Логотип
Күңелеңә җыйма

​Кайту

Мин берсендә хәтта аларның капка төпләреннән кире борылып киттем. Эчкә узарга, “Исәнме, Рәмия? Хәлләрең ничек соң инде?” — дияргә йөрәгем җитмәде. Үземнең нигә болай эшләвемнең сәбәбен аңладым да, аңламадым да. “Кеше хәсрәте кешегә иртә керә, кич чыга”, диләр. Әмма Рәмиягә килгән бу хәсрәт безнең өчен дә иртән ишетеп, кичкә онытыла торган гына түгел шул. Классташларны күзгә күренмәгән бер җеп — якынлык җебе — гомер буе бәйләп тота. Беребезгә кыен икән, димәк, калган утызыбызга да кыен безнең.

…Мартның соңгы көне була. Ул көнне Рәмия, кичкә әйләнеп кайтырмын, дип, иртән-иртүк Яшел Үзән шәһә­ренә чыгып китә. Кызлары Альбина больницада ята, аңа дару кирәк. Чәчтарашханәдә эшләүче танышлары белән очрашырга да сөйләшенгән. Бөтен йомышларын йомышлаганнан соң, эше беткәч, апаларына кереп чәй эчә дә кичке поездга дип, вокзалга төшә. Казан-Буа поезды алты туларга егерме минутта китәргә тиеш, әле вакыт бар, билет ала да, вокзал эченә кереп утыра Рәмия. “Хәзер кайтырга чыгам”, — дип телефоннан ире Ленарга шылтырата һәм шул вакыт күзе вокзал тәрәзәсенә төшә: Буа поезды килеп тә баскан түгелме соң? Игълан иткәннәре дә ишетелмәде.

Ашыгып-кабаланып баскычтан өчен­че юлга төшеп җиттем дигәндә, бозга таеп егыла да, кулыннан сумкасы ычкына. Җиргә таралган әйберләрен җыеп бетергәндә,  поезд   инде  сигнал  би­рә башлый. Китә бит бу хәзер! Өлгермәячәк!

Күрәчәк күз йомдыра икән шул. Менә-менә кузгалырга торган шул поездга утырмыйча кире борылып китеп, Яшел Үзән белән Кайбыч арасын бу бер ел эчендә Рәмия уенда ничәмә тапкырлар җәяү узды икән инде? Һәр көннеме, әллә сәгать саенмы? Аягында йөргән сау-сәламәт кешегә нәрсәсе бар аның — атлаган да атлаган булыр иде төне буе. Кайткач ятып бер ял итәр иде дә, тормыш мәшәкатьләре артыннан тагын йөгерер иде.

…Рәмия вагон ишеге тоткычына тотынуга, поезд урыныннан кузгала һәм аның баскычка басам дип күтәргән аягы, платформа белән поезд арасындагы бушлыкка төшеп китә… Бер­сеннән-берсе кыска өч мизгел була ул. Беренчесендә — аяк бушлыкка эләгә. Икенчесендә — нидер шыртлап сынгандай тавыш ишетелә. Өченче­сендә — чынлап торып кузгалырга да өлгермәгән поезд капылт туктый. (Хәер, тагын бер мизгел бар икән. Анысында Рәмиянең башыннан яшен тизлеге белән: “Аяк! Поезд аякны өзде!” — дигән уй йөгереп уза.)
Дөнья әнә шул мәлдә икегә — “аңа кадәр” һәм “хәзергә” бүленә.

Вагон тирәсенә җыелган кешеләр нишләргә белми аптырап торган арада ул аларга үзе эндәшә: “Зинһар өчен, мине тартып чыгарыгызчы!” Чыгаралар. Юк, авырту да, әрнү дә тоймый әле Рәмия. Әйтерсең, берни булмаган. Әмма ул яткан җирдә март­ның соңгы кары тиздән кып-кызыл төскә керә, кайсыдыр мәлдә оекка гына эләгеп торган аяк күзгә чалына…

“Аңны җуйганчы өйдәгеләргә хәбәр итәргә кирәк!” Кемдер аңа телефонын алып бирә, ә кайсыдыр аякка жгут салырга, канны туктатырга керешә.
“Ленар, мине көтмәгез… Поезд астына эләктем… Аягым өзелде…” Шуннан артыкка көче җитми, колакта иренең өзгәләнгән тавышы гына яңгырап кала: “Нәрсә? Ничек?”

