Логотип
Күңелеңә җыйма

Күрәзәчегә барма

...Наҗия белән Маратның туена килмәде Зәринә. Кызларның дуслыгына әле теге – Марат белән танышкан көнне үк нокта куелган иде инде.


– Кызый, әйдә, барып карыйк әле. Үзем генә барырга шикләнәм, икәү барыйк, – Зәринә ничәнче көн инде Наҗиянең күзен дә ачырмый. Исенә төшкән саен, гел бер сүз: «Барыйк та барыйк!»
– Дөрес әйтә ди ул, кызый. Әнә әнинең бергә эшләгән хатыны акчасын югалткан булган, өйгә кереп йөргән кешегез алган, дип әйткән, ди. Нәкъ акча югалыр алдыннан гына өйләренә беркайда да эшләми йөрүче энесе килгән булган. 
– Анысы болай да билгеле бит инде, Зәринә, аның өчен күрәзәчегә барасы да юк...
– Әй, сүзләргә бәйләнмә инде... Әнинең дус хатынының кызына быел бәби табасың, дигән булган, тапты бит! – Зәринәнең Наҗияне тынычлыкта калдырырга исәбе юк бугай бүген.
 – Андый шарлатаннарга ышанмыйм мин, Зәринә, – Наҗия инде алай да баш тартып карады, болай да...
– Ярар, син кермәссең, мин үзем генә кереп чыгармын. Син көтеп кенә торырсың...
Юк, әйткәнне аңламаса да аңламас икән кеше. 
– Ярар, тик анда баргач, бергә керик дип кыстаудан булмасын, килештекме?
Зәринәнең авызлары ук ерылып китте. 

Шимбә кызларның ял көне. Йокысын туйдырырга иде исәбе Наҗиянең, ләкин иртәдән үк телефоны телгә килде. Кем булсын инде, билгеле, Зәринә.
– Иртә бит әле, өлгерербез, – дигәнне тыңлап та тормый, үзенекен тезә генә:
– Анда кеше иртәдән җыела икән, көненә биш кешене генә кабул итә ди ул, йоклап ятсак, өлгермибез бит...
Наҗия кофе эчеп, киенгән арада Зәринә машинасы белән инде килеп тә җиткән. 
Зәринә дә, Наҗия дә кырыкка якынлашып килүче кызлар. «Сазаган кызлар» диярләр иде элеккеге чорда яшәсәләр. Болай, алар үзләрен бер дә «сазаган»га чутламый әле. Килеш-килбәтләре картаеп баручыларныкына һич тә охшамаган. Икесе дә бик чибәр. Тик... икесенең дә гаилә корырдай кешеләре юк. Элегрәк, яшьрәк чакта очрашып йөргән егетләре бар иде анысы. Әллә мәхәббәтләре артык кайнар булмадымы, әллә никах вәгъдәләре җитмәдеме – ул егетләр күптән инде башкалар белән бала үстереп ята. Зәринә дә, Наҗия дә һаман ялгыз. Кырык яшьтә гаилә корырдай кешене очратуы да бик җиңел түгел. Кырык яшьлек ирләрнең күбесе инде өйләнгән, хатынына ярамаган булдыксызларының поты бер тиен. Зәринә өйләнгән берәү белән очрашкалап караган иде дә, үзеннән файдалануларын гына тоеп, бу очрашуларга тиз киртә куйды. 

Күрәзәчегә барып, язмышларын юрату уе кайчан башына килгәндер, инде айга якын Наҗиянең башын «кортлатып» бетерде. «Ярар, моннан соң һичьюгы тынычлыкта калдырыр», – дип уйлады Наҗия дустының машинасына кереп утыргач. Алар күрәзәченең йортына кадәр сөйләшми генә бардылар. Һәркайсы үз уен уйлады.
Мин машинада гына утырып торам, үзең генә кер, Зәринә, – диде Наҗия, машина искерәк кенә бер йорт каршына килеп туктагач. 
– Кызый... – Зәринә дустына ялынып карамакчы иде дә, Наҗия колагына да элмәде.
– Килештек бит инде... 
Дустын шактый көтәргә туры килде Наҗиягә. Инде ник килдем хәленә төшкәндә генә, капкадан Зәринә күренде. Күрәзәче бер дә шатландырырлык сүз әйтмәгән ахрысы, йөзе бик сүрән иде дустының.
– Йә, әйттеме соң берәр куанычлы сүз?
«Әй» дигән кебек, Зәринә кулын гына селтәде: 
– Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма, – дип белеп әйткәннәр инде аны. – Бер җүнле сүз дә әйтмәде... Мәхәббәтеңне якын дустың белән бүлешергә туры килүе бар, диде. Якын дустым син генә инде минем. Синең белән көндәшләр буласы бар микәнни, Ходаем...

