Логотип
Күңелеңә җыйма

Керфекләрең белән кагыл миңа-2

Әйе, иртәрәк сөенгәнмен...

 

 

Ахыры. Башын биредә укырга:  http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kerfeklre-beln-kagyl-mia

 

Әйе, иртәрәк сөенгәнмен. 

Бу бер очраклы саташу гына булды, аны теге Лилия генә аздырды дип уйлап шундый ялгышканмын... Хәер, хәзер аңлыйм инде, бу – ирләре хыянәт иткән бөтен хатын-кызларның да уртак ялгышы. Минеке гаепле түгел, аны юлдан гына яздырдылар дип уйлыйбыз без. Ирең белән араны өзәргә җыенмаганда шулай уйлау хатын-кызга җиңелрәк, күрәсең. Үз-үзен юату инде. Югыйсә, бер түбә астында ничекләр яшәргә кирәк?!  

Берсендә кичке ашны ашап утырганда диңгездә ял итү турында сүз чыкты. Дөресрәге, ул башлады.  

– Бер танышларым ел саен путевканы ярты кышта алып куялар, әллә без дә шулай итикме? – ди. 

– Ә минем әле диңгезне бер тапкыр да күргәнем юк... – дим. 

– Чынлап та юкмы? Бер тапкыр дамы? Андый теләгең дә булмадымы? 

Бу сорауны ул кабат-кабат бирде. Әйтерсең, диңгез ярына утырып аяк чылатмаган бер мин генә калган. 

– Ялгыз башы бала үстергән хатында диңгез кайгысымени инде, җаным...  

– Барабыз! Болай булгач, барабыз! 

Мин ул чакта «әйе» дә димәдем, «юк» та. Хыялларга саграк карарга өйрәнгән инде. Әлеге дә баягы ялгыз дөнья көтү шулай итә – күктә очып түгел, җиргә басып йөрисең. Юрганыңа карап аягыңны сузасың. Ә безнең юрган гел кыска булды шул... 

Лилия исеме өйдә ишетелми башлаганга ярты еллар үткәч диңгез турында сүз кузгатты ул. Бу хакта оныткандыр дигән идем, юк икән. Чит ил паспортлары ясаткан булып, акчамны гына суга салдым бугай дип йөргәндә, беркөнне кош тоткандай балкып кайтып керде:  

– Мин икебезгә Төркиягә бер атнага путевка алдым, җыен! – ди. 

– Кайчанга? 

– Өч көннән самолет! Диңгез күрсәтәм дип вәгъдә бирдем бит! Әллә сөенмисеңме? Син шатланырсың дип уйлаган идем... 

«Юк, юк, сөенәм! Рәхмәт!» – дигән булсам да, эчемдә нигәдер андый куану юк иде. Сәбәбен дә белмим, аңламыйм да.  

Теләр-теләмәс кенә җыендым, теләр-теләмәс кенә юлга чыгып киттем.  

Аяк тартмавы хәерлегә булмаган икән. 

Без Анталиягә иртәнге рейс белән барып төштек. Отель ишеген ачып кергәндә иртәнге сәгать алты гына иде әле.  

– Бүлмәләргә урнаштыру көндезге уникедән соң гына – көтегез... 

Безне каршы алган төрек егете русча әйбәт белә булып чыкты. Әмма: «Бәлки иртәрәк урнашу җае бардыр?» – дип соравыбызга гел шулай бертөрле җавап бирде.  

– Мин хәзер барыгызга да кәһвә алып киләм. Ә сез әлегә утырыгыз, ял итегез, – дип ресепшендагы диваннарга күрсәтте. 

Ирем сайлаган бу отельгә Казаннан килүчеләр бишәү идек: без икәү, тагын бер яшь пар һәм бер кыз. Сөйләшүләреннән аңлавымча, ул кыз – ә аның исеме Алия дип ишетеп калдым – бу яшьләрнең танышы. Читтән аларны күзәтеп: «Гаиләле кешеләргә нигә ияреп йөри икән, берәр дусты белән килсә үзенә җайлырак булыр иде бит», – дип уйлап куйдым.  

Ә Алия «дусны» монда табам дип килгән булып чыкты. 

Һәм аның кем булачагы без номерга урнашканчы ук ачыкланды. 

Аның карашы миндә озак тукталмады, ә менә иремдә... Ул без утырган якка еш-еш карый башлауга ук күңелемә шик керде: ниндидер план кора бу кызыкай. Мондыйлар гадәттә теләгәннәренә ирешми туктамыйлар.  

