Кендек әби кыйссасы

Кояшлы язда беренче яшел үләннәр калкып чыгу белән балтырганлы, сөтле, умачлы аш пешерәм дә Рәхилә дустымны кунакка чакырам. Искән җилдәй үткән гомерләрне искә алып сөйләшердәй сүзләр, истәлекле хатирәләр җитәрлек безнең. Чөнки без бу рәхимсез тормышта ачлык-ялангачлыкны да, сугыш чоры михнәтләрен дә татыган, күпне күргән, күпне кичергән буын вәкилләре. Илнең бүгенге тотрыксызлыгыннан күңелдә бушлык булса да, хәзерге муллыкка шөкрана итеп яшибез, тормыш кадерен беләбез. Бер-беребез белән аралашып, йомышка йөрешеп, тормышны үзебезчә ямьләндерәбез.
Дустымның да саваплы һәм изге хезмәтенең юл башы дәһшәтле сугыш елларына барып тоташа... Япь-яшь Рәхилә көнозын медпунктта эшли, авыруларның өйләренә бара, арык атлар белән, йә булмаса, җәяүләп район үзәгенә даруга йөри, профилактик чаралар үткәрә, отчетлар төзи. Көн азагына хәлдән таеп, Ык буендагы кечкенә, тәбәнәк өенә кайта. Анда аны ян сәкедә ятучы сукыр әнисе һәм ире сугышка киткәч туган ике яшьлек кызчыгы көтә. Аларны көйләп, мендәргә башын төртергә дә өлгерми, ишек шакыйлар. Фәлән апа бәбигә авырып киткән икән. Шәфкать туташы күзен тырнап ача да сумкасын алып, чакырылган йортка изге вазифасын үтәргә ашыга.
Элек - электән халыкта шундый гыйбарә йөри. Кендек әбисе бусаганы атлап кергәндә, аңа хөрмәт йөзеннән йортның матчасына кадәр сыгылып сәлам бирә, имеш. Изге эш башкара бит ул, дөньяга киләчәк сабыйга ярдәм итә. Бу мизгелләрдә тулгак газапларын кичерүче ана зур өметләр белән шәфкать туташының күзенә карый. Бәбине исән-сау кулга алгач, юындыра да бәхет-тәүфыйк теләп әнисе янына сала кендек әби. Мондый бәхетле минутларны Рәхиләгә үз гомерендә бик күп кичерергә туры килгән.
Әнисенең дәвамчысы булган кызы Лениза да менә 30 елдан артык инде авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә. Аны бездә карты-яше хөрмәт итә. Хезмәттәше Дилбәр Нәбиуллина белән бик килешеп, киңәшләшеп эшлиләр алар.
Өлкән яшьтәге Рәхилә исә механизатор кияве Фәрит, кызы Лениза тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Тормышлары мул, җитеш. Рәхилә башта оныкларын үстерешсә, хәзер оныкларының балаларын сөя, йортта аларга күз-колак булып тора, тавык-чебеш карый, тәмле ашлар пешерә. Авыл халкы да онытмый аны, күренми торса, килеп хәлен беләләр. Шулай булмый ни, авылда кендек әбисеннән дә саваплырак кем бар тагын?!
Тәкыя ШӘРИПОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.