Логотип
Күңелеңә җыйма

Кем гаепле?..

«Сезнең өчен һәрвакыт ирләр гаепле инде. Гаилә таркала – ир гаепле, ир хатын өстеннән йөри, ир бала карамый... Ә хатыннар һәрвакыт яклана. Алар булмаса, дөнья бармый, имеш. Менә шулар турында укыган саен ачуым килә. Нишләп миңа андый хатын эләкмәгән соң ул», – дип, ачынып сөйли башлады әле яңа гына танышкан юлдашым  хатын-кызлар журналында эшләвемне әйткәч.

«Сезнең өчен һәрвакыт ирләр гаепле инде. Гаилә таркала – ир гаепле, ир хатын өстеннән йөри, ир бала карамый... Ә хатыннар һәрвакыт яклана. Алар булмаса, дөнья бармый, имеш. Менә шулар турында укыган саен ачуым килә. Нишләп миңа андый хатын эләкмәгән соң ул», – дип, ачынып сөйли башлады әле яңа гына танышкан юлдашым  хатын-кызлар журналында эшләвемне әйткәч.

Бик яратышып өйләнештек. Хатыным кияүгә чыкканда ашарга да пешерә белми иде. Ә минем студент тормышым тулай торакта узды,  ач калмаслык кына булса да, пешерә беләм. Хатын-кызларның төп миссияләренең берсен белмәвенә күз йомдым.  Бергәләп өйрәндек. Ул эштән иртә кайтса да, мине көтеп утыра иде. Нәрсә пешерергә, ничек пешерергә белми, имеш. Шулай әкренләп өйрәнде, әмма эшне бергә эшләү гадәте калды. Ике малай үстердек. Берсенә – 20,  икенчесенә11 яшь. Фатир да алдык, шәһәр читендә, тырыша-тырыша, йорт сала башладым. Бервакытта да бер генә  эштә эшләмәдем. Өч, кимендә ике эш алып бардым. Эш булмый торса, яхшы машинама утырып төнлә таксига чыгарга да кимсенмәдем.  Узган ел балалар зур инде икәү генә ял итик әле дип диңгезгә киттек. Беренче тапкыр икәү ял итәргә җыендык. Балалар да ризалашты. Чемоданнарны тутырдык та киттек.
 Диңгезгә килеп төшкәч тә хатынымның иң беренче соравы: «Вай-фай бар микән монда?»  «Борчылма инде балалар өчен. Көнгә бер шалтыратып хәлләрен белешсәк, җитәр», – дим. Бүлмә сайлаганда да  хатыным өчен  интернет мөһим булып чыкты. Ресепшен янында караңгырак бүлмә булса да, шунда урнаштык. Өске катларга интернет начаррак тота диделәр. Хатыным телефоныннан аерылмады. Кулында гел телефон. Диңгездә су кереп кайтабыз, ул шунла ук телефонга тотына. Балалар хәлен генә белешеп тормый бугай дигән уй өченче көнне керде. Югыйсә, бөтенесен  онытып рәхәтләнеп ял ит  бит инде. Үземнең инстаграм кебек социаль челтәрләрем булмагач, шуңа бәйле булган кешеләргә шаккатам инде. Телефон экранына карап гомер үтә бит. Дүртенче көнне дә хатыным телефонын кулыннан төшермәде. Кичке ашка барыр алдыннан душка кереп китте. Гомеремдә хатынның кесәсендә, акча букчасында, телефонында казынганым юк иде. Ул белә минем гадәтне, шуңа телефонына пароль дә куймый. Бу юлы тыелып тора алмадым.   Телефонын тикшерергә керештем. Ачыш мине  сүзсез калдырды. Хатыным директоры белән мәхәббәт хатлары алыша икән бит!   Минем белән диңгез буенда, ә уйлары белән аның янында икән. Нәкъ менә шулай дип берничә хәбәр юллаган. Телефонны  стенага бәреп ватарга дип күтәрелгән кулымны кире төшердем. Дәлилне югалтам бит. Душта юынып яткан хатын янына барып кердем дә,  юеш чәченнән тотып сөйрәп чыгардым. Бу нәрсә дип сорыйм? Ә ул аңламаганга салыша. Хәбәрләрне ачып, кычкырып укып күрсәтәм. Бер сүз әйтми. Ни өчен дип сорыйм. Ә ул миңа карап торды-торды да: «Ә ул чын ир!» – диде.  Чын ирнең нинди булмаганын сорашып тормадым. Чемоданга әйберләрне җыйдым да чыгып киттем. Өстәмә акча биреп, башка бүлмәгә күчтем. Әле диңгездә ике көн үткәрәсебез бар иде. Хатын янына бару түгел, борылып та карамаска тырыштым.Үзем өчен җавап бирә алмас идем. Диңгездән кайтуга аерылырга бирдем. Малайларга сәбәпне аңлатып тормадык. Әниләрен каралтасым килмәде. Бөтен нәрсәне аларга калдырып чыгып киттем. 
Өч-дүрт айдан соң хатыным миңа яза башлады. Очрашырга чакырды. Сөйләштек. Ул миннән гафу үтенеп, кире кайтуымны үтенде. Әмма  ризалашмадым. Хатын-кыз хыянәте эчкече хатыннар кебек. Бер башлый икән, туктый алмаячак ул. Ирләр читкә чыгып керсәләр дә, күңелләренә якын алмыйлар.  Ә хатын-кыз тәне белән генә түгел, җаны белән хыянәт итә ул. Танышлар аша белдем: теге директор хатынны ташлаган. Ике балалы ирсез хатын кемгә кирәк булсын. Ирсез хатын белән бәйләнү куркыныч ул. Аңлаган, күрәсең, директоры. 
Олым улымның үз тормышы инде. Кече улым минем белән яши. Хатыннан алып кайттым мин аны. Әнисе дә артык карышмады. Яңа елда котларга килгән идем. Улым ишекне ачты. Өйдә берүзе. Ашарына җүнләп юк. Әни, берничә көнгә китте ди. Улын калдырып, бәйрәм итәргә киткән икән. Ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем. Бөтен әйберләрен җыйдым да үземә алып кайттым. Әнисе шалтырткач, алмаска куштым. Ике көннән миңа шалтырата. Бала юк дип. Ике көн узгач! Нинди әни инде ул. Шулмы хатын-кыз?! Менә сез хатын-кызларны мактыйсыздыр хатын-кыз журналы булгач, ә бит алар арасында төрлесе бар... Алар бар да чын хатын-кыз түгел. 
Юлдашым ачынып сөйләде боларны. Кемгәдер ачыласы килгәндер, мөгаен. Ир-ат дисәк тә, аларның да күңелләре бар.  Хатын-кызларны яклыйсым да, аңа кушылып хурлап та утырасым  да килмәде. Башымны кага-кага гына тыңлап утырдым. Беләм: аңа бу минутта  кеше сүзе кирәкми иде, үзенекен сөйләргә кирәк иде. Шуны да беләм: айлар узгачмы, еллар узгачмы, бу иргә дә бары иптәш кирәк була башлаячак. Иптәшсез яшәп булмый ул дөньяда...

