Логотип
Күңелеңә җыйма

Куктә әле кояш, әле болыт

Әнисе үлеп, әтисе өйгә яңа хатын алып кайткач, унтугыз яшьлек кыз тәмам ятим кала. Әтиле ятим… Әтисенең әниләрен болай тиз онытуын кичерми кыз һәм, күчеп китеп, апаларында яши башлый. Шулай сизелмичә дүрт ел вакыт уза. Ә аннан ул үзенең мәхәббәтен очрата, кәләш күлмәген кия.
Ел арты ел үтә. Кыз инде үзе ана була, аның бер-бер артлы сабыйлары туа. Аларга Чаллының яңа районыннан өч бүлмәле яңа фатир бирәләр. Гаилә күгендә якты кояш балкый, анда әле бер болыт әсәре дә юк. Каенанасы да кунакка еш килеп йөри, “кызым” дип өзелеп тора. Мондый яхшы мөнәсәбәтләр беркайчан да бетмәс, гел шулай дәвам итәр төсле тоела. Ләкин тормыш тигез юлдан гына тәгәрәми икән шул. Хәсрәт көтмәгәндә килә. Иренең абыйсы үз-үзенә кул сала. Сигезенче Март бәйрәме көнне була бу. Табигать туып, яшәреп килгән чакта… Мондый адым ясарга аны нәрсә мәҗбүр иткәне язмыш төененә уралган сер булып кала.
Өлкән улын югалтканнан соң ка­енанасы бик үзгәрә, килененә дә “кызым” дип түгел, исеме белән генә дәшә башлый. Оныкларына да игътибар бетә. Әйе, хәсрәт бервакытта да ялгыз йөрми. Моңа кадәр үк аракы белән дуслаша башлаган ире бу авыр хәлдән соң тәмам “шайтан суы”на чума — эшкә барса, анда эчә, өйгә кайтса, бөтен вакытын исерек килеш йоклап үткәрә. Һәм шул көннәрдә аларның өченче балалары — өченче кызлары туа. Монысы малай булыр инде диеп көткән ата шул кичтә гаиләсе белән, үзе белән ант итә: әгәр дә хатыны ир бала алып кайта икән, ул бүтән беркайчан да эчмәячәк. Өч елдан соң хатыны аның бу теләген дә үти — ир бала таба. Шатлыгы эченә сыймаган ата улына үлгән абыйсы исемен куша — Равил, җәннәт капкасына илтүче юл ягъни. Һәм беренче кичтә үк ата антын боза: дуслары белән “бәби тәпие” юа. Аннан бар да иске эзгә төшә…

