Логотип
Күңелеңә җыйма

«Хатынлыкка аласыңмы?»

Чишмәгә суга гына дип төшкән иде ул. Кул сузымында җәйрәп аккан Ык елгасына күз генә сирпеп алды. Очы-кырые күренмәс киң елга аны һәрчак каядыр дәшә, нидер әйтергә тели сыман тоела аңа. Ул чиләкләрен чишмә янында калдырды да, яр буена төшеп утырды. Инде гомер узып бара, ә ул һаман шушы яр буенда. Килә дә, менә шулай дөньяда гаме булмагандай тыныч кына агып яткан суга ашыга-ашыга серләрен сөйли. Кеше генә ишетмәсен, кеше генә күрмәсен... Болай да авылда карт кыз дигән исеме таралган аның.

Ә ничек матур башланган иде аларның мәхәбәте. Ул – тугызынчы сыйныфта, Ильяс – унберенчедә. Егет аңа беркайчан да «яратам» дигән тылсымлы сүзне әйтмәде. Әмма алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар шикелле иде. Армиягә киткәндә егет кыздан: «Көтәсеңме?» – дип сорамады. Чөнки белә: көтәчәк ул аны. «Гөлҗимешем, мин кайтканчы, үсеп тор...» – диде Ильяс шул чагында, Гөлҗиһанның беренче мәртәбә иреннәренә кагылып.

Ике ел күз ачып йомганчы узды да китте. Арада мәхәббәт хатлары йөрде. Гөлҗиһан ул арада Казан педагогика институтының татар теле бүлегенә читтән торып укырга керде. Көндезгегә дә керә ала иде. Тиздән Ильяс кайтыр. Ул аннан башка дүрт-биш ел ничек яшәр?! Аерылырга ярамый аларга. Ул шулай уйлады. Тик егет кенә алай уйламый булып чыкты. Хезмәтеннән әйләнеп кайтты да шул елны ук төзелеш институтына барып керде. Ә кыз авылда – мәктәптә эшләп калды. Егет аны Казанга күчәргә өндәп карады каравын. Гөлҗиһан ризалашкан да иде. Әмма бәхетсезлегенәме, язмышына күрәме, әнисе каты авырып урын өстенә калды.

Ильяс авылга еш кайта торган иде. Ерак ара булса да, шимбә җиттеме, ишекне кем кага дисәң, ул кайткан икән. Әнисенең генә моның ише арлы-бирле мөнәсәбәтләргә бик исе китмәде. «Кызым, бик өметләнмә. Ул анда, син монда. Беренче мәхәббәт ул кырыкка кырлана», – дип кисәтә килде. Әнисенең әйткәне рас килде. Егет тора-бара авылга кайтмас булды. Гөлҗиһанның хатларына да җавап килми башлады. Ул вакытка Ильяс инде бишенче курста укый иде. Аннан аны практикага Әлмәт якларына җибәрделәр. Аннан... ул юкка чыкты. Дөрес, ул әти-әнисе, сеңелләре янына әллә нигә бер кайткалап йөрде. Тик «Гөлҗимеш»е янына гына керми китә торган иде. Ә бер вакыт авылда: «Өйләнгән икән, хатыны шәһәр кызы, бик иркә хатын икән, имеш, Ильяс аны уч төбендә генә йөртә икән...» – дигән сүзләр йөри башлады. «Дөрес, кызым, дөрес әйтәләр, – дип җөпләде Ильясның әнисе Гөлҗиһанны чишмә янында очратып. – Туйны да Казанда ясадылар. Монда кайтып та тормадылар». Шул чагында кызның аяк астында җир убылгандай булды. Күпме көтте бит ул аны. Ышанып, өметләнеп көтте. Яратты. Ул аны хәзер дә ярата. Ни гаҗәп, күңелендә аңа тамчы да рәнҗү, ачу да юк. Бары ярату гына. Мәхәббәт шундый була, күрәсең.