Калганнары әллә төштә, әллә өндә… Янәшәдәгеләрнең бер-берсен: “Аякны саклагыз! Аякны!” — дип кисәтүләре. (Бәлки ялгап булыр, дип өметләнгәннәрдер, күрәсең.) “Әй, Ходаем, ярый гомеремне өзмәдең, югыйсә, балаларым нишләр иде?!” — дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып ятуы. “Ленар ни дияр?” — дип уйлап хафалануы. Караңгылыкка китеп югалып торулар, кабат аңга килү. “Кайсы җирегез авырта? Нәрсә тоясыз?” — болары инде больницага барып җиткәч бугай. “Юк, юк, авыртмый, башка бер җирем бәрелмәде дә, имгәнмәде дә. Аяк кына…” Ышанмыйлар, күрәсең, әллә нинди сәер сораулар бирәләр: “Сумкаңда ниләр бар?”, “Үзең белән күпме акча алган идең?” — диләр…

Операция дүрт сәгать бара. Аны Яшел Үзән шәһәре үзәк больницасының иң яхшы хирургларының бер­­се — Владимир Николаевич Утятников ясый. Ярты төнгә кадәр операция өстәле артында басып торган табиб иртән иртүк Рәмия янына килеп керә.
— Йә, Нуретдинова,  хәлләр   ни­­чек? — ди ул. — Гафу ит, аягыңны сак­лап калып булмады, артык чәрдәкләнгән иде. Әмма бит үзең исән! Башың да, кулларың да… Ирең бармы? Бик әйбәт. Ә балаларың? Өчәү дисеңме? Бик шәп! Яшисең шулай булгач. Иң мөһиме — тезең киселмәде. Әйтте диярсең, син әле бииячәксең!

Бераздан палата ишеген Ленар шакый.
Ирле-хатынлы икәү утырып елыйлар да бер-берсенә ике генә сүз әйтәләр алар:
— Син инде хәзер мине яратмассың… — ди Рәмия.
— Юк, элеккегегә караганда да ныграк яратырмын! — ди ул. (Өйгә кайткач, хәл белергә керүчеләрнең һәммәсе: “Балаларың хакына исән калгансың, Рәмия!” — дип кабатлавын тыңлап-тыңлап тора да, Ленар беркөнне: “Әйе, балалар хакына исән калгансың.  әмма  алардан  да  биг­рәк — минем бәхеткә”, — ди. “Без ирләребезгә матур, чибәр, сау-сәламәт килеш кенә кирәк”, — дип уйлап, кыенсынып, күңеленнән өзгәләнеп йөргән Рәмия бу сүзләрне ишеткәч тынычланып кала.)

…Өйгә кайтканның икенче көнендә, ире — эшкә, балалары укырга киткәч, озак кына фоторәсемнәр — ике аягы да  бар  чакларын,  бәхетле  чакла­­рын! — карап утыра да, аннан тәгәри-тәгәри, үкси-үкси елый Рәмия. Нигә?! Ни өчен?! (Күпме генә уйласа да, җавабы табылмаган бу сораулар җанын бик озак гомерләр бимазалый әле аның.) Елагач, азмы-күпме, күңел бушап кала. Ни хәлләр итәсең, килешми чараң юк. Язмыштан, күрәчәктән узып буламыни?! Ә аннан балаларның мәктәптән кайтыр вакытлары якынлаша. Аларга күз яшьләрен күрсәтмәвең хәерлерәк.

