Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршем хатынын гафу итәргә тиеш идеме, юкмы?

Минем исемем Алия. Казан үзәгендә яңа йортларның берсендә ирем, ике балам белән яшибез. 3 бүлмәле зур фатирыбызга ярты ел элек кенә күчтек. Ипотека түләп торабыз.

Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды

 

Минем исемем Алия. Казан үзәгендә яңа йортларның берсендә ирем, ике балам белән яшибез. 3 бүлмәле зур фатирыбызга ярты ел элек кенә күчтек. Ипотека түләп торабыз. Күршеләр белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, Аллага шөкер. Сезгә язуымның сәбәбе дә күрше хатынына бәйле. Аның белән булган хәл башыма сыймый, шуңа эчемне бушатасым килде. 
Алар безнең белән бер каттагы фатирга безнең белән бер тирәдә күченделәр.  Яшьләре дә безнең чама, балалары да кече улыбыз белән бер елгы булганлыктан уртак телне бик тиз таптык. Күрше Ирек ниндидер бер оешмада җитәкче булып эшли:  иртә белән аны машина эшенә алып китә, кич китереп куя. Хатын Дамирә дә бик чибәр, акыллы ханым. Киенүе бик пөхтә, үз-үзен бик карый. Очрашканда: «Исәнмесез!» – димичә узмый. «Аллага шөкер, уңдым күршеләрдән», – дип бик сөендем. Күршеләрдән уңу – үзе зур бәхет! Әнә хезмәттәшем – бухгалтер Галия, иртән эшкә килгәч, гел күршеләреннән зарланып утыра. Төнгә хәтле шау киләләр, эчү мәҗлесләрен еш уздыралар икән. Эшен дә рәтләп башкара алмый бичара, иснәгән авызын hәрвакыт кулы белән каплап утыра. Полиция дә чакырып караганнар, файдасы гына булмаган. Ахыр чиктә фатирларын сатарга куйганнар, шәхси йортка күчү исәпләре. Алла ярдәм бирсен аларга.... 
Әле бер атна элек кенә 50 яшьлек юбилеемны бик зурлап билгеләп үттек. Кыйммәтле ресторанда уздырдык. Кунаклар байтак иде, түрдә күршеләребез Ирек белән Дамирә дә утырды. Бүләкнең дә затлысын алып килгәннәр, теләкләрнең дә изгеләрен теләделәр. Дамирә микрофонга җырлап та җибәрде, хисләнүемнән күзләремнән яшьләр чыкты. «Дамирә, рәхмәт сиңа, – дип кочаклап алдым. – Син иң әйбәт дус hәм күршем – Аллаh биргән бүләгем», – диеп рәхмәтләремне җиткердем. 
Рестораннан кайткач мәҗлесне өйдә дәвам иттек. Дүртәүләп көлеп-шаярып утыра торгач төн уртасы җитте, ирләребез: «Тагын  берне генә тартабыз да, таралышабыз», – дип балконга чыгып киттеләр. Бу юлы нигәдер кычкырып сөйләштеләр, тик балкон ишеге ябык булганга нәрсә турында бәхәсләшкәннәрен аңламадым. «Кара, болар нишлиләр, сугышып китә күрмәсеннәр тагын», – дим Дамирәгә көлеп. 
Тик Дамирә сүземне ишетмәде дә бугай – үз уйларына чумган иде. Ресторанда көлеп-шаярып утырган ханымның карашы кинәт моңсуланган, күзләре белән нәрсәдер сөйлисе килгәнен тойдым, ләкин ул ачылмады. «Чыгарга кирәк, иртәгә ял көне булса да, эшләр күп, – дип кинәт кузгалып, өенә җыена башлады: – Мин киттем, Ирек үзе керер». 
Ирем балконнан кергәндә аның да кәефе кырылган иде. «Йоклыйк, арыдым...» – диде ул. «Нинди чебен тешләгән моны», – диеп уйлап куйдым. Өстәлне җыештырып, йокларга хәзерләнә башладым. 
