Логотип
Күңелеңә җыйма

Килен төшә бүген авылга

Шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Килен төшкәндә» шигыренә композитор Рөстәм Яхин музыка яза. Һәм искиткеч матур җыр туа! Ул җырны инде кырык елдан артык җырлыйлар. Бер генә туй да ул җырсыз узмыйдыр! Хыял офыкларын киңәйтеп, йола-гадәтләребезне гүзәл манзараларда тасвирлаган «Килен төшкәндә» җырының тарихы...

Шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Килен төшкәндә» шигыренә композитор Рөстәм Яхин музыка яза. Һәм искиткеч матур җыр туа! Аны Татарстан радиосыннан беренче тапкыр Римма Ибраһимова яңгырата. Ул җырны инде кырык елдан артык җырлыйлар. Бер генә туй да ул җырсыз узмыйдыр!

Килен төшкәндә
Роберт Миңнуллин сүзләре
Рөстәм Яхин музыкасы

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар,
Арттан чаба бала-чагалар.

Мамык мендәрләргә төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул –
Авыл чыга каршы алырга,
Яшь кәләшне күреп калырга.

Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым, дип
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.

Күптән инде ачып куйганнар
Килен төшкән өйнең капкасын.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле килеп какмасын.

Шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина сөйли:
– Бу җырның ничек язылуы турында Роберт белән сөйләшкәнебез булмады. Алай да бер вакыйга һаман-һаман күңелдәге якты хатирәләрне яңарта. Көннәрдән бер көнне җыр булып яңгыраячак шигырь юлларын язарга ниләр тәэсир иткәнен дә, Робертны нәрсә җилкендергәнен дә беләм бит инде!
1967 елда таныштык без. Роберт Илеш районы газетасы «Маяк»та әдәби хезмәткәр иде ул чакта. Шигырьләре, язмалары чыгып тора. Аны бөтен Яркәй белә! Ничектер бер көнне Роберт миңа үз итеп, шаярткан булып, сүз катты. Якыннан аралашып, сөйләшеп йөри башладык. Язмышлар да бертөрлерәк: ул – Уфага, мин Пермьгә укырга дип китеп, икебез дә беренче елны керә алмыйча кайткан булганбыз икән... Аралашып киттек шулай. Җитмәсә, ул комсомол секретаре да әле. Комсомол укуларында очрашабыз, эштән кайтканда да, киноларда да «ялгыш» кына урыннар бергә туры килә башлады. Ипле, тыйнак, кайчак юмор белән, җиңелчә төртмә телләнеп сөйләшә торган бу егет, мине үртәп, «шәһәр кызы» дип йөрткән була. Мин Яркәй (Илеш районы үзәге) кызы булгач, авыл кызларыннан аерылыбрак торганмындыр, күрәсең. Роберт кичләрен мине Пушкин урамына – өйгә кадәр озатып куя. Шагыйрь кешегә Пушкин урамында яшәвем дә үзенчә шигырь кебек тәэсир иткәндер, мөгаен. Бер кичне шаярткан булып: «Туфлиләреңнең табаны бигрәк каты бугай. Тавышы бөтен урамны яңгырата», – димәсенме. Гарьләнүләрем! Үч иткәндәй әни туфлиләрен кигән идем. «Синең анда ни эшең бар!» – дидем үпкәләп...
...Клара сөйләгәннәрне Роберт абый Миңнуллин язып калдырган хатирәләр тагын да баета:
