Логотип
Күңелеңә җыйма

Күңелсез очрашу – язмыш бүләге



Без аның белән очраклы  гына таныштык. Ул очрашуны күңелле дип атап булмый.  Ләкин язмыш кайчак бик юмарт була икән. 

Кинәт кенә укшыта  башлады. Үзем дә аңышмыйча тормозга бастым һәм берничә секундтан соң ук  машинамның артына килеп кергәннәрен сиздем.  Укшуым да онытылды, эчем белән рульгә төртелдем, тәнем буйлап кайнар дулкын узды. «Шушы гына җитмәгән иде», – дип уйлап куйдым. Минем машинага килеп кергән «Ауди» дан  тәбәнәк кенә  буйлы, ләкин киң җилкәле, шакмакмаклы күлмәге аша кул мускуллары сизелеп торган ир чыкканын көзгедән күреп алдым. «Иң мөһиме – тынычлык сакларга», – дип уйлап, тирән сулыш алдым да, йөземдә гаепле елмаю ясап, тәрәзәне төшердем. 

– Нишләгенегезне чамалыйсызмы? Әллә юлда барганыгызны оныттыгызмы? –  диде миңа ир, ачулы караш ташлап. 

– Нык бәрелдегезме?  

– Чык та кара әле үзең, – диде кулын кулга ышкып, әйтерсең, миңа  сугып җибәрәсе килә иде... 

Түгәрәкләнеп килгән эчемне тотып, җайлап кына  машинамнан чыктым. Эчемне күргәч, аның аптыравы йөзенә чыкты. 

– Анаңны... Син авырлымы әллә? – кинәт кенә ул «син»гә күчте. – Ә ирең кая карый соң синең? 

«Башка хатын-кызларга», – дип уйлап куйдым,  машиналарның бәрелешкән урыннарын карап. 

– Минем машинага да зыян килгән, – дидем,  авария вакытларында саклану чарасы булган  баналь җөмләне искә төшереп.  

–  Әле тагын син гаепле дип әйт, – дип башын чайкап куйды. – Полиция чакыртабызмы, әллә үзебез генә cөйләшәбезме? 

– Үзебез  генә уртак  фикергә килсәк, яхшырак булыр иде. 

Ир моңсу гына миңа карап куйды да: «Әйдә, якындагы кафега керик. Шунда чәй артында сөйләшербез», –  диде.  

 Аның  чакыруы бөтенләй көтелмәгән булып чыкты, үзем дә сизмәстән елап җибәрдем.  

– Әллә берәр җиреңне бәреп, эчең авырта башладымы? – диде, куркуга калып. 

– Юк, юк, бар да тәртиптә, нерваларым гына биреште, – дидем, кыенсынып кына яшьләремне сөртеп. Кафега кереп, өстәл артына утыргач, үзе белән таныштырды. Ришат исемле икән.   

– Ашыйсың киләме? Нәрсә сорап торам инде. Сиңа бит ашарга кирәк, – диде ул  официантны чакырып. – Ничәнче  ай? 

– Алтынчы... 

–  Ничек  ирең  берүзеңне генә чыгарып җибәрде соң? Җитмәсә, рульдә... 

–  Ирем юк – дидем, башымны аска иеп. – Минем  авырлы икәнемне белгәч чыгып китте. Сез, ирләр, авырлыклардан куркасыз бит... 

– Әйдә, бөтен ир-атны бер калыпка салма әле, – дип өзде минем сүземне. – Кем белән яшисең инде хәзер? 

– Әни белән, – дидем, авыр сулап. – Авариягә очраган өчен җанымны алыр инде... 

– Әйттең сүз!– дип көлеп җибәрде Ришат. –  Үзең ана булырга җыенасың,  әле һаман әниңнән куркасың. Ярар, борчылма, без аңа  әйтмәбез. – диде ул күз кысып. – Минем бер танышым бар. Куллары алтын. Машинаңны берничә  көндә тәртипкә китерер.  

–  Рәхмәт. Бик мәрхәмәтле сез, – дип күз яшьләремне сөртеп алдым. – Хатыныгыз  бик бәхетледер... 