Бер аяк белән яшәргә өйрәнү… бәрәңге әрчеп караудан башлана. әйтсәң, балалар да эшли эшләвен, тик ни җаның белән кул кушырып утырып тормак кирәк?! Аларга урындык алып килеп бирергә куша һәм киселгән аягын шул урындык өстенә куеп, ул кичне ашка бәрәңгене үзе әрчеп сала Рәмия. Яралары төзәлеп тә бетмәгән була әле. ә тагын бер атнадан… идән юып карый. Үзе генә калгач, чиләк төбенә генә су сала да, киселгән аяк астына йомшак чүпрәк җәеп, тезләнгән килеш кече якны сөртеп чыгара. Идән юган суны кайткач балаларга түгәргә туры килсә дә, тау­лар күчергәндәй сөенә ул: була икән бит! Була! Балалар әниләренең аякларына әйләнәләр: ул утырган килеш керләрне юа, чайкый, ә алар йөгерә-йөгерә чыгарып элеп керәләр. Камыр­ны да бергәләп пешерәләр: әниләре өстәл артына утырган җирдән ясап тора, ә әзер кабартмаларны мичкә тыгып, алып тору — алар өстендә. Кечкенәдән хезмәткә, чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәнеп үскән Альбинага, Илнар белән Динарга боларның һәммәсе әлләни кыен да түгел бугай.

Ә бер кичне Ленары Рәмиягә:
— Чәч үсте бит, — ди.
— Соң…
— Кисәргә кирәк! Сиңа хәзер урындык бирәм, ә үзем идәнгә утырам. Кая кирәк дисәң, шул якка борылырмын, кис кенә.

“Яңадан яшәргә өйрәнү” дигән биек-биек тауның ун баскычын берьюлы сикереп узу кебек була бу. Җизнәләренең чәчен кисүен ишетүгә, башта Рәмиянең үз энеләре килеп җитә, аннан бер-бер артлы күршеләр керә башлый, “безне дә кабул итмәссеңме?” — дип, таныш-белешләр шылтыратырга керешә. Кеше белән аралашу үз эчеңә бикләнеп яту түгел инде. Аяк-куллар исән булып, эшләп йөргәндә, эшли алганда без аның нинди зур бәхет икәнен аңлап бетермибез шул. Ни беләндер мәшгуль чакта хәсрәтең дә китеп, онытылып, югалып тора. “әле дә ярый чәч кисүче һөнәрен сайлаганмын”, — дип куанып туялмый ул. әйтерсең, шушы хәлнең булачагын сизгән, үзе дә аңламыйча аңа алдан ук әзерләнгән…

Былтыр сентябрь аенда Рәмияне Казанга, протезлар ясау заводына чакыралар. (Сүз уңаеннан: өйрәнгеч протезның бәясе утыз тугыз мең сум тора. Тирә-күрше регионнар арасында бары тик Татарстанда гына аны бушлай бирәләр икән. Хәер, даими протез өчен дә Рәмиядән акча сорамаячаклар. Аның кебек бәлагә таручылар өчен бу, әлбәттә, сизелерлек ярдәм.)

Кулына әзер протезны тоттыралар да, спортзалга кереп, киеп, йөреп карарга кушалар. Башта  утырып елый Рәмия. “Ни әйтсәң дә, протез протез инде ул, аңа караган саен югалтуның зурлыгын гына тоясың”. Әмма ул көн өйдә барыбер кечкенә генә бер бәйрәмгә әйләнә. “Әни, бас инде, тагын басып күрсәт инде”, — дип балалар әниләре яныннан китмиләр дә. “Әни, син болай матуррак!” — диләр.

