә. Йөрәгемә кадалган кырыгынчы чыра бу җирдә мин яшәгән кадәр яшәр инде.
Лилия.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.