Исерек күршеләргә түзеп була икән ул. Алар синең гаиләңне барыбер җимерә алмый. Ә монда сарык тиресе ябынган бүре...
Без ирем белән 5 ел элек ипотекага квартира алдык. Безнең кебек яшь гаиләләр тормышында бик зур вакыйга инде бу. Шатлыктан битәр, борчуы зур бит әле аның: түләп булырмы дип уйлыйсың.
Мин исә яңа квартирга күчкәнче гел бер теләк теләдем, әйбәт күршеләр генә туры килсә ярар иде, Ходаем, дидем. Аңа кадәр ирем белән кеше квартирасында тордык. Күршедә бер гаилә яшәде. Икесе дә интернатта үскәннәр. Аларда тавыш булмаган көн юк иде: көн саен: «Болар бүген бер-берсен үтерәләр инде», – дип көтә идек.
Полициягә мөрәҗәгать итүнең дә бер файдасы булмады. Киләләр дә китәләр: нишләтсеннәр – тегеләр әле кеше үтермәгән бит. Иртә таңга кадәр бөтен йортка музыка акыртуларына да түздек. Болар төне буе бәйрәм итә, иртән йоклап калалар рәхәтләнеп, ә син тубал булган башың белән эшкә китәсең.
Ә кайткан җиреңә ул синең ишек төбендә басып тора: «Ипи бир әле», – ди. Юк дияр идең, пакетыңнан ипиең күренеп тора. Бирәсең инде. Бирмәс идең, балаларын жәллисең – алар гаепле түгел бит.
Мине анда торганда гел бер уй җылытып торды. Без бит монда вакытлыча, тиздән китәбез, дип уйлый идем. Анда калган башка күршеләрне бик кызгана идем. Исерекләрдән туйдым дип кенә квартира алыштыра алмыйсың бит әле.
Яңа йортта терәлеп торган күршеләребез безнең яшьтәшләр булып чыкты. Аларның да ике бала, безнең дә. Балалар да бер тирә – шунда ук дуслаштылар. Бер-беребезгә кереп йөри башладык.
Бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Күчкәнне бирле Яңа елларны гел бергә каршы алабыз. Хәтта җәйге ялга да бергә барып кайттык.
Бөтен килгән кешеләр безгә сөенеп китәләр, яхшы күрешләргә тап булу бәхет инде ул диләр. Әниләр дә гел шулай әйтеп торалар. Кайткан саен, күршеләрегезгә дип, аерым күчтәнәчләр дә җибәрәләр. Аларныкылар да шулай.
Быелга кадәр шулай булды.
Яз көне күрше хатыны безгә керми башлады. Аптырадым моңа. Әллә берәр нәрсә әйтеп үпкәләттемме икән дим. Иремә дә шулай дидем. Аның нигәдер бер дә исе китмәде, вакыты юктыр, шуңа кермидер диде дә бетерде. Бөтен кеше синең кебек сөйләшергә яратмый, сиңа гына ул гел сүз булсын дип, мине тик торганнан үпкәләтеп тә куйды әле.
Нигә югалдың дип әллә ничә әйтеп карадым, гел бер сәбәп таба. Пирог пешереп махсус чәйгә чакырып карадым, барыбер кермәде.
Ә аннан очраклы рәвештә генә иремнең телефоныннан аларның язышкан язуларын күреп алдым. И-и Аллам, бигрәк беркатлы җүләр икән мин – борын төбемдә булган хәлләрне белми ятканмын. Болар инде әллә кайчан якынайган икән лабаса!
Ничек аңымны җуеп егылмадым ул минутларда, ничекләр түздем, үзем дә белмим. Бигрәкләр авыр хәл икән икән. Дошманыма да теләмим...
Әлегә мин бу хакта беркемгә дә әйтмәдем. Иремә дә сиздермәдем. Күршеләргә дә. Дөресен генә әйткәндә, мин алга таба үземне ничек тотарга, нишләргә дә белмим әле. Иремә әйтәм икән, минем инде үзем өчен кабул иткән карарым булырга тиеш бит. Ә ул әле минем юк...
Исерек күршеләргә түзеп була икән ул. Алар синең гаиләңне барыбер җимерә алмый. Ә монда сарык тиресе ябынган бүре...
Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/friends-laughing_5400541.htm#query=%D1%81%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%B4%D0%B8&position=9&from_view=search&track=sph">Изображение от pressfoto</a> на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк