Логотип
Күңелеңә җыйма

Китәм...

Китәм дигәч тә, әллә нәрсә турында уйлый күрмәгез тагын... Эштән китәргә җыенам мин. Журналист хезмәтенең ни кадәрле авыр, җаваплы булуын безнең ише гомер буе эшләгән кеше генә белә. Көн тудымы, бер проблема: инде нәрсә эшләргә, нинди темага язарга? Язмага отышлырак нинди баш куярга? Язганым актуаль булырмы, укучыга ошармы, барып җитәрме? Буш әйберләр, гел мактауга корылган язмалар... минем өчен түгел. Гомергә социаль темага язган, эшләү дәверемдә нинди генә авыр язмышлар белән очрашырга туры килмәгән миңа – күрәсен күргән журналистка – кайбер «сары» матбугаттагы шикелле – булмаганны бар дип язу да килешми. Йөгереп йөреп тә, язып та арыдым, ахрысы. Эчтән генә шулай уйланып йөрдем-йөрдем дә, көннәрдән бер көнне баш мөхәрриргә шул уйларымны ачып салдым: «Булды, җитте, – мин әйтәм, – туктарга вакыт. Арыдым».
Баш мөхәррир тыңлап торды-торды да: «Арыгансыздыр, аңлыйм. Ләкин сезгә әкренләп китәргә кирәк. Гомер буе кеше арасындагы кешегә кинәт бөтенесен ташлау авыр булачак...» – диде. Мин тагын уйлана калдым. Алдагы эшсез көннәремне күз алдына китердем. Ә алда... озын һәм җан өшеткеч салкын көннәр...Нишләрмен, ни эшләрмен? Бу турыда алдан кайгыртып, яраткан авторым Жюльетта Бенцониның «Марианна»сының алты томын өстәлемә алып кайтып куйдым. Янәсе, укып, бераз онытылып торырмын. Аннары бассейнга йөрермен. Күптән вакыт таба алмый йөри идем. Әллә Скандинавия таягына күчәргәме? О-о, юк, мин болай да – таяксыз да бик шәп йөгерәм. Монысы булмас. Аннары... Ел саен бара торган җиремә – Төркиягә барып кайтырмын, дип уйлап куйдым да, шундук бу уемнан кире кайттым. Юк инде, дускаем, күп йөрдең, тагын булды, җитте сүзе. Чит илләрдә генә ул кешенең лаеклы ялгы чыгуын «вторая молодость», дип атыйлар. Чөнки алар пенсиягә акча җыеп, «мая» белән чыгалар. Ә бездә? Бездә ул башкачарак. Хәзер инде ипилек-сөтлек пенсиягә карап, моны алсам, фатирга түләргә җитәрме, даруга калырмы, табибларга сузарга калырмы, дип яшәргә сиңа. Эшләр харап, бер уйласаң. Әнә тагын торак-коммуналь чыгымнарга бәя арта, диләр. Ул елына ике мәртәбә артачак әле. Алары артыр, ә менә хезмәт хакы?! Шуңа да кесәңдә җилләр уйнаганда, әллә ни кылана алмыйсың? 

Шулай да, мондый «ваклыкларны» онытыр өчен нинди шөгыль табарга? Мин фермерлар турында язган кеше, әллә чүп-үләнгә күмелеп яткан бакчама каз-үрдәк алып җибәримме? Йөрсеннәр шунда рәхәтләнеп. Юк, миннән булмас. Карый алмам мин аларны. Теплицам бар, әллә чәчәкләр үстерим микән?! Сатар өчен, мәсәлән. Тагын икеләнә калам. Ә кем сатар аны? Күз алдына китерәсезме минем чәчәк сатарга чыгып утыруымны?  Иң яхшы киңәшне миңа апам бирә: «Булганына канәгать бул да, шөкер итеп өеңдә утыр! Оныкларыңны кара. Шул җиткән сиңа...» Пожалуй, шулай итәрмен. Хәер, алдагысын кем белә тагын? Ходай исәнлек бирсен. Безнең өчен иң мөһиме: иң кирәклесе шул бит гомер көзендә...
                                                                                    
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшь вакытта журналист булам дип хыялланып йэрдем.Шигырьлэр,мэкалэлэр язгаладым, лэкин мэктэпне бетергэч этиемнен Казанга чыгарып жибэрэсе килмэде, гэрчэ мэктэпне бик яхшы билгелэренэ генэ бетерсэм дэ. Беркая да укырга кермиче хэзерге эшемдэ менэ инде 32 ел булды эшли башлаганыма. Эшемне бик яратам.Шигырьлэр дэ язгалыйм. Бер иялэнгэн эштэн ничек китэсен инде ул Мэдинэ апа! Сезнен яратып укучыларыгыз нишлэр сез ижат итмэсэгез? Эшлэргэ, эшлэргэ эле Сезгэ!!! Ходай салэмэтлектэн аермасын, калганы бар да яхшы булачак.Мин Сезгэ ин мэхиме салэмэтлек телим, янадан яна ижат унышлары Сезгэ!!!

    Хәзер укыйлар