Шулай акрын гына гаиләнең аяз күген болыт каплый. Эчкече иренә ияреп, аның сүзен тыңлап, хатыны башта Чаллы үзәгендәге өч бүлмәле фатирны, аннан район үзәгендә үзләре тора башлаган зур гына яхшы таш йортны сатып, иренең туган авылына кайта…
Авылда алачык кебек бер йортка урнашалар. Идәнен җир идән дисәң дә була, тәрәзәләр ватык, ә буялмаган рамнары, сукыр кеше күзе сыман, каралып тора… Дүрт бала анасының йөрәге аңлатып бетерә алмаслык бер сагыш белән тула. Ул бу йорттагы бердәнбер җиһаз — ялгыз урындыкка утыра да, үзен тынычландыра башлый. Әле фатир сатканнан калган акчалары банкта, шуны алып тәрәзләр ясатырлар, ире такталар табып идән җәяр — җиде буыннан килгән балта остасы лабаса ул! Капканы яңартырлар, ә бакчага җимеш агачлары утыртырлар… Тик хыяллар гына чынга ашудан бик ерак була шул. Шәһәрдә ияргән кара сакал алардан монда да калмый. Ире, яшьлек дуслары белән очрашу хөрмәтенә, көн дә исереп кайта. Үгетләү, ялвару, ачуланулар — берсе дә нәтиҗә бирми.
Әкренләп булса да, йорт та, бакча да рәткә килә, тик күңел генә үсми, чөнки иренең үзгәрмәячәге көн кебек ачык була. Балаларны әтиләреннән никадәр читләштермәскә тырышса да, вакыт үтү  белән  бу  да кыенла­ша — балалар үсә, күп нәрсәне инде үзләре дә аңлый.
Беркөнне өйгә олы кызы ярсып елап кайтып керә. Таныш түгел бер апа аңа бармак төртеп: “Син алкаш кызы, минем балалар белән чуаласы булма!” — дип кычкырган. Ана кызын кысып кочаклый да: “Әгәр чын дуслар икән, алар сине ташламаслар, ә әтиеңнең мондый булуына син гаепле түгел”, — ди.
Бер-бер артлы мәктәпкә киткән дүрт баласы берсеннән-берсе тырышып укыйлар. Олы кызы укырга Казан дәүләт университетына, икенче кызы Алабуга педагогия институтына керә. Өченче кызының көндәлегендә дә дүртле һәм бишлеләр генә. Төпчек малае да әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Тик әтиләре генә бу уңышларны күрми-белми. Аның өчен 
дөньяда хатын да, балалар да юк, ба­ры тик шешә генә бар…
Әтиле килеш тә үзләрен ятим тойган балалар аңа чит кешегә карагандай карый башлый, хатыны да иренә тәмам кул селти — тормыш йөген ялгызы тартырга өйрәнә ул… Әмма хәлләрнең болай борылыш алуы иргә ошамый — йодрыкларын уйната башлый. Башта хатынына гына суга. Хатыны түзә. Ләкин беркөнне өйдә коточкыч вакыйга була. Әти кеше үзенең балаларына да кул күтәрә. Балалар өйнең кайсы гына почмагына качсалар да, эзләп табып кыйный. Улына да, хатынына да эләгә, тик авыр йодрык кызына барыбер күбрәк төшә — аның үпкәсенә һәм бөерләренә зыян килә.
Болай да бик  күп кимсетүләргә, кагуларга түзгән ана монысына түзми, аерылышу турында гариза язып, егерме ел яшәгән ирен, сигез ел үз куллары белән төзекләндергән йортын калдырып, балаларын җитәкләп билгесезлеккә чыгып китә. 
Кеше почмагына барып сыеналар. Ике кызы аякка басарга өлгергән була инде, үзе дә эш табып, эшкә урнаша һәм, ниһаять, җиңел сулый. Үткәннәр куркыныч төш сыман артта кала…
Тик сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыга. Җәйге чалт аяз көндә яшен суккандай, беркөнне авылдан яман хәбәр килә: “Әтисе янына кайткан җирдән төпчеге вафат булган. Мотоцикл белән бәрелгән”. Ана башта моңа ышанмый. Аннан авылга кайтып барганда аңын югалтып кызының кулына егыла. Менә шулай итеп, ана күңеленә төзәлмәслек яра булып бала хәсрәте кереп урнаша…
Юк, ул бу тормышта беркемне каргамый, берәүне дә гаепләми, бары тик: “Ни гөнаһларым өчен?” — дип кенә кабатлый. Кызлары: “Аллаһы Тәгалә сөйгән адәмнәренә генә сынаулар җибәрә, әни”, — диләр аңа.
“Кеше ялгышларын күреп, үзеңнекен булдырмаска тырыш”,  ди өлкәннәр. Менә сезнең каршыгызда бер гаилә — минем гаиләм язмышы. Монда сөйләнелгән бер генә вакыйганы да үзгәртмәдем — ничек булган, шулай яздым. Шушындый катлаулы тормыш юлы үткән әниемә чын кү­ңелдән сокланам мин. Киләчәктә күкләрнең гел аяз булуын гына телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алга таба тормышлрыгыз әйбәт булсын. Әниеңә дә артык сабыр булырга кирәкмәгән. Бер җирдән куылган иргә акыл беркайчан да керми ул. Татар хатыннары дигәч тә ул нәрсә өмет итеп түзгәндер. Ә инде улым кыска гомерле булды дип тә артык уфтанмасын. Ходай үзе биргән, бәлки әниеңне җәлләп үзе үк алгандыр. Алга таба ни буласын Бер Ул гына белә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Белмим,кемгә ничектер,безнең әнкәй улгәндә миңа 7 генә иде.Без 5 бала идек калганнары миннән зуррак иде.Икенче знкәй миллионнар арасында берәү булгандыр .ул минем үз кулымда үлде(урыны җәннәттә булсын) .Һәрчак кеше булып кала булып калырга кирәк,балаларга һәм олы кешеләргә.Бездә татарлада эндәшмәскә сабыр булырга кушу нәтиҗәсе бар инде монда.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай ярдәменнән ташламасын.Башка кайгылар бирмәсен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Катлаулы тормышны узе ясаган бит.Плыла по течению.Булдыксыз ир белэн бала табу, бу башка сыймаслык хэл бит.Бер ,булсын ике.Э дурт бала эчкэн ирдэн.Бар булган яшэр урнынны сатып , авылда белмэс йортка кучкэн.Сукыр тугел бит.Автор гафу ит, героизм юк монда.Жавапсызлык кына.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Монда нинди фикер калдырасын инде.мэнге тозэлмэс ирне акылына килмэсме диеп коту узе ук ахмаклык.фатирынны сатып беткэн авыл оенэ кайтып урнашып нэрсэ кырды инде ул ханым.шэхэрдэ эшлэмэгэн эчкэн ир авылда бит воляга чыгасы билгеле.бу просто юлэрлек.

            Хәзер укыйлар