– Минем белән барны карап килергә теләмисезме? 

Ул моны миңа түгел, иремә туры карап сорады. Ә мин гүя юк! Бөтенләй юк! Шул минутта ук аңладым – Алия мине хәтта көндәш дип тә санамый. Санарга кирәк дип тә белми! Хәер, яшьлек белән ярышып буламы? 

– Барны? Әйләнеп килсәк була... 

Алар шактый озак торып килделәр. 

Ирем килгәндә икенче кеше иде инде. Күзләре яна, йөзе елмая, үзе бәхетле! Басып торган чагым булса, кискән агач кебек авар идем. Ярый утырып торам. Аяк астымда җир шуыша кебек – каядыр, нәрсәгәдер тотынасы килә. Кулымдагы китапны чытырдатып кыстым. Хәрефләр күз алдымда биешә: берни күрмим, укый алмыйм. Әмма укыганга сабыштым – күтәрелеп карап берәр сүз әйтсәм, күзләремә мөлдерәп яшь тулар дип курыктым.  

Гашыйк булган! Тагын гашыйк булган!  

Җәяү кайтып китә торган җир түгел, җиде көнне ничек тә уздырырга кирәк иде.  

Диңгез ярында безнең урыннар һәрвакыт диярлек янәшә туры килә. Очраклы түгел, әлбәттә. Болар икесе дә тырыша! Хәер, кечкенә генә отельнең пляжы да әллә ни зур түгел бит – кайсы почмагына ятсаң да, барыбер бер-береңнең күз алдында. Ә Алиянең гәүдә матур! Күкрәкләре теләсә кайсы ир-атның күзе төшәрлек. Бер-ике көннән ул купальнигының өстен салып ук кызына башлады. Бездә – бала тапкан, бала имезгән хатыннарда мондый күкрәкләр юк инде хәзер...  

Үзем суда – күзем тегеләрдә: мин йөзәргә дип кереп китүгә ирем аның янына күчеп утыра. Нидер сөйләшәләр, бертуктаусыз көлешәләр... 

Диңгезне яратмадым. Аңардан күз яше тәме килә икән.  

Килүебезгә ике көн узган иде. Кичке аштан соң шәһәргә чыгып керербез дип җыендык. Телефонымны онытканмын икән, номерга аны алырга дип менеп киттем. Ирем ресепшенда көтеп калды. Төшсәм, янында – Алия, аның дуслары.  

– Шәһәргә чыкмыйбыз, без бергә карта уйнарга булдык! 

Каршы әйтмәячәгемне белә ирем – ярыймы дип сорап тормады.  

Яннарында бераз утырып тордым да: «Башым авырта», – дип номерга күтәрелдем. «Кал», – диюче булмады. Мин монда артык идем.  

Төнне йокысыз уздырдым.  

Таң белән генә кайтты ул.  

Бүлмәгә Givenchy хушбуе исе таралды. Яратмыйм бу исне. Алия сибенә аны. Тик яратмавым аның өчен генә түгел, күптән. Элек бер сәбәпсез иде, хәзер менә инде сәбәбе дә бар. 

Йоклаганга салыштым. 

Аны уятмыйча иртәнге ашка үзем генә төшеп киттем.  

Тамактан ризык үтмәде.  

Мин чәемне эчеп кузгалыйм дип торганда ресторанга Алия килеп керде.  Күзләребез очрашты... Аның миңа ничек итеп елмаеп каравын аңлатып бирә алмам... Йә, нәрсә диярсең кебек. Иреңнең минем белән булганын беләсең бит – нәрсәдер әйтә алырсыңмы?  

Номерга мендем дә, балкон тәрәзәсе янына барып бастым.  

Теләсә, бу хатын миннән иремне алып китә ала. Әгәр теләсә, ул теләсә кемнең ирен алып китә ала...  

Үземне шундый көчсез, бәхетсез итеп тойдым бу минутта. 

Ул мине артымнан килеп кочып алды. Уянып мине күзәтеп яткан икән.  

– Сине тагын газаплыйм, әйеме? Нәрсә өчен генә яратасың соң мине? 

«Әйе, нәрсә дип сине яратам соң мин җүләр!» – дисәм, ике дә уйламыйча чыгып китәчәк! Ул, мөгаен, миннән шул сүзне генә көтәдер!  

– Юк, нишләп газапланыйм ди? Аңлыйм бит барысын да... Аңлаттың бит... Ир-атка бер генә хатын-кыз бервакытта да җитми дидең. Ул барыбер йөри дидең. Башкалар белгертми генә дидең... 