Тормыш шулай әкрен генә бер эзгә төшеп килә. Теге көн инде ерак та һәм… шундый якын да кебек әле. Йокларга дип күзен йомуга, бик еш каршысына дөбердәп поезд килә. Төшләргә кереп сискәндерә. (Әгәр шул чакта вагон ишеге тоткычына тотынырга өлгермәсә яки кулы ычкынып киткән булса?! Юк, бу хакта аның уйлыйсы да килми!) Хәер, төшкә поезд гына керми, төшләрендә ул үзен гел аяклы итеп тә күрә. Каядыр бара, йөгерә һәм һәрвакыт: “Ике аягым да бар, исән!” — дип куана. Күзен ачуга һәммәсе дә шунда ук искә төшә…

Авыл җирендә кеше күзеннән бернәрсәне дә яшерә алмыйсың. Монда бөтен тормышың — уч төбендәге кебек. Рәмия белән Ленарның да, элек ничек яшәгәннәрен дә беләләр, хәзергесен дә күреп торалар. Гаилә йөген моңарчы Рәмия тарткан. Утка, суга, газга ул түләгән, җитмәсә — җиткергән, тапкан. Кызын җитәкләп больница юлларында да гел үзе йөргән (быел җәй унҗидесе тулачак Альбиналары балачактан инвалид аларның), аңа кирәкле дарулар артыннан чапкан, балаларны ашаткан, эчерткән, киендергән… Ә хәзер…  Хәзер өйдә Ленар хуҗа. Шешә белән ара-тирә булган дуслыгын бөтенләй онытырга туры килгән аңа. (Җаваплылык хисе дә кешене әнә шулай үзгәртә икән!) Акча да әтиләре кулында. “Коммуналь хезмәтләр өчен күпме түләргә, төшке аш өчен балаларга мәктәпкә күпме акча җибәрергә — ул хәзер боларның һәммәсен белә, һәркайсы өчен акчаны алдан ук бүлеп куя. Миңа караганда да белебрәк тота, — дип  куана  Рә­­мия. — Базарга да Ленар йөри. Исемлек төзи дә кирәк әйберләрнең һәммәсен берьюлы ала да кайта”.

Үзгәргән, бик нык үзгәргән әтиләре. Балаларга да игътибары арткан. Хатынына да. Рәмиясеннән: “Хәлең ничек? Аягың сызламыймы?” — дип сорамыйча калган көне юк икән. Кыенлыкларның кешеләрне бер-берләренә якынайтуы сер түгел түгелен. “Без бит элек тә менә шулай — бишебез бер йодрык сыман яши ала идек, — дип көрсенә классташым. — Тик моның өчен минем аякны югал­туым кирәк булган, күрәсең”.

— Мин дә үзгәрдем, — дип сөйли Рәмия. — Беләсеңме, үз-үземә ышанычым артты хәзер. Кемгәдер кирәк­легемне бу хәл булганнан соң чын-чынлап тойдым. Иремә, балаларыма, туганнарыма гына дип әйтмим. Аякны өздергәннең икенче көнендә, наркоздан әле айнып та бетмәгәндә, яныма күршеләрем — башта Илдус белән Гөлфия, аннан соң Светлана белән Юлия килеп керделәр. Ә өйгә кайткач ишегебез ябылып  та  тормады.  Бө­тен авыл килеп хәлемне белде — көн саен биш-алты кеше! “Ничек ярдәм итик?” — дип, бусагамнан атлап кергән авылдашларыма шулкадәр рәхмәтлемен! Бер карасаң, мин кем? Гап-гади бер хатын бит инде. Кешеләргә яхшылык кына кылып яшәргә теләвем юкка булмаган дип куанам.

Кемгә нинди кайгы килгәнен ишетсәм дә, һәммәсен үз йөрәгем аша үткәрәм хәзер. Һәрберсенең янына барасым, юатасым, киңәшләремне бирәсем килә. “Бу хәсрәт нигә нәкъ менә минем башыма төште, ни өчен?” — дигән сораулар белән үз-үзегезне газапламагыз, диясем. Онытылырлык булмаса да, бу хакта “онытыгыз”, алга таба карап яшәгез. Янәшәдәгеләргә таяныгыз. Кеше беркайчан да ялгыз булалмый, ул кемнеңдер йә әнисе, йә баласы, йә апасы, һичьюгы — күршесе, хезмәттәше. Һәм сез һәрвакыт бер-берегезгә кирәк. Шулай да, кеше иң элек Аллаһы Тәгаләгә таянсын, ул үзенең бәндәләрен ташламый.

