Логотип
Күңелеңә җыйма

Көйгән җиләк

Җир йөзеннән һич китәсе килмәгән озын матур көз иде ул. Төсләр торган саен җетеләнә барды, яфракларның җиргә төшкән берсе сарының кабатланмас бер төсмеренә буяла торды.

Салкын төннәр, шыксыз җилләр дә булып алды, сындырырлык кыраулар да сугып карады – көз, киткән җирдән кире кайту югын сизгән, ниндидер башкарасы бер эше калган кебек, торды да торды…

– Югароч урманына кешеләр көйгән җиләккә йөриләр икән, кыраулар булды, өлгерде инде ул хәзер, – диде әни бер көнне. Көйгән җиләк эзләп урманга барганым юк, әнинең дәйөргәнен хәтерләмим. Алай да, машина белән алып баручы булгач, көзге эшләрне бетерергә саклап торган ял көнен корбан итеп, утырдык та киттек.

Һава җиңел, аяк астында коп-коры яфраклар зыңгылдаган тавыш белән җырлап тора. Шактый вакыт әйләнгәнбездер – өскә ишелеп торган көйгән җиләк нишләптер юк. Берән-сәрән куаклардан алгаладык та, җыеп бетергәннәрдер инде, дип, борылырга уйладык. Аяклар исә машина калган җиргә түгел, урман борылышына таба атлады.

Куе зәңгәр болыт кебек өскә ишелеп торган куаклыкның әни белән икебез ике ягында торып калдык. Өсте аксыл томан белән өртелгән зәңгәр болытның артыннан әнинең тавышын ишетәм:

– Башта ук нишләп бу тирәгә киленмәгән, әти белән шунда килгән идек бит!

– Әни, нәрсә сөйлисең, зурәтинең үлгәненә дә утыз елдан артык бит инде.

– Зурәтиең түгел, үземнең әти белән.

«Ничек?» дигән сорау әйтелә алмыйча эчкә йотыла. Ничек??? Әгәр ул мизгелдә янымда миңа күз салырлык кеше булса, тораташтай каткан кешене күрдем, дияр иде. Һәр күзәнәгепараличланган гәүдәмне санга сукмыйча, башым мең сорауга җавап эзли. …Кырык бернең көзе була алмый бу, кешеләрдә көйгән җиләк кайгысы булмаган, кырыкның көзендә әнигә 6яшь. 6 яшьлек бала хәтеренең кайсы почмагында сакланган икән бу мизгел? Бала чакның ятимлек ачысын татырга өлгермәгән бер мизгеле…Әтиләреннән 9, 6, 2 яшьтә, берсе әнисенең карынында калган дүрт балага тормыш үлчәп-санап кына биргән кадерле мизгелләрнең берсе.

Күз яшьләре каты төер булып тамакка утыра, сорауларым эчкә йотыла. Әни еламый, әни көйгән җиләк җыя. Кешеләрнең әтиләре сугыштан кайтканда, ул кайткан әтиләр балалары белән урамнан уткәндә, әтилеләрнең авыз тутырып «әти» дигәннәрен ишеткәндә коелып беттеме икән ул яшьләр?! Күмергә калып янган өйләре янында оекчан басып калганда түгелдеме икән?! …Әни еламый, әтисе белән соңгы тапкыр бергә килгән урман аланында улкөйгән җиләк җыя. Ирексездән хәтеремә ерагәби (ерак әби, әнинең энисе, авылның безгә ерак очында яшәгәнгә шулай дия идек) сөйләгән вакыйгалар, ул вакытта да шундый халәт кичергәннәрем искә төшә. Кырык өчтә, дүрт баласын кочаклап, күмергә әйләнгән өй янында басып, урамда кала әби. Өй янып беткәч, кемдер мичтә утырып калган казанны саклап калыйм әле диеп, янга алып куя. Кичкә ашарга пешеп килә торган ашы белән. Шунда гына куйдылар кебек бит диеп, казанны шактый эзли әби. Балаларның соңгы ризыгы бит анда! Казан юк. Кемдер шуны эшли алуына ышана алмыйча, әбинең күзенә карыйм:

– Әби, ничек инде?

– И, балакай, бөтен кеше ач иде бит.

Шактый еллар үткәч, бер газетадагы мәкаләне укып, тагын шул вакыйгаларны искә төшерәм. Сугыш ятимнәре хакында бер олы яшьтәге апа язды ул мәкаләне. Сугышта әтиләре үлеп калып, бүген исән булган ветераннарга хөкүмәт бирергә мөмкин булган пособиене, нишләп аларга гына тиеш әле, дип яза ул. Бирелмәгән әле, хөкүмәткә кемдер проект кына тәкъдимиткән, автор шуны хаксызлык дип саный. «Сугышта әтиләре үлеп калганнарны хөкүмәткарады. Ул балаларны уку йортларына алдылар. Мәктәптә әтисез балалар өчен аш пешерәләр иде. Шул ашның исе чыккач, нишләп безнең әти исән кайтты икән, дия идем», – ди Ганзә апа. Ничек кенә аңларга тырышсам да, ятим авызына кергән ризыкны күпсенгән ул апагарәнҗедем мин. Шул чор кешеләренең берсе дә андый өстенлекләр булуын хәтерләми дә югыйсә. Шул вакытта ерагәбинең тавышын ишеткән кебек булдым: «И-и балакаем, бөтен кеше ач иде бит. Әби ул апаны кичерер иде, үзе шикелле бик күпләр кебек сугыштан соңгы чорның ир-ат та күтәрә алмаслык авырлыкларын берүзе тартса да, хөкүмәттән тиешлесен ала алмаса да.

Сөйләтәсе әйберләр әби белән мәңгелеккә киткән, сөйләгән хәтлесен дә ул шулай тиешле кебек, сыкранмыйча, зарланмыйча сөйли иде. Еламыйча! Шуңа күрә алар сынмый-сыгылмый торган буын үстерә алганнар. Сугыштан исән кайту бәхетенә ирешкәннәргә күрсәткәнигътибар да, аерым бер льготалар да насыйп булмады аларга...

Урман аланында басып уйлаган уйларым түгел, шактый еллар күңелдә йөргән уйлар бу. Көйгән җиләкле алан шуларны кузгатып җибәрергә бер этәргеч кенә булды. Сары яфраклы ул якты көз җир йөзеннән тыныч күңел белән китеп барды. Сигезенче дистә белән баручы әнине ул бала чагының кадерле бер мизгеленә алып кайтты, мине үз гомеремдә бер дә күрмәгән Касыйм бабам йөргән сукмаклардан уздырды.

Икенче көнне яңгыр яуды.

Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА.
Кыр Шунталы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар