Логотип
Күңелеңә җыйма

​Күкне каплаган болыт

Сулар үргә акса да үткәннәрне мәңге кире кайтарып булмый. Ә шулай да уйларым белән бер кайгы-хәсрәтсез яшәгән ул чакларга бик еш кайтам мин.
 
Язмыш чыбыркысын ныклап тоткан булган икән. «Менә сиңа, менә сиңа» дип апаны кыйнады да кыйнады. 

Бу хатынның канаты каерылган инде дип тормады, йөрәген суырып алырдай булып кизәнде...

Их, кайтасы иде сабый чакка, бар кайгыларны онытасы иде... Бер гамьсез ул вакытлар нишләп бик тиз үтеп китте икән? Югыйсә дөнья гел шулай матур булыр кебек тоела иде. Юк шул. Бала чактагы татлы хыяллар, матур уйлар әллә кайда, ак томаннар артында адашып калды... Апа белән очрашсак та сүзебез гел шул бәхетле мизгелләр тирәсендә әйләнә. Әнинең мичтә кабарып пешкән ипиенең исе әле һаман да борынны кытыклаган кебек. Менә-менә әти эштән кайтып керер дә, аркасына аскан күн сумкасыннан безгә куян күчтәнәче чыгарыр... Аллага шөкер, безне тигез гаиләдә, иманлы, миһербанлы итеп тәрбияләделәр. Бәхетле булуыбызны теләделәр.

«Тик нигәдер ул бәхет дигәнең табылды да бик тиз югалды», – ди апа, яшьләренә буылып. Аның хәсрәт, сагыш, моң тулы күзләре белән очрашсам, минем дә касәм тулып түгелә башлый.

...Без апа белән игезәкләр кебек үстек. Яшь аермасы әллә ни күп түгел – өч кенә яшь. Әллә гәүдәгә калынрак, әллә инде чаярак булганга, мине гел өлкән бала дип уйлыйлар иде. Өйдәгеләр дә берәр җиргә китәсе булсалар: «Берүк апаңа күз-колак бул!» – дип әйтә торган иделәр. Бервакыт әти белән әни шәһәрдәге туганнарга кунакка җыендылар. Апа: «Мин дә барам, калмыйм», – дип, яшь түгепме түгә. Апаны чоланга ябып өстеннән бикләп куйдылар да, миңа: «Без авыл башыннан күренми башлагач кына ачарсың», – дип әйтеп, икәү чыгып киттеләр. Чолан эчендә яшелле-күкле тавышлар белән апа елый. Үзе: «Апаем (безнең якларда үзеңнән кечкенә кешегә шулай дип дәшәләр), ач инде, зинһар», – дип ялына. Мин аптырашта: апаны да кызганам, әти белән әнинең ышанычын да аклыйсы килә. Ул чолан ишеген дөбердәткән саен урамга йөгереп чыгам да әниләрне карыйм. Авыл башы белән безнең өй арасы бер чакрым бардыр. Әти белән әнинең шәүләсе күренми башлагач, апаны тоткынлыктан чыгарыйм дип бикле элмәне күтәрүем булды, ишектән атылып чыкты да урамга йөгерде. Бераз ушка килгәч, мин дә аның артыннан атылдым. Тик апаның эзе дә юк иде инде: күпер тирәсендә әниләрне куып тотып, сагыз кебек ябышкан. Чәче-башы тузган килеш, уенга кия торган күлмәге белән шәһәргә алып барырга мәҗбүр булдылар... 

Әйе, апа сабый чагыннан ук хисле, нечкә күңелле булып үсте. Мәктәпкә кергәнче үк үзлегеннән укырга өйрәнде. Җитмеш хуҗалыклы гына авылыбызда балалар бакчасы юк иде. Минем уйныйсы килә, ә ул гел китап актара. Миңа урамда уйнарга иптәш кирәк – апаның өйдән чыгасы килми. Ялына торгач, күндерәм моны. Кыш көннәрендә хәлдән таеп көн буе аны чанада тартып йөрсәм йөрим, тик янымда сөйләшергә дус кына булсын.

Гомергә йомшак булды. Малайлар чеметсәләр дә, китабының берәр битен ертсалар да, гел елап кайта иде. Мәрхүмә әбиемә шул җитә кала: «Ник җебеп тордың? Тондырырга иде үзләренә...» – дип сукрана-сукрана кисәү агачын ала да, мине ияртеп, теге малайларны «өшкерергә» китә... 

Апа мәктәпне бик яратты. Фәннәрне дә бик җиңел үзләштерде. Ә минем, киресенчә, укыйсым килми. Үзем яраткан фәннәрдән генә дәрес әзерлим дә башкасын ачып та карамыйм. Әти-әни мәктәпкә ата-аналар җыелышына китсә, апа, йокламыйча, аларны көтеп утыра, ишектән башлары күренүгә: «Минем турында нәрсә сөйләделәр?» – дип каршыларына йөгерә. Ә мин юрган астына посып, йоклаган булып ятам. Укытучыларның минем хакта ни әйтәселәрен әнидән сорамасам да беләм. 

Апаның матур әдәбиятка мәхәббәтен сөйләп бетерерлек түгел. Ашаганда да, эшләгәндә дә янында гел китап булды. Әллә шуңа күрә дә инде гомере буе китаптагыча яшәргә тырышты. Тик тормышта китапча яшәп бетеп булмый шул. Урта мәктәпне тәмамлагач, апа югары уку йортына керергә дип, дусларына ияреп авылдан чыгып китте. 

Бер тапкыр да Казанны күрмәгән, туган-тумача булмаган җиргә ни йөрәге белән киткәндер?! Финанс-икътисад институтын эзләп тапкан, баштагы имтиханнарын «дүртле», «бишле»гә биргән, ә соңгысы «өчле» булган. Бичаракаем, керә алмадым, дип, документларын алып авылга кайтып төште бу. Колхозда калып, бер ел «стаж» тупларга иде исәбе. «Минем кебек гомерең буе фермада чиләнәсең киләме? Колхозда калуыңа риза-бәхиллегем юк!» – дип, әни сүзен каты тоткач, Минзә­ләгә китеп, медицина училищесына барып керде. Фельдшер-акушер һөнәрен үзләштереп эшли башлагач, әнидән дә нык сөенгән кеше булмагандыр. 

Бераз эшләгәннән соң, апа яраткан кешесенә кияүгә чыкты. «Апа, җизнине яратасыңмы?» – дип сораган чакларда: «Кер юганда күлмәкләрен исни-исни юам», – ди торган иде. Җизни дә аның өчен өзелеп торды. Уртак бәхетләре, шатлыклары булып уллары Динис туды. Әти-әнинең беренче оныгы, безнең яраткан энебез... Шук, наян, бик зирәк бала булып үсте ул. Йөзеннән елмаю китмәде. Бакыр башлы, зәңгәр күзле, кояш кебек балкыган бу бала барыбызның да дөнья мәшәкатьләрен оныттыра белде. Җизни белән апа уллары өчен җаннарын бирергә әзер иделәр. Тегесе дә бер әйтәсе урынга биш тапкыр «әти-әни» дип кабатлый.

Акча эшләргә дип алар Себер якларына чыгып киткәч, бик юксындык үзләрен, бигрәк тә Динисны сагындык. Шуңа да туган якка кайтып, үз нигезләрен корырга ниятләгәннәрен ишеткәч, сөенеп туя алмадык. Җизнинең әнисе торган ихатаның яртысына йорт тер­гезергә дип урын да бирделәр. Нәкъ шул урында колачларын киң җәйгән алмагач үсә иде. Ул алмагачны кисмичә булдыра алмадылар. Көз көне иде. Төбен кискәч, нишләтәсез мине дигәндәй, алмагач кайсы якка аварга белми торды. Алты-җиде ир-ат төрткәли торгач, ыңгырашкан кебек җиргә ауды. Мескен агач­ның алмаларын елый-елый капчыкларга тутырдык. 

Әллә барысы да шушы алмагачны кискәннән соң башландымы икән?! Җизни: «Улым мәктәпкә яңа йорттан китәчәк», – дип сөенеп, йортын тизрәк төзеп бетерергә ашыкты. Шулай куанып йөргәндә, көтмәгәндә, ул фаҗигале төстә һәлак булды... Бу хәбәрне ишеткәндә без печәндә идек. Көннең көн буе апа белән юктан да көлдек. Сабый чактагыдай чәчәкле болын буйлап куышлы уйнадык, такыялар үрдек, яңа чабылган печән теземенә сузылып ятып, зәңгәр күктәге ак болытларга «утырып йөздек». 

Читтән генә күзәтеп торган әти: «Шашмагыз бу кадәр...» – дип әйтсә дә: «Әти, кара ничек рәхәт!» – дип көлдек тә көлдек. Бу безнең бергә рәхәтләнеп, шатланып печән чапкан соңгы көнебез, соңгы җәебез булды. Ә кичен авылга кайгылы хәбәр килде. Җизнинең бу фани дөньядан китүе белән апа озак килешә алмады... 
 
Ул күргән кайгыларны үлчәрлек бизмәннәр юклыгын белсәм дә, юатмакчы булам.

Җизнинең кырыгыннан соң Динис белән апаны кайнанасы өеннән куып чыгарды. Без хәлләрен белергә килгәндә түбәсе генә капланган яңа өйләренең бер бүлмәсендә бөрешеп утыралар иде, мескеннәрем. Көннәр инде ноябрьгә авышкан. Урамда ап-ак кырау. Өй эчендә көзге җил сызгыра. Мин инде Динисны зур малай дип йөри идем. Балакаема ул чакта ун яшь кенә булган икән. Тезләрен кочаклап зур күзләрен безгә текәгән: «Карагыз, әти булмагач без нинди көнгә калдык...» Мунчалары яңа иде – шунда күченделәр. Ни дисәң дә, утын ягып җылытырга була. Идәненә, стенасына келәмнәр элгәч, яшәү урынына охшап калды.