«Мин инде ул чакта районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, үземне җитди бер кеше итеп тоючы 19 яшьлек егет идем. Клара исә әле генә мәктәпне тәмамлаган, шактый беркатлы, балалыгы да чыгып бетмәгән бер сабый, кулга ияләшмәгән кыргый бер болан баласы. Мине үзе белән таганда атындыра, коймалар аша сикерттерә, минем белән качышлы уйный. Кычыткан чыпчыгы инде менә! Нишлисең, олы башыңны кече итеп, бала-чага кебек йөрергә туры килә. Әмма кеше алдында култыклашып түгел, җитәкләшеп йөрү дә юк. Ә минем аның белән урам буйлап бөтенесен көнләштереп, култыклашып узасым килә... Киноларда шулай йөриләр бит. Ул ялындырырга ярата, ә миңа, холкым каршы килсә дә, ялынырга туры килә. Мин ул чакларымны – мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы көннәремне сагынып искә алам. Аның ул карашлары, озын калын толымнарының исләре, аның елмаюлары, ялындырулары, көттерүләре, үпкәләүләре...»
Аннары инде дүрт-биш ел буена Сак белән Сок булып яшәүләр. Роберт абыйның Казан университетында, Клараның Бөре педагогика институтында укып йөргән еллары. Ике арадагы сагыну хатлары, мәхәббәт хисләреннән телефон чыбыклары өзелер дәрәҗәгә җитеп кайнарланулар... Казан белән Бөре арасын таптаулар. Җае чыкса, чык-маса да Робертның самолетта Казаннан Уфага, автобуста Уфадан Бөрегә ашкынып барулары... Институт тәмамлаган Клараның, аспирантурада калырга теләмичә, Илеш районы Исәмәт мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайтулары...
Әйдә, кабат Клараны тыңлыйк әле. 
 – 1972 елның декабре. Яңа ел алдыннан, кышкы бер матур көндә Исәмәттән Аккүзгә дус кызым Ириналарга кунакка киттем. Безнең якларда Ирина, Лена, Светлана дип исем куюлар бар инде ул. Мин дә Клара бит... Урамда тымызык кына кар ява, агачларны бәс сарган. Авыл кышкы әкияткә чумган! Шунда ярымбозланган тәрәзәләрдән капка төбенә килеп туктаган... «кошёвой» чананы, җигүле атны шәйләп алдык! Иринаның егете Илфас һәм... Казаннан Яңа ел каршыларга кайткан Роберт! Ни уйларга белми торганда, битләре суыкта алланып янган егетләр капкадан килеп тә керделәр.
– Кызлар, сезне алырга килдек! – дип мутланалар.
– Киттек тизрәк! – дип, ике уйларга урын да калдырмыйлар.
Безгә ни, маҗара гына булсын! Кайчан әле арка терәп «кошёвка» чаналарга утырып җилдерер идек! Ялт кына киендек тә чыгып та утырдык! Егетләр куа гына! Атлары да ярсып чаба! Тизлектән чанабыз чак аумыйча салулый, үзебез карга мәтәлеп төшәрдәй булып очабыз гына! Мәзәк сүзләр сөйләп көлешәбез. Җырлап та җибәрәбез. Ул арада, томырылып, Шәммәткә барып та кердек! Арттан авыз ерып кул изәгән бала-чага, кызыксынып карап калган апалар күз алдыннан йөгерешеп узды. Карлары көрәп куелган капка янына килеп туктадык. «Кайтып җиттек, – ди Роберт елмаеп. – Әнкәй көтәдер...» Аһ иттем! Башта ук безгә барабыз дигән булса, үлсәм дә ризалашмас идем. Оялмыйча! Илфас белән Ирина серле елмаеп торган булалар. Алдан ук белгәннәр инде. Шулай итеп, Роберт, авыл күрсәтәм дигән булып, килен төшерү хәстәренә әзерләнә башлаган, мине әнисенә – киләчәктә кайнанам булачак Гөлҗәүһәр апага күрсәтергә алып кайткан булып чыкты. Ә язын – Роберт университетны тәмамлаганда без инде өйләнештек.
...Хыял офыкларын киңәйтеп, йола-гадәтләребезне гүзәл манзараларда тасвирлаган «Килен төшкәндә» җырының тарихы менә шундый икән. Ул һаман яңа, һаман популяр!
Фотолар: гәилә архивыннан.
 

Теги: Роберт Миңнуллин Килен төшкәндә Килен төшә бүген авылга Килен тошэ буген авылга Роберт Миннуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур истәлекләр ! Рәхмәт сезгә җыр тарихын язган өчен. Бала чагымнан ук яратам шул җырны.

    Хәзер укыйлар