Логотип
Күңелеңә җыйма

​«Хатыным ташлады...»

 Аерылышканда баланың әтисе белән калу очраклары бик сирәк була. 

Әнисез яшәүләре ничек микән ул? Авыр гына түгел, куркынычтыр. Чөнки бу дөньяда иң якын, иң кадерле, иң кирәкле кеше әни! Сулаганыңа кадәр ишетеп, уйлаганыңа кадәр белеп-сизеп торган газиз җан! Аннан башка ничек сулыйсың, ничек яшисең?!  

...Әллә ничек кенә... Барысы да бер мизгелдә булды. «Бер күрүдә гашыйк булдым», дигән сүзгә ышанмый иде Айдар. Гашыйк булды. Артык тыйнак күренгән кызны ул танышкан кичтә үк өенә чакырды. Ә бер ай узуга, алар язылышырга гариза биреп кайттылар. «Ашыгасыз, кем инде шулай тиз кавыша.  Бер-берегезне белеп тә бетермәгән килеш», – диде кызның әнисе. Соңыннан, дистә еллар узгач, кырыкны тутырып килгән ир кеше бу сүзләрне кат-кат исенә төшерер. Тик инде ул вакытта соң булыр. 

Яратты, бер күрүдә яратты ул Гөлгенәсен. «Гөлгенәм» генә, дия иде ул аңа. Хатын чибәр һәм чая иде. Эшендә дә яраталар, хөрмәтлиләр иде үзен.  Хирургия бүлегенең алыштыргысыз шәфкать туташы булсын да! Гомер сиздермичә генә үтә торды. Тормышлары да бер агымга, текә борылышлар ясамыйча ага торды. Ике елдан көттереп кенә кызлары Мәрьям туды. Әтисе исемне үзе куштырды. Мәрхүм әнисенең исемен... 

Бала тапканнан соң, Гөлгенәсен алыштырып куйгандай булды. «Эшкә чыгам, өйдә утыра алмыйм, баланы әни карасын, – диде ул караватта дөньясын онытып йоклап яткан тугыз айлык нәнигә исе китмичә генә. – Зур инде ул». «Юк, – дип кырт кисте Айдар, – өч яшенә кадәр бала белән утырасың, нәрсә җитми сиңа, әйт?»                      

  Нәрсә җитмәгәнен әйтеп тормады Гөлгенә. Әйтә башласаң, тавыш чыгар, хәер, аңламас та ул аны. Кайчандыр көненә ничәмә-ничә мәртәбә мактау сүзләре ишетеп торган яшь хатынга игътибар, сокланып карау җитми.  

Хатын, мең сәбәпләр табып, эшкә чыкты. Бәләкәчне әнисе янына илтеп куйдылар. Айдарга, эштән кайтышлый, кызын алып чыгу йөкләнде. Кичләрен ул кызы белән мәш килде. Яныннан китмәде. Ә хатын «арыдым»ны сылтау итеп, караватка менеп ятып, телевизор карарга гадәтләнеп китте.  

– Яратмыйсың син Мәрьямне, – диде ир көннәрдән бер көнне хатынга. – Кулыңа алып бер сөйгәнеңне дә күргәнем юк. Аңа бит әни назы кирәк. Нигә читләшәсең?   

– Аның каравы, синең кулыңнан төшергәнең юк, – диде Гөлгенә берни булмагандай. – Ә бәлкем аны бөтенләй әни карамагына бирергә кирәктер, ә? Барыбер өйдә, эшләми дә, бер шөгыль булыр үзенә. 

Айдар ярсып хатынына ташланды.  

– Бала кирәк булмагач, ник таптың? Ничек телең бара? Аның бит әти-әнисе бар! 

– Алайса карарсың, – диде дә хатын: «Әнигә киттем», – дип, чыгып китте. Соңгы вакытта нык үзгәрде аның Гөлгенәсе. Менә хәзер тиктомалдан тавышлануы да бик сәер. Ни уйларга да белмәгән Айдар, икенче көнне иртән Мәрьямне алып, әбиләренә юл алды. 

– Гөлгенә китте дәмени инде? – диде ул хатынының өйдә түгеллегенә гаҗәпләнеп. 

– Миндә түгел ич ул, – диде әбисе аптырый калып. 

Айдар сискәнеп китте. Кайда йөри икән, кемдә кунды икән? «Әнигә киттем», – диде ич. Иптәш кызында кунгандыр, дип тынычландырды ул үзен. Көне буе шул турыда уйлап йөрде. Эше дә эш булмады. Хатын трубканы алмады. Кич җиткәнен түземсезлек белән көтеп алып, Мәрьямне алырга да онытып, өенә йөгерде. Бу вакытта Гөлгенә эштән кайтырга тиеш. Ләкин ишекне ул үз ачкычы белән ачып керде. Хатын өйдә юк иде. Ул төне буе тәрәзә яныннан китмәде. Хәзер кайтыр, менә хәзер кайтыр дип, хатынын көтте. Ә иртәгәсен, таңнан торып, ул эшләгән хастаханәгә китте. Гөлгенә, ирен күрүгә, сүз әйтергә дә ирек бирмичә, шундук һөҗүмгә ташланды.  

– Әзрәк тынычлыкта калдырырсың, миңа ял бирерсең, – дигән идем. Юк,  монда килеп җиткәнсең. Эзләмә, үзем кайтырмын... 

– Китүең, димәк, безне ташлап, – диде ир шуннан да катырак башка сүз таба алмыйча. Һәм ишекне каты ябып чыгып китте. «Мин бу хатынны бөтенләй белмим, бу хатын миңа ят, чит...» Эченнән ул шушы сүзләрне кабатлады. 

Шуннан соң күп еллар вакыт үтеп китте. Хәзер Мәрьямгә – ундурт яшь. Кызны башта хатынының әнисе тәрбияләргә булышты. Айдар кабат өйләнергә ашыкмады. Гомерен яраткан кызын тәрбияләүгә багышлады. Ә Гөлгенә, аерылышканнан соң ике ай үтми, яңадан кияүгә чыкты. Тагын аерылды, тагын чыкты. Эчүгә сабышты. Эчкән хатын-кызны туктатып булмый, диләр. Дөрес икән. Аерылышканда үз теләге белән кызыннан баш тартты. Хәтта судья һәм залда утыручылар да аның бу кыланмышына шаккатты. Хатын баласыннан ерак та яшәми. Ләкин аның бер генә мәртәбә дә кызының хәлен белешергә килеп караганы, ничек яшәве белән кызыксынганы булмады. Айдар аңа әнисе бирергә тиешле назны, яратуны бирергә тырышты анысы. Ләкин кыз бала белән әни арасындагы мөнәсәбәтне, якынлыкны бернигә дә алыштырып булмый.  Гөлгенәнең газиз баласыннан баш тартуын аңламый Айдар. Ярый ул аны ташласын да... ә баланың монда ни гаебе бар? Тормыш ул барын да әкренләп үз урынына куя. Гөлгенәнең дә бер исенә төшәр, тик инде ул чагында соң булыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хайван хатын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Жилбэзэк ана, суз юк мона

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ничек йорэге эрнемэгэн газиз баласын ташлап китэргэ жаны юктыр анын

        Хәзер укыйлар