Логотип
Күңелеңә җыйма

Көзге сагыш

Аның гомере гастрольләрдә, театр сәхнәләрендә үтә, өенә кунарга гына кайта иде. Пенсиягә чыккач кына Сафия ялгызлыкның нәрсә икәнен аңлый. Тора-бара аның исемен тамашачы оныта, театр коллективы да 1 октябрьдә – Өлкәннәр көне уңаеннан гына искә төшерә. Ә бит Сафия яшь чагында акыллырак булса, гаилә корып, балалар үстерә алган булыр иде, вакытын оныклар тәрбияләргә багышлар иде. Ялгызлык ачысын татымас иде. Әгәр сөйгәне ташлап китмәсә...

Көз. Казан. Саргаеп коелган яфраклар шәһәрнең таш юлларында уйный. Башкаланың үзәгендә урнашкан борынгы театр каршында Сафия ханым басып тора. Ул бу бинада гомеренең 40 елын уздырган. Сәхнәдә кабатланмас образлар аша көлгән-елаган, төрле рольләргә кереп мең үлеп, мең терелгән, күңелендәге бар эмоцияләрен тамашачыга бүләк иткән...

Әле дә күңелендә иске грим исе, репетицияләрдән соң калган тузанлы сәхнә, кул чабучы тамашачылар… Театрга баскан һәр адым – язмыш эзе.

– И-и, йөрәк... тынмыйсың да, – дип пышылдады ул, театрга карап. – Бүген син дип җан аткан тамашачы башка артистларга чәчәк ташый, башка режиссерлар яңа спектакльләр куя... Сәхнәдә яңа йолдызлар кабына. Бүген халык күңелендә Сафия түгел инде... Башкалар. Яшьләр. Ялкынлы тавышлар... Ә мин хатирә генә. Үзеңне һаман яшь итеп күрәсең... Еллар буе битеңә яккан гримың йөзеңнең матурлыгын алды, маңгаеңны тирән җыерчык басты... Күңелең 18 яшьлек кыз шикелле талпына, җаның һаман сәхнәгә ашкына... Оныта, онытыла алмыйсың...

Ул кулындагы агач таягын учына катырак кысып, авыр гәүдәсен көчкә күтәреп театрга алып баручы таш баскычтан күтәрелде.

Сәхнә буш. Диварларда репетицияләрдән калган шомлы тынлык. Ләкин Сафиянең хәтерендә – һәр аваз, һәр тамашачы йөзе, алкышлар яңгырый сыман…

1945 елның көзендә туа ул. Әтисе Сираҗетдин сугышта хәбәрсез югала. Фронттан кайтмаган ата, кыр эшләрендә бил бөгүче ана. Ике кыз бала. Бар юанычы җыр-бию була бәләкәй сандугач Сафия өчен:

Җырлыйм да, елыйм,

Елыйм да – көләм.

Сәхнәгә чыгып китәрдәй булам…

Әнисе – Фатыйма, колхозда эшләгән гади крестьян хатыны, ике кызын ялгызы аякка бастыра. Бик иртә әтисез калгангамы, бик моңлы бала булып үсә ул: мәктәптә укыганда ук район сәхнәләрендә уйный, шигырьләр сөйли. Унсигез яше тулгач театр училищесына имтихан бирергә шәһәргә килә. Кабул итәләр... Яшь йөрәк шатлыктан оча. Казанга килү – аның өчен зур дөньяга чыгу була.

Уку, репетиция, декламация, сәхнә теле, актерлык осталыгы... Йокысыз төннәр, ачлы-туклы еллар, әмма күңелендә зур хыяллар яши...

Курсташлары арасыннан халыкка билгеле шәхесләр укып чыга: атказанган актерлар, ил күләмендә танылган режиссерлар. Сафиянең дә хезмәте югары бәяләнә – халык артисткасы исеменә лаек була, фатиры тулы Рәхмәт хатлары, медальләр, статуэткалар.

Аның гомере гастрольләрдә, театр сәхнәләрендә үтә, өенә кунарга гына кайта иде. Пенсиягә чыккач кына Сафия ялгызлыкның нәрсә икәнен аңлый. Тора-бара аның исемен тамашачы оныта, театр коллективы да 1 октябрьдә – Өлкәннәр көне уңаеннан гына искә төшерә. Ә бит Сафия яшь чагында акыллырак булса, гаилә корып, балалар үстерә алган булыр иде, вакытын оныклар тәрбияләргә багышлар иде. Ялгызлык ачысын татымас иде. Әгәр сөйгәне ташлап китмәсә...

Казанда ул беренче мәхәббәтен таба. Камил – көчле ихтыярлы, уйчан, романтик, матур тавышлы егет. Алар бергә укый, студент елларында бер сәхнәдә уйный. Егет тә Сафия кебек Габдулла Тукай, Муса Җәлил поэзиясенә гашыйк. Иҗат белән канатланып, парлашып тормыш дәрьясында очасы да, очасы иде югыйсә, тик егет кенә диплом алгач, туган ягына кайтып китә, башка кызга гашыйк булып гаилә кора.

Сафиянең хисләре йөрәгендә мәңгегә уелып кала. Ул Камилне һич оныта алмый газаплана, сәхнәдә җырлаган җырлары, ялкынлы чыгышлары аңа багышлана. Нигәдер шәхси тормышын җайлап җибәрә алмады. Әллә Камилдән соң күңел капкалары ябылды, әллә хисләрен тибрәтерлек ир-ат очрамады. Ул театр белән яши, йөрәге тамашачы дип тибә... Бар хисләрен, эмоцияләрен халыкка багышлый.

Кечкенә рольләрдән башлап төп геройларга кадәр, халык күңеленә кереп калган образлары:

Ятим кыз – үзе сыман.

Сөйгәнен көтүче хатын – үзе кебек.

Ялгызы гына картлыкка каршы баручы ханым – язмышының төсмере...

Бер тамашачы спектакльдән соң аңа болай дигән иде:

– Сез уйнаганда мин үземне күрәм. Сез минем көзгедәге шәүләм кебек.

Бу сүзләр бүләк тә түгел, мактау да түгел – йөрәктә сеңеп калган бәя генә.
Картлык… Театрдан киткән. Сәхнә яңарган. Яңа буын, яңа тел, яңа кыйммәтләр. Берзаман газеталарда аның иҗатына «архаизм», «совет артисткасы» дип атаучы язмалар пәйда була. Сафия тәнкыйть сүзләренә җавап бирми, аның лаеклы урыны – тамашачы йөрәгендә.

Иске фатир, ялгыз бүлмә, 40 мең сум пенсия... Акрын гына көн артыннан көн үтә. Телевизорда күрсәтелгән спектакльләрдә үзенең яшь тавышын ишетеп, Сафиянең тын гына елаган вакытлары да була.

Соңгы елларда ул көндәлекләр яза башлый, күңел кичерешләрен ак кәгазьгә теркәгәндә күңеленә җиңеллек иңгән кебек була, онытылып китә. «Театр миңа тормыш бирде. Гаиләң юк, диләр. Бәхете булмаган, диләр. Әмма мин буш булмадым. Мине сәхнә яшәтте. Мин йөрәкләрдә калдым. Минем өчен иң зур бәхет – шулдыр».

Театр фойесында аның рәсемен урнаштырганнар. Сафия таягына таянып, үзенең сурәтенә озак карап торды. Бөдрә чәчле, көләч йөзле, балкып торучы яшьлеге аңа карап елмая, ерак еллар аша аңа сәлам тапшыра сыман.

Ул яратып яшәгән тормыш,

Сәхнәдән яңгыраган тавыш

Йөрәкләрдә мәңге сакланыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар