Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кичә генә дуслар идек...

Дус ул нинди булырга тиеш? Ул – авыр чагыңда сине ташламас, ярдәм кулын сузар, җилкәсе белән терәр. Чын дус шулай эшләр... Ә бит дуслыкның башка төре дә бар әле – астыртын дуслык, диләр андыйны.

Дус ул нинди булырга тиеш? Ул – авыр чагыңда сине ташламас, ярдәм кулын сузар, җилкәсе белән терәр. Чын дус шулай эшләр... Ә бит дуслыкның башка төре дә бар әле – астыртын дуслык, диләр андыйны.

Мәктәптә укыганда мин Нурсинәне күралмый идем. Җае чыккан саен ул да мине үбәнсетеп торды. Ләкин шул ук вакытта без дуслар да идек. Ничек алай була инде, димәгез. Була икән, дус була торып та, бер-береңне күралмаска мөмкин икән.

Аның белән без бергә үстек. Әле сөйләшергә өйрәнгәнче үк комлыкта бергә уйнап утырганбыз инде. Беренче класска да икәү бергә җитәкләшеп киттек. Әле нинди мәктәпкә диген! Шәһәребезнең зур түрәләре балалары гына укый торган элиталы мәктәпкә! Ул чакта без икебез дә тигез идек. Икебез дә партия работниклары өчен махсус салынган яхшы йортта яшибез, икебезнең дә өстендә гади халык сатып ала алмый торган киемнәр...

Мин өченче класста укыганда кинәт кенә әбием үлеп китте. Шуның белән бергә безгә – партоешма работнигына бирелгән өстенлекләр дә юкка чыкты. Без әни белән икәү генә калдык. Әтием миңа ике яшь тулганда ук вафат булган, мин аны хәтерләмим дә. Кичә генә безне дус күреп, кухнябызда чәй эчкән кешеләр бүген инде безне танымас булды. Хәтта мәктәптә дә үземә кырын каруларын сиздем. Гүя барысы да, бу кыз хәзер безнең белән укырга лаек түгел, дип әйтәләр иде сыман. Әбиемә эштән бирелгән иркен, якты фатирдан шәһәр читендәге коммуналь фатирга күченергә туры килде. Әби исән вакытта үзен һаман да бала итеп тойган әнием, әйтерсең, тормыштан бөтенләй ваз кичте, ул алдыбызга килеп баскан проблемаларны чишәрлек хәлдә түгел иде. Без икәүләшеп минем әтием үлгәнлектән алган пенсиягә карап калдык.

Элеккеге матур тормыш белән мине хәзер бары тик мәктәп кенә бәйли. Нурсинә белән дуслыгыбыз да элеккеге гадәт буенча гына дәвам итә. Ул бишкә генә укый, курчак кебек киенә, малайларның бар игътибары да аңарда гына. Ә минем көндәлектә «өчле»ләр дә бар, әбием парткомда эшләгәндә алган киемнәрем дә кечерәйде, яңасын алырга акча да, элеккеге танышлыклар да юк. Шулай булса да, Нурсинә белән безнең арадагы мөнәсәбәтләр тагын да ныгыды. Аның ягыннан миңа карата түбәнсетүле кайгыртучанлыкка, минем яктан кимсенүле ихтыяҗлыкка корылган мөнәсәбәтләр иде бу. «Мин бу күлмәкне инде ике тапкыр кидем, ташлыйм, аласыңмы?» ише фразалар белән мине түбәнсетү Нурисәнең күңеленә рәхәтлек бирә иде булса кирәк. Яисә: «Камил ике атнадан бирле мине кинога чакыра. Бар әле шуның белән, үпкәләмәсен. Сине барыбер беркем дә кинога чакырмый, ә миңа Руслан ошый»...

Мин үземне нәзәкатьле патша кызының сөйкемсез асравы, асылзатлар янында буталып йөрүче бер ятимә итеп хис итә идем. Ничек кенә кимсенсәм дә, бу дуслыктан баш та тарта алмыйм. Миңа Нурсинәләрнең матур өйләрендә булу, аларның йомшак диванына утырып төсле телевизор карау (ул вакытта бик тә дефицит!), шоколад конфетлар белән чәй эчү бик тә ошый иде шул. Төнлә исә хыял диңгезләрендә йөзәм: әнә мин атаклы актриса, барысы да миңа карап соклана, алкышлыйлар. Нурисә исә көнләшүеннән шартлый, аңа берәү дә әйләнеп карамый, барысының да күзе миндә генә.