Кызлар көлделәр дә, бетерделәр. Шәһәр юлына борылгач, тукталышта кул күтәреп торган ыспай гына егет янында машинасын туктатты Зәринә. Үзе борылып дустына карады: 
– Алыйк инде бу егетне, тилмереп юлда басып тормасын...
Наҗиягә нәрсә, аның машинасы түгел лә....
– О, кызлар, сәлам! – дип, киң елмаеп сәламләде егет. – Шактый суыткан, – дип, күн перчатка кигән кулларын шапы-шопы бер-берсенә бәргәләп алды. Салонга яхшы хушбуй исе таралды. Беренче булып сүзне Зәринә башлады:
– Машинагызны кайда калдырдыгыз? Сезнең кебек егетләр җәяү йөрмидер инде? – дип шаяртты кыз, егетнең кәттә өс-башына ымлап.
– Бүген менә шулай яшьлекне искә төшереп, җәяү чыгарга уйладым әле, – дип күз кысты егет. – Машинаны калдырырга туры килде шул, чыгымчылый башлаган...
– Моннан такси йөрмимени? – дип, сүз кыстырып куйды Наҗия дә. Чынлап та, мондый егетнең юл буенда кул күтәреп торуы сәеррәк иде.
– Йөридер дә... Телефонны зарядкага куярга онытылган бит...
– Булгалый, – диде Наҗия, сүз беткәнгә ишарә иткәндәй.
– Кызлар, сезгә үтенечем бар иде. Бик ашыкмасагыз, мине өйгә кадәр генә китерә алмассызмы? Буш калдырмыйм...
– Кайда торасыз соң? – дип кызыксынганын сизми дә калды Зәринә. 
Егет адресын атады. Байлар яши торган бистәдә икән торган җире. 

Алар зур гына, зәвык белән салынган заманча йорт каршына килеп туктадылар. Чуеннан үреп ясалган рәшәткәләр артында бай тормыш шәйләнә иде. 
– Кызлар, чәй эчәргә чакырсам, үпкәләмисезме? Мондый кызларны чәй дә эчерми җибәрәсе килми бит. Бәлки, дуслашып та китәрбез... 
Кызлар, юк, юк, диешсә дә, егет, аларны ирексезләп дигәндәй, өйгә чакырды. 
– Курыкмагыз инде, ашамам, – дип көлде егет.
– Ышан сезгә, – дигән булды Наҗия. – Бәлки, сезнең анда бандитлар оясыдыр. Гади генә кеше мондый йортлар җиткерә алмас...
– Йә инде, бу заманда бандитлар каян килсен?! Йорт салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, кыз алуның ние бар... Кая, анысының дәвамы ничек иде әле, онытылган, – дип, сүзне шаяртуга борды егет.
Көлешә-көлешә матур итеп түшәлгән сукмактан мәрмәр баскычларга таба атладылар. 

Алгы бүлмәдә аларны мөлаем гына бер апа каршы алды. 
– Әни, кунак кызларына чәй эчертик әле. Минем коткаручыларым болар.
 Апаның борчуы йөзенә чыккан иде.
– Улым, телефоныңны ник алмадың соң син? Кайчаннан бирле шалтыратам...
Егет сак кына әнисенең иңеннән кочып алды:
– Телефонның зарядкасы беткән, әни. Йә, борчылма, улыңа ни булсын? Машинам ватылды ярты юлда, менә, ярый, кызлар очрады әле. Шуның өчен үзләрен тәмле чәй белән сыйлыйк, – дип, кызларны аш бүлмәсенә әйдәде. 
Йорт эчендәге матурлыктан кызларның тыны кысылды. Яшәп тә күрсәтә икән байлар! 
Ул арада сызгырып чәйнек кайнап чыкты, өйгә яхшы чәйнең хуш исе таралды. Кызлар кулларын юып чыккан арада, чәй табыны инде әзер дә иде. 

Кызлар табынга утырышты. 
– Кара, коткаручыларым белән танышмадык та! – дип сикереп торды егет. – Мин Марат исемле булам.
Мин – Зәринә...
Наҗия дәшми калуны кулайрак күрсә дә, исемен атарга мәҗбүр булды. 
– Наҗия! Матур икән исемегез. Минем әнинең дә исеме Наҗия бит! – егет елмаеп кабат әнисенә карады. Аның әнисенә чиксез яратуы чит кешеләргә дә ап-ачык сизелерлек иде. 
Наҗия апа кызларны кыстый-кыстый чәй эчерде. Әле берсенә, әле икенчесенә чәй өстәде. Кызлар икесе дә бик чибәр иде. 
– Үзегез кайсы яклардан? Әти-әниләрегез кемнәр? – татарларга хас гадәт белән, Наҗия апа кызларның тормышлары белән кызыксынды. Аның ягымлы гына итеп сорашуларын җавапсыз калдыру кыен иде. Үзләре дә сизмәстән, кызлар бар тормышларын сөйләде дә бирде. Кияүдә түгеллек тә ачылды, бу яшьтә өйләнмәгән егетләрне табуның авырлыгы да...
– Марат та өйләнә алмый йөри бит әнә. Яше дә кырыкта... Аптыраган. Оныкларсыз калдырасың мине, дисәм, шаярта гына... – дип көрсенде Наҗия апа. 
– Шундый егетнең дә өйләнергә кыз таба алмавы кызык икән, – диде Зәринә гаҗәпләнеп. 
– Никах вәгъдәсе җитмәсә, шундый-мондыйга карамый шул, – дип авыр сулады әни кеше. Аның да улының гаиләле, бала-чагалы булганын бик күрәсе килә дә бит...
Кызлар, әдәп саклап, бераз утырдылар да, рәхмәт әйтеп, кайтырга кузгалыштылар. Марат белән Наҗия апа аларны капкага кадәр икәүләшеп озата чыкты. 

...Наҗия белән Маратның туена килмәде Зәринә. Ул көнне күрәзәчегә Наҗияне дә ияртеп барганына мең кат үкенде  ул. Ләкин егетнең мәхәббәтен яулар өчен никадәр генә көрәшсә дә, Марат чая Зәринәне түгел, тыйнак Наҗияне сайлады.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын укыйсы килэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Егетлэргэ hэр вакыт тыйнак, акыллы эшлекле кызлар кэрэк шул.

      Хәзер укыйлар