Кертмәделәр — яхшы иттеләр

"Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.
Безгә ирнең начары да, яхшысы да эләкмәде. Минем яшьтәшләргә пар канат булыр асыл егетләр фронтта ятып калды шул. Ә ертыкка ямау булырлай гына канатлар белән күбебез үз-үзен газапка салырга теләмәде.
Сугышы бер хәл, аракы, шул явыз харап итте безгә дигән кияүләрне. Хәер, хәзер дә шулай. «Улларым өшегән, ирем асылынган»га үзегез дә шул хакта язасыз бит. Әле менә шул язманы укыдым да, кечкенәдән бергә уйнап үскән дус кызым Кәүсәрияне искә төшердем. Бик яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы өч бала тапты ул. Иренең аек чагын без түгел, үзенең күргәне бар идеме икән? Исереп кайтып йокласа бер хәл, эчтеме — өйдә тавыш-гауга, җәнҗал куптарды. Урамның аргы башында теге исерек күренсә, Кәүсәрия мескенкәем балаларын җитәкләп тизрәк чыгып кача торган иде. Сыер абзарында, тавык сараенда, бәрәңге буразнасында да кунды ул, салкын мунча, келәт тә калмады. Шулай изалана торгач, үзе дә, балалары да ярты авыруга әйләнделәр. Җитмәсә, ире пычак, балта ише нәрсәләр белән "шаяра” башлады. "Йә мине, йә балаларны харап итә бу” — дип, Кәүсәрия өйдән чыгып качмаса, белмим, нәрсә белән тәмамланган булыр иде.
Дустым, аңардан котылу куанычыннан, хәтта алимент та юллап йөрмәде. Теше-тырнагы белән тырышып, балаларын барыбер үстерде, кеше итте. Хәзер инде бар да гаиләле, һәрберсенең машинасы, дачасы бар. Ә әти булган кешенең улларыннан алимент таләп итеп йөрергә ояты җитте менә. Эчеп, хатыннан-хатынга йөреп, гомерен уздырды да, картаймыш көнендә малайлары кирәк булды. Өчесенең берсе бусагадан уздырмады аны, җеназасы өстенә туфрак салырга да бармадылар һәм аларны моның өчен гаеп итүче дә булмады.
Теге хатын да башта ук аерылып кына киткән булса соң?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
15 гыйнвар 2021 - 19:32Без имениУл егет белэн бэхетле була алмас.Ярый егете уз башы белэн яшэсэ,э монда энисе сузеннэн чыкмавы куренеп тора«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:51Без имениай аллам.шулай ярымы сон.сенлем.нык бул.кэефенне тэшерме.«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:52Без имениАлия Ленар белэн бэхетле булмас дип уйлыйм.,Ярый Ленарнын уз акылы,фикере булса.Энисе сузеннэн чыкмаучыга ошаган бит«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 20:28Без имениИнде моңа кадәр түзгәч, өстеңә гонаһ алма, Аллаһ барын да күрә, белә, сабырлыгыңның савабын әхирәттә насыйп итсен, Ин шәә Ллаһ! Бу доньяга без сынаулар үтәргә килгәнбез, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен,... Ислам динен өйрәнеп, намазга басып, җаныңа тынычлык табырга язсын сезгә! Амин!Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
15 гыйнвар 2021 - 21:27Без имениБолай мыскыл ителеп яшэгэнче,бер генэ мэртэбэ хыянэт итсэ узенэ тынычрак була минемчэ.мин уземнэн чыгып язам.беркем дэ белмэслек булсын только.бигерэк тэ улын.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.