Мине Нурсинәгә бу хыялларым гына түгел, ә инглиз теле дәресләре дә бәйли иде әле. Без икебез дә инглиз теле белән кызыксынабыз. Нурсинәнең әтисе инглиз теленнән сирәк дәреслелкәр, китаплар таба. Мин сәгатьләр буе шул китапларны укый алам, киләчәктә тәрҗемәче булырга, илләр гизәргә хыялланам.

Безнең бу сәер дуслыгыбыз мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итте. Чыгарылыш елны күп кенә классташларыбыз әле кая барасыларын хәл итә алмаганда, Нурсинә белән безнең максатлар ачык иде – икебез дә пединститутның чит телләр факультетына керәчәкбез. Нурсинәнең әтисе икебезне дә декан белән таныштырды. Аның янына безне кара «Волга»да гына илтеп куйдылар.

Машинага беренче тапкыр утыруыңдыр әле бу синең? – дип, мыскыллы гына сорап куйды Нурисә, югыйсә алай түгеллеген бик яхшы белә бит.

Деканның исеме Людмила Сергеевна иде. Ул безгә инглиз телендә сораулар бирде, бераз сөйләшеп карады да, Нурсинәнең әтисенә борылып: «Бу килеш кызлар монда укый алмый, аларга әле бик ныклап әзерләнергә кирәк. Теләсәгез, мин алар белән бераз үзем дә шөгыльләнермен. Бераз түлисе булыр инде булуын...» – диде.

Машинада кайтканда Нурсинә илһамланып ниләрдер сөйләнде, ә мин үз уйларыма чумдым. Димәк, миңа илләр гизәргә, тәрҗемәче булырга язмаган. Бу уртак хыялыбызны Нурсинә үзе генә тормышка ашырыр инде, әнинең репетиторга түләрлек акчасы юклыгын беләм бит.

Хәзер без Нурсинә белән мәктәптә генә очрашабыз, кичләрен ул имтиханнарга әзерләнә, репетиторга йөри. Моннан башка да мәшәкате җитәрлек: артыннан берьюлы ике кавалер йөри үзенең. Икесе дә дәрәҗәле гаиләдән.

Мәктәптән соң Нурсинә чит телләр факультетына укырга керде, ә мин эшкә урнаштым. Базарларның активлаша гына башлаган чоры иде бу. Базарда сату бик ошый иде димим, ләкин тормыш итәргә акча кирәк.

Көннәрдән беркөнне базар рәтләре буйлап килүче таныш йөзне күреп, кая качарга белмәдем. Әйе, бу ул – үзенең бай кавалерын култыклаган Нурсинә иде. Мине күреп, йөзенә җирәнүле елмаю кунды: «Ничек бу дәрәҗәгә төштең соң син? Хәер, синнән башкасын көтеп тә булмый иде инде. Борчылма, тиздән мин сине үземә эшкә алам, безгә йорт караучы кирәк булачак», – дип көлде ул. Алар, шаркылдап көлә-көлә, ары китте, ә мин каршыма өелгән кытай чалбарларына капланып үксеп җибәрдем.

Йоклар алдыннан, балачактагы кебек, кабат хыял диңгезенә чумдым. Тик бу юлы Нурсинә миннән көнләшү генә түгел, аягыма ятып: савыт-саба юучы итеп кенә булса да эшкә ал инде, дип инәлә иде.

Хәер, Нурсинәнең сүзләренә озак үртәлеп йөрергә туры килмәде, тиздән миңа Кытайга китәргә кирәк булды. Анысы да очраклы гына килеп чыкты. Миннән ерак түгел кытай егетләре сата иде. Русчалары адәм аңларлык түгел, шуда да сатып алучылары белән күбрәк ымлап аңлашалар. Русча белмәсәләр дә, инглизчә яхшы сукалый икән тагын үзләре. Берничә тапкыр аларга минем аша аралашырга туры килде: алар инглизчә әйтә, мин русчага күчерәм. Шулай аралаша торгач, үзләре белән Кытайга товарга барырга чакырдылар.

Бу сәяхәт – үз гомеремдә булачак йөзләгән сәяхәтемнең иң беренче иде. Хисләремне, тәэсирләремне аңлата алмам. Башка ил, башка җир, хәтта күк йөзе дә бөтенләй башка кебек... Кытай белән ике арада күп йөрергә туры килде. Анда барып базардан гайрене күрмәсәм дә, илләр күрергә дигән хыялымның өлешчә булса да чынга ашуына бик шат идем. Кайчак хыялымда гына Нурсинә белән очрашам да, кыйммәтле тунымның төймәләрен каптыра-каптыра, чит илләрдә йөреп ничек арыганымны сөйлим, имеш. Ләкин язмыш безне очраштырмады.

