Логотип
Күңелеңә җыйма

Капкын

Карина гаиләдәге иң иркә бала, төпчек кыз. Абыйсы белән апасына тәтемәгән наз, игътибар, ярату аңа күбрәк эләкте. Кыз үзе дә йомшак табигатьле, тәмле телле, хисле бала иде. Өйдәге вак-төяк эшләр белән аны аптыратмадылар. Биш яшеннән пианино янына утырттылар. Өйгә килеп дәресләр бирүче музыка укытучысы белән беркадәр ноталар өйрәнгәч, балалар өчен репертуардан кыска-кыска этюдларны матур гына итеп уйнап куярга остаргач кына җиде яшьлек кызыкай: «Минем пианинода уйныйсым килми. Миңа скрипка  алыгыз!» – дип ярып салды. Кыюсыз гына әйтмәде ул сүзен, нәкъ менә ярып салды. 
 
Бу кыюлыкның сәбәбен өйдәгеләр тиз төшенеп алды. Алдагы кичне алар бергәләшеп шәһәргә гасторольгә килгән танылган  музыкант концертына барганнар иде. Бәләкәй Карина шул концертта урнашкан халәт, таң калу атмосферасы белән сихерләнгән, күрәсең. Кызның бәләкәй башында, музыкант булгач-булгач, әнә шундые – кешеләрнең зиһенен биләп ала торганы булырга кирәк, дигән уй борын төрткәндер. Болары фаразлар гына. Чынында, кызга  мәшһүр музыкант фонында уйнап торган скрипкачы кыз образы нык тәэсир иткән иде. Әнә шулай – ак күлмәктән, биек үкчәле туфлиләрдән скрипка уйнап торсаң иде ул сәхнәдә! Кызның скрипкасы да матур. Әле ул бик җиңел дәдер... Зур тюлень кебек сәхнәдә җәелеп яткан рояль фонында скрипкалы кыз Каринага чәчәккә кунган күбәләк кебек күренде.
 
Төпчек кыз скрипка тели икән, нигә аның теләген үтәмәскә? Үзенә охшаган уен коралын сайларга аның хакы бар лабаса. Әле музыка сукмагыннан кереп кенә бара. Скрипкадан бизсә дә аптырамаслар. Бу тормыш аныкы. Эзләнсен. Пианино урынны да күп алып тора. Аны сатып җибәрерләр.
 
Шулай итеп, өйгә икенче укытучы – чандыр гына гәүдәле бер абзый килеп йөри башлады. Үзе дә уен кораллары ясый белә торган, музыка дип исәрләнгән бу кеше Каринаның талантын  ачты. Үсмерләр яшенә кергәч, кыз инде төрле конкурслардан җиңеп кайта башлады. Бер көн килеп, исеме афишаларга зур итеп языла торган музыкант булып  җитеште. Еш кына концертларда катнаша. Аны сәхнәгә кат-кат чакыралар. Чәчәкләр бирәләр.
 
Чәчәкләр дигәннән.. .Бер егет Каринаның һәр концертына килә. Һәрчак  чәчәкләр бүләк итә. Чәчәкне үрелеп алырга  дип иелгән кызның колагына ниләрдер пышылдый. Карина бу егетнең чәчәкләренә тәмам ияләшеп җитте. Чәчәкле егет күренмәсә, нидер китек булып кала, концерты уңышсыз булган кебек тоела иде хәтта. 
 
Шулай күпме дәвам иткәндер. Берьюлы сәхнә артына чәчәкләрен һәм скрипкасын кочаклап кергән кызны ике сәер кеше каршы алды. Кырыс иде боларның йөзләре. Алар, бер артык сүз дә әйтмичә генә, кызның кулыннан скрипкасын алдылар. Кыллы ягын түбән каратып, скрипканы селеккәләделәр. Идәнгә шып итеп нәни генә бер пакет килеп төште. Карина берни дә аңламый калды. Аны ике яктан култыклап алып, урамдагы машинага алып чыгып утырттылар. Сорау алу, тикшерү башланды. Карина Кәлиеваның наркокурьер булуын ачыкладылар. Бу кадәресе кызның үзеннән башка беркем өчен дә сер түгел иде, чөнки теге нәни пакетта ак порошок – кокаин табылган. Карина тикшерүчеләргә аның скрипкасы эченә «ак үлем»не кем салганын һәм кем өчен салганын әйтә алмады. «Теге егет микәнни? Чәчәк биргән арада фәкать ул гына скрипка эченә пакетны шудыра ала...» Карина сорау алучыларга бу фаразын әйтеп тормады. Елады гына. Ул бит, ул бит ...инде теге егеткә тәмам гашыйк иде. Төнге хыяллары гел шул егеткә барып бәйләнә иде. Мәхәббәткә әзер иде аның күңеле. Ә менә аны мәхәббәтнең үзеннән алда хыянәт килеп тотты. 
 
Карина Кәлиеваны СИЗОда өч ай тоттылар. Ул өч ай буе елады да елады. Ашаудан калды, сөйләшмәс булды. Чәчәк кебек кызның урыны камера түгеллеген камерадашлары да, тикшерүчеләр дә, күзәтүчеләр дә аңлый иде. Әмма кыз үзен яклап, аклап бернинди дәлил китерә алмый. Наркотик аның скрипкасы эченнән чыкты бит! Бәлки ул анда әллә кайчаннан бирле яткандыр...
 
Юк, пакет озак ята торган булмаган икән. Кыз сәхнә артына чыгуга ук кулыннан уен коралын алып куям дигән булып, эчен бушатучы  әзер торган. Һәм ул – оркестрдагы икенче бер музыкант. Бу кадәресе ачыкланган арада төрмә камерасындагы чәчәк сула барды. Аның инде исән-сау иреккә чыгуы да бик икеле иде. Моңа бөтен кеше борчыла иде. Ичмасам, сөйләшә башласын, ачылып китсен иде. Нишләргә бу кыз белән? Шунда берсенең башына килде: «Скрипка китерсеннәр!» Нинди юллар белән ирешкәннәрдер, әмма камерага скрипка килде. Арадан берсенең скрипка тотып караганы булган икән. Ул уен коралын елата-чината скрипка сызгычын ары-бире йөртә башлагач, Карина, сәерсенеп, башын борып карады, бераздан торып утырды. Аннары, баласына үрелгән ана кебек, кулларын сузып, скрипкага тартылды. Сөенә-сөенә тоттырдылар инде.
 
Шул чагында скрипка, анасы куенына тиенгән көйле бала сыман, ипле, моңлы авазлар чыгара башлады. Беренче зыңнарга аһлы, иңрәүле, зарлы авазлар өстәлде. Камерадагылар моңынчы ишетеп тә карамаган ләззәтле, сихри аһәңнәр берничә көннән соң гына, кыз торып утырып, тамагына каба башлагач кына яңгырый башлады. Шулай итеп, кыз, скрипка кылларына тотынып, тормышка кире кайтты. 
 
Мөгаен, телсез-өнсез көннәрендә ул үзенең нинди капкынга капканын төшенгәндер. Һәм бу мәкерне үзе үк ачарга тиешлеген дә аңлагандыр. Аны камерада озак тотмадылар. Хәзер инде  чәчәк тоткан егетне эзләп табу оста оперативникларга  кроссворд чишү кебек бер гамәл генә иде. Ә кыз, өенә кайткач, үзен харап та итә язган, коткарып та калган скрипкасын ломбардка илтеп тапшырды. Аңа инде сердәшенә әйләнгән скрипкасы да хыянәтче булып тоела иде.
 
Асия Юнысова 
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә сиңа сюжет... Болай да була икән... Шәп язылган, көтелмәгән кульминация һәм чишелеш.

    Хәзер укыйлар