Бу вакыйгалардан соң алты-җиде еллап вакыт үтте. Гөлҗиһанның тормышында берни үзгәрмәде. Күңелендә генә әйтеп бетергесез бушлык аның. Үкереп елыйсы, башын алып еракларга качарга уйлаган чаклары күп булды. Әнисе генә тотып тора иде аны бу авылда. Инде менә ул да юк. Соңгы сулышын алганда да ул берьялгызы калачак кызы турында уйлады: «Кияүгә чык, зинһар, ялгыз кала күрмә, баласыз калсаң нишләрсең?» – дип өзгәләнде. Беркемгә дә карый алмас, беркемгә дә кияүгә чыга алмас шул инде ул. Аның мәхәбббәте бер генә, аннары ышанмый ул аларга... Кат-кат алданасы килми. Сорап килмәделәр түгел анысы, килделәр. Усаллыгын, тискәрелеген белә торып, килделәр. «Яратмыйм бит мин сине», – генә дия торган иде. «Яратмыйча яшәүчеләр азмы? Сиңа һаман ярату кирәкме?» – дип гаҗәпләндерүчеләр булды. Әйе, яраткан кешең белән генә... Югыйсә фатирдаш булып яшәүдән ни файда, ни кызык?! 
Бер җәйне ул укучыларын Казанга экскурсиягә алып барды. Җылы рәхәт көн иде. Музейларда йөреп арыганнан соң, Муса Җәлил һәйкәле янындагы эскәмияләргә тезелешеп утырдылар. Бала-чага үз мәшәкатьләренә чумылып, алган тәэсирләре турында бер-берсен бүлешә-бүлешә үзара гәпләшә башлады. Гөлҗиһан да алар янына барып утырды. Бертуктаусыз Кремльгә агылган кешеләрне күзәтә башлады. Шулчак: «Исәнме, Гөлҗимеш!» – дигән тавышка сискәнеп китте. Артына борылып карады. Ә анда... ул басып тора. «Исәнме, Гөлҗимеш! Әллә ишетмисең дә...» Шундый йомшак, шундый ягымлы аның тавышы. Гөлҗиһан торып басты. Ир янында бөтерелеп йөргән бәләкәй кызчыкны шунда гына күреп алды.
Ул әтисе кулыннан ычкынып китте дә, Гөлҗиһанга килеп сарылды. «Әни!» – дип пышылдады, аның кочагында эреп беткән сабый. 
– Игътибар итмә, әнисен сагына ул, – диде сүзне ничек башларга белми, тәмам аптырашта калган Ильяс. – Хатынның үлгәненә ел була инде. 
Ул үзенең ике бала белән ялгыз калуы, авылны, аны бик еш искә төшерүе хакында сөйләп ала. «Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең, тагын да чибәрләнгәнсең дип әйтимме».  Гөлҗиһанның дәшми торуын ул үзенчә аңлый. 
– Беләм, үпкәлисеңдер миңа, – ди ул дулкынлана башлап. – Мин синең тормышыңны боздым. Шуңа җәзалыйдыр мине язмыш. Бер дә рәхәт түгел миңа хәзер. Син инде мине гафу ит. Теге вакытта аңлаша да алмадык. Үкенәм, бик үкенәм. Ялгышларны язмыш кичерми, диләрме әле?

Ул Гөлҗиһанның йөрәгенә ут салды да, кызчыгын җитәкләп, тагын китеп барды. Шул көннән инде тынычланып калган күңелендә янә давыл купты. Атна-ун көн уйланып йөрде-йөрде дә, Ильясның туган йорты ишеген ачып керде. Туксанга җитеп килүче карчык аны шундук танып алды. 
– Ишетеп килдеңме, үзе хәбәр иттеме? – диде ул.
– Казанга баргач, күрдем, – диде Гөлҗиһан һәм шундук сораштырырга кереште. 
– Авыр аның хәлләре, Гөлҗиһан, – диде карчык авыр сулап. – Ничек хатынсыз яшәр ул ике бала белән. Бер кайтып китте. Сине сөйли дә, сине сөйли. «Өйләнсәм, бары аңа өйләнәм. Яратам мин аны, әни, яратам», – ди. Ә шуны сиңа әйтергә курка. Бик гаепле бит ул синең алда.
– Нигә мине бу кадәрле тилмертә ул, Сабирәттәй? Мин бит аны гомер буе көттем. 

Ул төнне аның күзенә йокы кермәде. Күз алдында гел аннан ераклаша баручы ир белән бәләкәй кызчык торды. Күрәсең, беренче адымны аның үзенә ясарга кирәк. Тәкъдирендә шулай язылгандыр. Уйлый торгач, ныклы карарга килде. Адреслары бар, җыенам да китәм...

...Казан мәктәпләренең берсендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу бара. Сыйныф җитәкчесе буларак, башлап сүз алган Гөлҗиһан чыгышын: «Һәркемнең бәхете үз кулында. Тик соңарырга гына ярамый», – дип тәмамлый.
– Шуннан, – дим, бөтен эч-серләрен бер мизгелдә, җитмәсә, беренче күргән кешесенә ачып ташлаган ханымга, – шуннан Казанга килдең, аны эзләп таптың...
– Ишекне ачып җибәрде дә, телсез калды. Мине күрермен димәгәндер инде. Бусагадан үтүгә, беренче сүзем: «Хатынлыкка аласыңмы?» – булды. Шулчак бәләкәч йөгереп килеп чыкты, тагын: «әни!» – дип кычкырып җибәрде, кочагыма ташланды. «Әйе, әниең мин синең, әниең!» – дип, үз-үземне белештермичә, баланы үбә башладым. Шуның белән хәл ителде инде.
– Тәкъдим ясап тормады инде алайса?
– Юк, мине кочаклады да, елап җибәрде. Ул елый, мин елыйм, бала елый... Әй, сөйли башласаңмы?!

Шау-шулы мәктәп тормышын артыбызда калдырып, урамга чыгабыз. Мәктәп янына килеп туктаган шәп машинадан бер ир кеше төшә дә каршыбызга атлый. «Ильясым, – ди Гөлҗиһан, аңа иркә караш ташлап. – Мине көн саен эштән каршылый, эшкә озатып куя. Бәхетле мин...» Алар артыннан сокланып карап алам. Әнә бит нәрсә ди, «бәхетнең күктән төшкәнен көтеп утырмаска, үзеңә эзләп табарга кирәк», – ди. Бу инде яңалык түгел. Еллар да оныттыра алмаган, бернинди үпкә-рәнҗешләр дә басып китә алмаган мәхәббәтнең генә юлы әнә шулай бәхет дип аталган кыйбла ягындадыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле булсыннар инде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сонлап килгэн бэхет-гомерлеккэ булсын!!!!!!!!!!!!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сон, булсада ун, булсын дигэннэр элеккелэр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур хикәя.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Матур хикая, матур язылган

            Хәзер укыйлар