– Ә син яшермәскә үзең сорадың! 

– Әйе, исемдә... 

Казанга кайткач та очраштылар әле алар. Андый нәрсә яшерергә бик тырышканда да күренә, ә ул моны теләмәде дә. Һәр кичне куркып көттеп: кайтмас, башка күрмәм кебек... Ишектә ачкыч тавышы ишетелгәч кенә җиңел сулап куям. Тагын бер көн! Тагын бер төн ул минеке!  

Алиягә карата күңеле сүрелгәнне шуннан сиздем – бездә икенче бал ае башланды.  

– Әгәр син башкаларга охшаган булсаң, мин күптән китәр идем... Тавыш чыгарсаң... Телефонымны тикшереп торсаң... Син шул андый түгел. Берәү булса, әллә кайчан куып чыгарыр иде мине... Янына якын китермәс иде. 

Әле ярый караңгы, ярый әле ул минем кызарганымны күрми. Булды шул, телефонын актарганым да булды. Бер түгел, ике! Алия белән нәрсәләр язышканын да укыдым... Кайсы кафеда очрашасыларын белгәч, читтән генә барып карап та тордым. Ул көнне Алия кигән кебек күлмәк сатып алдым хәтта. Кияргә генә йөрәгем җитми – һаман шкафта эленеп тора әнә. Утыз яшьлекләр белән кырык биштәгеләр бер фасон күлмәк кия алмый шул. Буй-сының никадәр матур сакланса да... 

Ә ул дәвам итә: 

– Берсе дә синең кискән тырнагыңа да тормый! 

Мин аңа тагын да ныграк сыенам. Теге җөмләне әйтүен көтәм. 

– Синең кебек беркем керфекләре белән ярата алмый мине... Син генә! Кагыл, җаным, кагыл... 

 

***  

Ә ул тагын гашыйк... Миңа инде боларның очы-кырые булмас кебек тоела. Йөрәгем ничекләр түзә, белмим. Бу юлы бөтенләй яшь кыз. Минем кызымнан берничә яшькә генә зуррак. Дачаларына чакырган әнә. Туган көнен шунда үткәрә икән. Кунаклар да була дигән. Тик күңелем сизә – алар анда икәү генә булачаклар. Ике көн!  

Әйе, ул миңа һаман да барысын да сөйли. Мине тыныч кына тыңлый, үзенең каядыр кем беләндер очрашып йөрүенә исем китми дип белә. Моның шулай икәнлегенә чын-чынлап ышана бугай. Бөтен барлыгым белән аны моңа ышандырырга бик тырышам. Ә җандагы әрнү... Анысын ул күрми бит, үзем генә беләм. 

Җомга көнне кич белән ул дачага китте. Җыенып ишектән чыккач, кире борылып кереп үбеп алды: 

– Акыллым син минем! Яратам үзеңне! 

Ул киткәч, йокы даруы эчтем дә, утны сүндереп, урынга менеп яттым. Юрганымны башымнан ук капладым. Тик уйларымны ничек куарга, анысын белмим. Миңа ничек тә ике көн түзәргә кирәк. Аннары ул кайтачак. Шундый шат, бәхетле, канәгать булып. Нибары ике көн... Соңыннан ул тагын минеке генә булачак! Кирәк ул миңа, кирәк! Шушындый булса да кирәк. Ансыз яши алмаячакмын... 

Мин аңа керфекләрем белән кагылырмын. Сак кына, тын гына, сүзсез генә... 

Ул минутларда мин инде аның нәрсә әйтәчәген дә беләм: 

– Тагын! Тагын кагыл... Рәхәт, шундый рәхәт, җаным...  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дура

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мондый да узен узе аяк астына салып тапаган хатыннарга шулкадэр гажэплэнэм , шаккатам . Куз яше тамчысы кадэр дэ горурлык юк бит бу хатында

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кит эле,яратам дип шул гомер тузмэс идем мин!Чэчлэрен генэ тугел,йоннарына хэтле йолкып бетерер идем ул чэчбилэрнен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Юнсез хатын! Андый ир белэн бер кон дэ тормас идем Димэк икесенэ дэ шулай яшэу бик унай. Ир юкэ чой кага белэ. Хатын аерылудан курка. Нигэ курка, нигэ тузэ монсы ачыкланмаган.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Булыр икэн шул хэтле тиле хатын!

            Хәзер укыйлар