Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршеләр

Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык. Күрше белән дус-тату яшәргә,  низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә дигәнне белдерү бу гыйбарә. Шәһәрдә күрше күршене белми инде хәзер, тиз генә подъездны ачып керәбез дә, үз фатирыбызга бикләнәбез. Күрсәк, шул эшкә барганда, кайтканда гына күрәбез күршеләрне. Анда да сүз исәнме-саумыдан узмый. Ә авылда тормыш бөтенләй башкача. Анда иң якын кешең күп вакыт күршең була. Кайчагында... иң явыз дошманыңа да әверелергә мөмкин ул. Югыйсә, безнең халыкка хас гадәт булырга тиеш түгел дә бит.

Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык. Күрше белән дус-тату яшәргә,  низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә дигәнне белдерә бу гыйбарә. Шәһәрдә күрше күршене белми инде хәзер, тиз генә подъездны ачып керәбез дә, үз фатирыбызга бикләнәбез. Күрсәк, шул эшкә барганда, кайтканда гына күрәбез күршеләрне. Анда да сүз исәнме-саумыдан узмый. Ә авылда тормыш бөтенләй башкача. Анда иң якын кешең күп вакыт күршең була. Кайчагында... иң явыз дошманыңа да әверелергә мөмкин ул. Югыйсә, безнең халыкка хас гадәт булырга тиеш түгел дә бит... 

Дәү әниемнең гомер иткән күршеләренең күбесе вафатлар инде. Дәү әни үзе дә исән түгел. Еллар узса да, шул күршеләребез белән бәйле вакыйгалар күңелдә гел саклана. Кайсыларын елмаеп, кайсыларын сагышланып, юксынып искә алам. 
Каршы күршебез әнисе белән генә яшәүче ялгыз хатын иде. Зур гәүдәле, эшкә батыр, ирләр башкара алмастай эшләрне дә ялтыратып кына куяр. Капка төбенә чыгып, бер көлеп җибәрсә, урам уртасында башларын канат астына тыгып йокымсыраган казлар куркуларыннан дәррәү каңгылдашып уяна иде. Хәзер аның йортында инде башка хуҗалар. Кычыткан баскан капка төпләренә күз төшкән саен, күршебезнең шушы җирләрне кул чалгысы белән кыркып чабып, тырмалап, гөл бакчасы кебек итеп тотканы күз алдына килә дә... сагындыра. Безгә, шушы тирәнең бала-чагасына, монда аяк очы белән дә басарга ярамады. «Үләнен таптамагыз! Сез таптасын дип үстермим мин аны!» – дип, әрләр иде мәрхүмкәем. 

Яшүсмер булып, клубка чыга башлагач та аз эләкмәде аннан әр. Берәр егет озата кайтып, капка төбендә сөйләшеп утырсаң, көт тә тор, ун-унбиш минуттан түр тәрәзәсен ачып, «иманыңны укыта»: «Сезнең шикелле унга кадәр йоклап ятасы түгел (и, авылда кем унга кадәр йоклап ята инде?! Йоклатырлар, бар!), иртәгә биштән торасым бар! Китәсезме, юкмы моннан! Өстегезгә юынтык су чиләген ыргытам хәзер!» Без аның бу сүзләренә әллә ни үпкәләмибез дә... Иртәгәсен дәү әни генә көтү куган чакта, ник шул балаларны ачулансың инде, дип, үпкәсен җиткезә. Берничә көн сөйләшми йөриләр. Күрше белән сөйләшми йөрү кыен ул авыл җирендә. Көненә ничә тапкыр юллар кисешә анда. Бергә көтү куасың, бергә каршылыйсың... Синең казың аларга керә, аларныкы синең лапастагы тавык җимен ялт иттереп чыга... Йә тозың, йә шырпың, йә ипиең бетеп киткәне ачыклана да,     йөгереп кенә күршегә кереп чыгасы була... Шуңа күрә андый үпкәләшүләр озакка бармый. «Мунча яккан идем, арканы ышкып чыгарсың әле бер ярты сәгатьтән кереп», – дип, күрше апасы үзе үк ишектә күренә. 