Тормыш шулай үз җаена тын гына акканда көтмәгәндә әни китеп барды. Аны җирләп, бер атна узуга мин кабат юлга җыендым: Кытайдан яңа товарлар алып кайтырга кирәк иде. Адәм күтәрә алмаслык алагаем зур сумкаларым белән регистрация өстәленә үткәндә ялгыш бер егетне төртеп ектым. Кулымдагы сумкаларым да кайсы кая чәчелде. «Шундый нәфис кызга моның кадәр көч каян килгән?» – дип елмайды егет, инглиз телендә. Оялып куйдым. «Чан Ли», – дип танышырга кулын сузды ул. Чан минем дустыма гына түгел, чын терәгемә әверелде.

Усманова фамилиясен Лига алыштыргач, мин бөтенләйгә Кытайга күчендем. Россиядә өч кибетебез эшли, Кытайдагы тормышыбыз да җитеш, мул иде. Ләкин минем гади сәүдәгәр генә булып каласым килми, күңелем зуррак эшләргә әйди.

Яңа идея көтмәгәндә килде. Иремнең күп кенә дуслары Россия белән хезмәттәшлек итәргә тели, ләкин телне белмәгәч, эш башлый алмыйлар. «Аларга рус телен өйрәтә торган белем үзәге ачсак!» – дигән уй йөгереп узды башымнан. Үзем туып-үскән шәһәрдә белдерү тараттырдым: Кытайда укыту өчен инглиз-рус телләрен яхшы белгән белгечләр кирәк. Собеседование үткәрү өчен шәхсән үзем кайтырга булдым.

Кытайда эшләргә теләүчеләр күп булып чыкты. Әйе, халык тормышындагы авыр еллар иде шул ул 90 нчы еллар. Эшсезлек, акчасызлык... Баеганы котырып байый, акчасызы тилмереп эш эзли...

Мин инде күңелемнән генә кемнәрне эшкә аласымны хәл итеп куйган идем, көтмәгәндә кафега ул килеп керде. Олыгайган, бераз йончыган... Киемнәре дә элеккеге кебек энәдән-җептән генә түгел... Ул да мине таныды. Бермәл сөрлегеп куйды хәтта. Әмам үзен бик тиз кулга алды. «Институтны тәмамлагач, кафедрада эшкә калдым. Анда үкпме түләгәннәрен үзең беләсең... Руслан бизнес ачам дип кредитка батканчы, хәлебез ярыйсы иде әле. Монда ниндидер кытайлар килгән, ди. Кытай-рус компаниясенә белгечләр җыялар икән. Мин бит институтта инглиз теле белән кытай телен өйрәнгән идем. Син дә эшкә урнашырга килдеңме әллә?» – дип, әүвәлгечә мыскыллы төрттерде ул.

– Эшкә урнашырга дип түгел, менә синең кебек, эшкә урнашырга теләүчеләргә собеседование үткәрергә дип килдем, – дидем мин тыныч кына.

Нурсинәнең күзендә мең төрле хис чагылып үтте. Ике арада бик уңайсыз халәт урнашты. Ул да каушады, кызарды. Мөгаен, ул да минем кебек үк балачакны: ул – принцесса, мин асрау ролендә булган чакларны искә төшергәндер. Бүген без аның белән рольләрне алмашкан идек.

Менә бит, ниһаять, минем дә балачак хыялларым тормышка ашты, шатланырга да буладыр. Ләкин мин шатланмадым. Әйтерсең, каршымда Нурсинә түгел, ә әбинең үлеменнән соң югалып, бөрешеп калган, тормышта үз юлын таба алмаган әнием утыра иде. Менә хәзер аның язмышы, киләчәге минем кулда. Нурсинә бөрешеп, муенын җилкәсенә яшергән, гүя минем китереп сукканымны көтә.

Сөйләшүнең тәмамланганын белдереп, урынымнан кузгалдым. Нурсинәнең күзләрендә курку чагылып үтте. Ә мин, елмаеп, аңа кулымны суздым:

– Котлыйм, дустым, бүгеннән син безнең компаниядә!

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бит дэнья ул бер эйлэнэ бер баса!!?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лэкин андый дустан ераграк буду кирэк.

      Хәзер укыйлар