Ә иптәш сайлау, аның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуы барыбер үзеңә бәйле. Димәк, кайдадыр ялгышкансың. Ир белән хатын арасындагы конфликтларда бер генә кеше гаепле була алмый. Килешәсездер?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшлэгэн кешенен, кадере юк анын,. Менэ мин 30 ел ир, гаилэ, балалар,-дип яшэдем. И что . "Син эшлексез, тэрбиясез, бармакка-бармак та сукмаган кеше"

    • аватар Без имени

      0

      0

      Оч-дурт эштэ эшлэп хатыныгызга вакытыгыз да калмаган инде сезнен,шуна кунел жылысын читтэн эзлэгэн.Икэу ял итэргэ дэ балагызга 20 тулгач кына баргансыз.Акча белэн генэ тугел бит эле,бергэлэп ял да итэ белергэ кирэк.Трудоголиклар да наркоман кебек,аларга Эш,Эш,Эш булсын,э хатыны бн берэр концертка,кинога,я театрга барырга алар вакыт жэлли.Мин андый гаилэлэрне белэм,лэкин аларнын хатыннары ирлэренэ турылыклы,тик сулган гол кебек,берэр жиргэ барыйк дигэн сузлэрен ирлэре ишетми.Эшне дэ,ялны да бергэлэп эшлэгэн гаилэлэр ныктыр дип уйлыйм.Бергэ эшлэу дигэч тэ,хэркем уз эшен дип эйтэм.Балаларны да гаилэ бн ял итэргэ кечкенэдэн ойрэтергэ кирэк.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Оч эштэ эшлэгэн Ирен тэмле итеп ашарына пешереп куйса,вакытлары ял итэргэ Дэ калыр иде,ашарга пешерергэ Ирен котеп утырмаса.Телефонда утырырга вакыты куп киткэн,лучше рецептора оцрэнсен Иде бэрэнге хотя бы пешерергэ.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Алла шулай яраткан, бер яхшыга бер яман. Яхшы иргэ шундый хатын, булдыклы, яхшы хатынга булдыксыз, эреп аккан, ике суздэн бер жомлэ тозеп, кешегэ суз катарга курыккан ир, хатыны белэн эреплэшеп яшэргэ генэ булдыра торган ир туры килэ шул, гонах шымлыгы. Нэрсэдэн шулай булганын да анлап булмый. Сайлый белмибездер инде.

          Хәзер укыйлар