Әнисен җирләп, ялгыз гына калгач, ничә еллар төнлә үзе генә кунарга курыкты ул. Сеңлем белән алмашлап, мәктәпне тәмамлаганчы аның өендә куна идек. Без кергәнне чәйләр куеп, кабартмалар пешереп көтеп торыр иде. Картайгач, улы аны үзе янына алып китте. Үләр алдыннан да гел безне сагынып, безне чакырган, диделәр. Сүзләрем рухына дога булып барсын инде. Бервакытны шундый бер вакыйга сөйләгән иде, шул искә төшеп куйды. Кыз чагында (ә аларның яшьлеге сугыштан соңгы иң авыр чакларда узган) колхозда комбайнчы булып эшләгән күрше апабыз. Бер җәйдә тик торганнан гына бармаклары үлекләп шешә башлаган аның. «Йолкып-йолкып сызлавына чыдарлык түгел. Аз гына кагылып китсәң дә, авыртудан кычкырып җибәрәсең. Берәр атна шулай тырнак кырыйлары кып-кызыл булып шешеп тора да, бер-ике көнгә сүрелә. Аннары кабаттан шул ук хәл кабатлана. Инде түзәр хәлләрем калмагач, әни багучыга барган. «Бик сусап, чишмәдән су эчкәндә суга сокланган. Су тоткан кызыңны. Шул чакта өстендәге күлмәгенең җебен алып, шул чишмәгә агызсын», – дигән багучы. Уйлый торгач, исемә төште. Урак урганда Кара Үгез чишмәсеннән су эчкән идем шул. Суы бик салкын, тәмле иде. Ул вакытта әллә ничә күлмәк юк, булган күлмәгемнең җебен алып, суга илтеп салдык. Шул төнне үк тәгәрәп йоклаганмын, бармакларым шешүе бетте», – дип сөйләгән иде ул. 

Дәү әни яшәгән йортыбызга атна саен кайтып йөрибез. Инде безнекеләр дә бакыйлыкта. Өй түренә үзе тишелеп чыгып үскән мальва гөлләрен без ян күршебез булган апаның исеме белән, аның гөлләре дип йөртәбез. Терәлеп торган уң күршебез иде ул безнең. Шулкадәр сабыр, шулкадәр ипле... Кем белән дә гел елмаеп кына сөйләшер, беркайчан да беркемне ачуланмас. Тормышында аңа да күпне күрергә, бик күпкә сабыр итәргә туры килде югыйсә. Ире пырдымсызрак кеше иде. Үлгән кеше турында начарын әйтергә ярамый да инде... Умарта кортлары асрады ул абзый. И интектек без ул кортлардан. Токымы шундый булгандыр, бигрәк усаллар иде шул. Эт шикелле, ишектән чыкканыңны гына сагалап торалар, шунда ук чәч арасына килеп тә кадалалар. Җәй көне бакчага чыгып, рәхәтләнеп чүп тә утап, печән дә җыеп булмады. И елар идек күрше абыйга: «Казаннан атнага бер генә кайтабыз бит, иртәгә китәбез. Без кайтканда гына булса да кортларыңны карамый тор инде», – дибез. Юри алай эшләмәгәндер инде ул, безгә генә шулай тоелгандыр: чүп утыйбыз дип арт бакчага чыгып басуга, умартасының капкачын ачып, корт карый башлый иде ул. Билгеле, кортлар тузгый, безнең чаптырып өйгә кереп китми чарабыз калмый...
Элек барлык кешедә дә терлек-туар, каз-үрдәк булыр иде. Көтүдән кайткач, бездә сыерларны савып арканлыйлар иде. Соңарак калсаң, сыер арканларга ашъяулык кадәр буш урын табып булмас иде. Хәзер ул болыннарны да билдән печән басып киткән. Газ кергәч, утын да кирәкми, ауган-түнгән агачлар адым саен. Уле менә бер кишәрлек җирнең печәне өчен талашасыз, берзаман болар беркемгә кирәк булмас, дисәләр, ул чакта ышанмас та идек. Бигрәк тиз килде кебек ул көннәр.

Бушап калган авылым урамыннан атлыйм. Күршеләребезне сагынам. Тормышта күңелсезлекләр булгаласа да, яхшылыклары барыбер дә күбрәк булган икән дим. 
фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе... авылга кайткач, исэнлэшергэ дэ курше юк... Зэйнэп жырындагыча: куршелэргэ сэлам бирим дисэм, кайсы исэн икэн, кайсы юк... Идая. Чаллы.

    Хәзер укыйлар