Ул кызарып чыкты, борчылуы йөзенә чыкты:  

– Шулай дип уйлыйсыңмы?  Ә  ул алай уйламады. Баланы алды да чыгып китте. Кәттәрәк кешегә кияүгә чыкты. Аңа минем эшем ошамады, – диде ул авыр сулап. –  Мин агач остасы. Заказга мебель ясыйбыз. Эшем ошый, акчасыз  яшәгәнебез дә юк. Ә ул  дипломлы килеш кара эшче булып йөрисең дип зарланудан туктамады.  

Мин аны җәлләп куйдым. Шундый уңган  ирдән дә хатыннар китә икән. Нәрсә җитмәгән инде аңа? Сак кына Ришатның кулына бармак очларымны  тигереп: «Дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел:  син һичшиксез үзеңә тиңне очратырсың», – дидем. Бу минутта аның бик бәхетле булуын теләдем.  

Кафедан чыгып, танышының автосервисына машинаны илтеп куйдык.  

– Хәзер кая, өеңәме? – дип кызыксынды.  

 Мин баш кактым. Безнең танышканга  берничә сәгать кенә үтте. Ә мин аны күптәннән беләм кебек тоелды. Ошый иде, ахры, ул миңа... 

–  Мин сине озатып куям, – диде ул җитди итеп. – Йә тагын берәр күңелсезлеккә тарырсың. 

Аның кайгыртучынлыгыннан  тагын да күңелем эреде. Мин аңа баш иеп, нәрсә әйтә шуны эшләргә риза идем бугай. 

Өч көннән соң  Ришат шалтыратты. Машинам әзер иде. Очрашып, бергәләп барып алырга булдык.  

–  Ә минем сиңа бүләгем бар, Әлфия, – диде Ришат. – Тик аның өчен минем остаханәгә барырга кирәк.  

 Остаханә аның гаражында урнашкан иде. Андагы буяу, агач исе күңелне кытыклап куйды. Ул почмактагы төргәкне сүтеп җибәрде. Ә анда – бишек.  

–  Ошыймы? Әле ясап бетермәдем, ләкин бала тууга өлгертәчәкмен.  

 Бала табу йортыннан мине әни һәм... Ришат каршылады. Ул биләүләнгән баланы әкрен генә кулына алды.  

– Син роддомда чакта  әниең белән таныштык, – диде ул, минем күзгә туры карамыйча. 

– Балам, ник башта ук әйтмәдең? –  дип әни кочаклап алды. Битемнән үбеп, колагыма пышылдады. – Синең Ришатың бик яхшы кешегә охшаган.. 

Сабыем йоклап китте. Әни кирәк-ярак аласы бар дип кибеткә ашыкты. Без икәү генә калдык. 

–  Ришат, сиңа бик рәхмәтлемен. Син миңа бик ошыйсың да, тик минем балам бар, син безнең белән бәйләнергә тиеш түгелдер. Үз язмышыңны  табарсың әле, – дип сөйли башлаган сүзләрем буталып бетте. Ул мине кочаклап алды да: 

– Юк сүз сөйләп утырма, Әлфия. Таптым инде мин аны. Дөресрәге, аларны. Ул син һәм улың... улыбыз..., –  диде,  кайгыртучан карашын бишеккә төбәп.   

 Әлфия, Казан.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язма. Укыйсы килеп тора. Шулай бер - берен,не очратып, бэхетле тормышта куанып яшэргэ насыйп ит Аллаhкаем ялгызларга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышнын узеннэн алынган ,бик мэгьнэви эсэр.Эсэрнен геройлары кебек бэхетле парлар кубрэк булса иде .Э бит парлы ялгызлар да эз тугел бу доньяда

      • аватар Без имени

        0

        0

        Арттан килеп кергән кеше гаепле, дистанция сакламаган.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бэхетле булсын нар инде.. Аллаhы Тэгалэ ярдэмен бирде бит.

          • аватар Без имени

            0

            0

            2 ноябрь 2021 ел. Бэхэтлэ булсыннар. БИК яхшы язылган.

            Хәзер укыйлар