Бераздан җизнинең эш урыныннан апага ике бүлмә­ле фатир бирделәр. Ул көнне баланың шатланулары! Тора-бара тормыш итәр өчен бар нәрсәләре дә булды. Тик терәк булырга әтиләре генә яннарында юк иде. Бала үстергәндә, бигрәк тә малай кешене тәрбияләгәндә ата кешенең юклыгы үзәкне өзә. Тормышлары кешенекеннән ким булмасын дип, апа икешәр урында эш­ләде. Әзрәк буш вакыты булса, бәйләргә, тегәргә дә өлгерде. Кулыннан эш килгән кеше беркайчан ачка да үлми, югалмый да. 

Динис әнисенең тырышлыгын күреп үсте. Шуңа күрә дә әнисен бик ярата, хөрмәт итә иде. Ул тормышны, туганнарын, дусларын да яратты. Аның үтә дә нечкә күңелле бала булуы белән без дә горурлана идек. 

Мәктәпне тәмамлагач техникумда укыды, аннары үз теләге белән хәрби хезмәткә китте. Армиядән кайтканда бала-чага самимилегенең эзе дә калмаган, җиткән егет иде инде ул. Апаның тизрәк улын өйләндереп, оныкларын сөясе килде. Элекке яралары төзәлеп, матур хыяллар белән яши башлауларын күрү безнең өчен дә шатлык иде. Апа улына табынып яшәде. Әни белән кыз да бу кадәр дус булмыйдыр. Улын эшкә озатып каршы алу апам өчен бәйрәм кебек иде. Иде дим... Болар барысы да сагынып искә алырга гына калды. Теге чыбыркылы усал язмыш алар бәхетеннән көнләшеп яннарында гына йөргән икән. 

...Динис әнисенә: «Озакламый кайтам», – дип шалтыраткан. Шуннан соң унбиш-егерме минут узуга аңа улының үлүе турында хәбәр иткәннәр. Апа заводка килеп җиткәндә, Динисның тәне дә суынып өлгермәгән булган әле. «Баламның үлгәненә ышанмыйча, сулышым белән аңа җан өрергә тырышам. Мине жәлләп, менә-менә күзен ачар кебек тоела. Аллаһы Тәгаләдән тезләнеп могҗиза көтәм...» – дип апаның өзгәләнгәне әле дә күз алдымда. Меңләгән кеше йөри торган урында – заводка керә торган җирдән бераз гына читтәрәк, агачлар янында үтереп, асып куйганнар. Беркем берни белми, берни күрмәгән. Тикшерүчеләргә тизрәк эшне ябарга кирәк: «Үз теләге белән үлгән...» – диләр. «Ничек үз-үзенә кул салсын, ул бит тормышны яратып туя алмады. Үз каешы – чалбарында, муенында чит каеш...» – дип тикшерүче­ләр­гә кат-кат әйтеп карадык. Тегеләрнең үз туксаны туксан. Муенында каеш эзе күренмәвен дә «күрергә» теләмәделәр.
 
Аны юатырлык сүзләр тапмадык, таш булып каткан бәгырен җылы­тырлык очкын да бирә алмадык.

Кеше баласы кемгә кадерле соң? Суд юлларында йөрергә көчебез җитмәде. Хәер, без аңга килгәндә заводта Динис эшләгән цехның яртысын «үз теләкләре» белән гариза яздырып эштән җибәргәннәр иде. Начальниклары да «юкка» чыкты.

Апаның яшәүгә өмете улы белән бергә үлде. Ул үз эченә бикләнде. Елый-елый күзләрендә яше калмады. Апага берничек тә ярдәм итә алмавымнан, бу кайгы алдында үземнең шулкадәр көчсез булуымнан мин дә бәргәләнәм. Аның: «Яшәмим мин бу дөньяда, кояшым сүнде...» – дип өзгәләнүе, газапланып яшәве барыбызны да хафага салды. Апа: «Бу кайгыларны оныттырырлык берәр әмәл, берәр дару юк микәнни?» – дигәч, кызым белән интернеттан ярдәм эзли башладык. Әллә кемнәргә мөрәҗәгать итеп карадык. 

Ләкин җир йөзендә кайгыларны онытып, яңадан берни булмаган кебек яшәп китәрлек дару эзләп тапмаганнар шул әле...


«Белгеч киңәше» сәхифәсендә әлеге темага психотерапевт Юныс Гайнуллинның киңәше урнаштырылган: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=482
 фото: http://pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Апагызны бик яхшы итеп дэваларга кирэк, депрессиядэн чцгарырга, туганнары дуслары ярдэмнэреннэн ташламаска, аны ялгыз калдырырга ярамый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэлки берэр ятим бала алып оныгы кебек итеп устерергэ апагызга,ялгыз булырга ярамый ана

      • аватар Без имени

        0

        0

        Башына кайгы төшкән кешегә Ходай сабырлык бирсен. Апагызны ялгыз калдырмагыз инде, намазга басса әйбәт булада бит...

        • аватар Без имени

          0

          0

          хасанова бала белэн тырмыш иптэшенне югалту дан кыен нэрсэ юк хода

          Хәзер укыйлар