Икенче көнне ирем минем белән бөтенләй сәйләшмәде. Ясап куйган чәйне тиз генә эчте дә, каядыр чыгып китте. Ул кич белән өйгә кайтканда, мин йокларга яткан идем инде. 
– Сез – хатын-кызлар барыгыз да кара еланнар! 
Иремнең әйткән сүзләре ток кебек тәэсир итте миңа. Йомшак холыклы Айдарымны алыштырып куйганнар диярсең! Күз алмалары зурайган, кашлары җыерылган. 
– Син нәрсә? Акылыңны җуйдыңмы әллә? Кичә бәйрәмдә күз тидерделәрме? – дидем мин үзем hөҗүмгә күчеп. – Эчкән кеше кебек тавыш чыгарасың, исерек дияр идем, аракы да эчмисең бит син.
– Фәрештә дип мактаган күршең сөяркәсеннән бала тапкан анда! Ә ире, чүпрәк баш, үз исеменә яздырган, кеше баласын үзенеке итеп үстерә! Бәлки, безнең балаларыбыз да чит кешенекедер, ә? Хатын-кызларга ышаныч юк! 
– Тәүбә, әстәгъфирулла, ни әйткәнеңне ишетәсеңме? Оятсыз! Акчаң күп икән, бар ДНК уздыр, Малахов программасына барып утыр! Оятсыз! 
Гомер буе яшәгән иремнән мондый сүзләр ишетү миңа бик авыр булды. Шкафтан каударланып, тынычландыру даруларын эзли башладым. 
– Ярар, гафу ит, кыздым, – диде Айдар, бераз йомшап. – Кайвакытта хатын-кызлар ирләренә әйбәт сюрпризлар ясыйлар. Ирек миңа эчен бушатты... Аракысын каты җибәргән булды бугай... Мин белергә тиеш булмаган сер бит бу! Нигә  кирәк  миңа кеше сере, йә, әйт?! 
Баксаң, Ирек белән Дамирәнең 5 ел балалары булмаган икән. Казанның байтак табибларына йөргәннәр, хәтта Мәскәү профессорларына күренгәннәр. Гаепне ирдә дип тапканнар. Армиядә хезмәт иткән җирендә көчле нурланыш алып, ирнең сәламәтлегенә зыян килгән. Ирек, ничектер, анализ нәтиҗәләрен хатыныннан яшерә алган һәм... һаман хатынын гаепләвен дәвам иткән. Дамирә, бер дә уйламаганда, биш елдан соң балага узган. «Хатынның  корсаклы булуы мине нык тетрәндерде. Димәк, хыянәт иткән... Битенә бәреп әйтә дә алмыйм – ул очракта үз серем ачыла... Командировкага дип авылдагы туганнарга кайттып киттем. 5 тәүлек көне-төне уйландым. «Аерылышам», – дип  хәл иттем. Аннан кире уйладым. Бу очракта яшәүнең мәгънәсе югалыр иде...  «Дамирәне яратам, бала минеке булачак!» дигән ныклы карарга килдем», – дип сөйләгән Ирек. 
Туган көн мәҗлесендә ирләр шуңа кычкырышканнар, шуңа бәхәсләшкәннәр икән. 
– Айдар, бу кеше сере, нигә тыңладың, нигә аны миңа әйттең? Бу сер булып калырга тиеш иде! – диеп кычкырдым мин, күңелдә туган авыр хисләрдән елап җибәреп.
...Безнең тормышыбыз элеккечә дәвам итә. Дамирә hәрвакыттача: «Исәнмесез», – диеп елмаеп исәнләшә, күзләре генә моңсу тоела кайвакытта. Сөйләнмәгән, ләкин ачык сер ята аның күзләрендә.... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ ишеттем шындый история. Ире белми, любовнигы белэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шаккаткыч!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирек узе гаепле булгач кешегэ сойлэп йору кирэк ми иде инде. Бергэ устергэч сезнеке инде ул бала.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эко лардан файда Юк бит инде, бер аермасын да тапмыйм, бала сау сэламэт булсын, эле картлык конегездэ ,эти эни ,дип озелеп торыр, аллабоерса!!

          Хәзер укыйлар