Үз эчегезгә генә бикләнмәгез! Балаларыгыз бар икән, күбрәк алар белән аралашыгыз. Бөтен кайгы-хәсрәтләрдән дә иң зур дәва — балалар! Менә минем бүген кызым, улларым булмасамы…
Үз кәефеңне үзең күтәрү өчен һәммәсен дә эшләргә кирәк. Поезд астына эләккәнче үк, машина йөртергә өйрәнергә дип, курсларга язылган идем. Бер аяк булмагач, инде моның әлегә кирәге дә юк кебек, әмма мин аны барыбер укып бетердем, теориямне әйбәт кенә тапшырып, таныклык та алдым. Кечкенә генә булса да җиңүме? Җиңү!

Өйгә берәр яңа әйбер алып кую да кәефне күтәрә. Тырышыгыз, табыгыз шундый мөмкинлек. Балаларыбызның яңа компьютер янында әвәрә килүләре миңа, беләсезме, нинди канатлар куйды. Тотылганны булса да машина сатып алуыбызга да Ленар күбрәк сөендеме  икән, әллә минме? Әтиебезгә дә җиңел түгел бит.  Мин күтәрмәсәм, аның кәефен кем күтәрер соң? Атлаган саен кабатлыйм: “Әле ярый син бар!” “Әле дә минем бәхеткә син булгансың!” — дим. Мактамаслык та түгел анысы, әнә бер­үзе гараж эшләп чыкты…

…Аны мескен килеш күрергә теләмәгәнгә янына барып хәл белешүне гел суздым да суздым. (Табигате белән оптимист икәнен дә яхшы беләм, әмма язмышның мондый сынаулары кемнәрне генә тезләндермәгән?!) Аңа кызганып, жәлләп каравымны яшерә алмам да, үзенә килгән бәхетсезлекнең зурлыгын янә бер тояр дип тә курыктым бугай.

Ә классташым мин уйлаганга караганда ныграк булып чыкты. Рәмия нәкъ элеккегечә елмая. Чын күңелдән, ихлас итеп! Болай булгач, дөньяларны рәхәтләндереп кычкырып көлүе дә көттермәс. Сөйләшә башлауга ике күзенә дә мөлдерәп яшь тулды. Әмма… таммады.  Үз-үзеңне   кызгануны  җи­ңү — ул инде бәхетсезлекне дә җиңү дигән сүз!

Рәмия мине капка төбенә чыгып озатып калды. Протез ясаучылар: “Тиздән аксавың да бетәчәк”, — дигәннәр аңа. “Бу сүзләренә бик ышанам, шул көннең җитүен көтәм”, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәмиә бик ауыр хәл кисергән.Көслө хатын.Мин уның өсөн шатмын. Ул ире менән бәхетле.Был сикһеҙ бәхет... Ә минең хәлдәр башкаса булды...Көслө, ауыр йөрәк приступынан һуң ике студент улым менөн яңғыҙ калдым, ә ул әсәһенә кайтып киттте. Ә бит ул алкаш, йүнһеҙ ир түгел ине....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Счастья вашей семье, Рамия! Пусть всё у вас будет хорошо.

      • аватар Без имени

        0

        0

        урнэк алып,Аллахы Раббыбыз ярдэменнэн ташламасын дигэн телэклэр телим.Матур,мул,бэхетле тормыш итулэренэ нык ошанам.амин.амин.амин.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Елый-елый укыдым Аллам сакласын барчабызны андый хэллэрдэн! Э Румия очен мин бик шат янында ышанычлы Ленары бар.Бэхетле булыгыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Елый-елый укыдым Аллам сакласын барчабызны андый хэллэрдэн! Э Румия очен мин бик шат янында ышанычлы Ленары бар.Бэхетле булыгыз!

            Хәзер укыйлар