Логотип
Күңелеңә җыйма

Каенанам иремне миңа каршы котырта

 Өч фикер 

 
«Кияүгә чыкканыма 1 ел да 3 ай. Ирем белән бик яратышып өйләнештек. Тик хәзер көн тудымы: «Әллә аерылып китим микән?» дип уйланам. Болай уйлавымның сәбәпчесе – кайнанам. Ул иремне миңа каршы котырта. Башта барысы да яхшы иде. Очрашып йөргәндә, булачак иремнең әти-әнисе белән таныштым, мине бик яхшы кабул иттеләр, әнисе белән дә уртак телне бик тиз таптык. Өйләнешеп яши башлагач та әнкәй (иремнең әнисенә беренче көннән үк шулай дип дәшә башладым) белән мөнәсәбәтләребез әйбәт иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Күпмедер вакыттан соң иремне алыштырып куйдылармыни. Юк-барга да бәйләнә, пешергән ризыгымны ошатмый, тоткан акчамны тиенләп саный башлады. Бактың исә, аны шулай эшләргә әнисе котыртып кайтара икән! Нинди генә темага сөйләшә башласак та, ирем әнисен телгә алмый калмый: «әни болай дип әйтте», «әни ул диванны алмаска кушты», «әни әле сезгә бала алып кайтырга иртәрәк диде». Бер тапкыр кунакка килгәч, үз тормышыбызны үзебез хәл итсәк иде, дип, җайлап кына әнкәйгә әйттем. Ул аны иремә җиткергән. Билгеле инде, тавыш чыкты. Хәзер әнисе аркасында көн саен диярлек кычкырышабыз. Кайнанам белән ничек көрәшергә белмим...» 

И. 

Казан шәһәре. 



Укучыларыбыз фикере 

Ландыш ФӘРРАХОВА, 48 яшь: 

– Кияүгә чыгып, кайнана белән бер түбә астында яши башлавыма 25 ел. Шушы 25 ел эчендә кайнанамның мине игәүләми калган бер көне булдымы икән? Яшьрәк чакта «бер эш эшли белмисең» дип ачулана иде. Яңа гаиләгә килгәч, андагы тәртипләрне белеп тә бетермисең бит әле. Өйрәтүче дә булмады, барысына да үзем өйрәндем. Хәзер исә кайнанам йә «ашыңның тозы юк» дип, йә «урын-җирне дөрес юмагансың» дип, йә башка берәр сәбәп табып бәйләнә. Үзенең күзләре дә начар күрә башлады инде, минем кулга калып бара, үзе һаман минем кимчелегемне эзли. Ә мин дәшмәдем, хәзер дә дәшмим. Бәлки, яшьрәк чакта бер утырып сөйләшәсе, аңлашасы булгандыр, дим. Хәзер сөйләшәсе дә килми инде. Ирем дә дәшмәде. Тавыш чыга башласа, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карый иде. Ул кистереп үз сүзен әйтсә, бәлки, барысы да башкача булган булыр иде. 

Шушы көннәрдә үзебезнең улыбыз өйләнергә йөри. Киленемне җәберләмәм, аны үзем яшәгән көнгә калдырмам, дип, үз-үземә кат-кат вәгъдәләр бирдем инде. 

 

Риназ КАМАЛЕТДИНОВ, 25 яшь: 

– Мин үзем әле өйләнмәгән. Иң курыкканым – әни белән хатын арасында калу. Ике кадерле кешеләрең үзара дус булмаса, тыныша алмаса, бик начардыр ул. Югыйсә проблема ясарга да кирәкмидер кебек бит инде. Әни – әни инде ул, ә хатын – хатын. Тик без, ир-атларга, хатын-кыз мантыйгын аңлау кыенрак шул. 

Әгәр инде шундый хәл килеп чыккан икән, ир-ат икесе белән дә утырып сөйләшергә тиеш дип уйлыйм. Нәрсә ошамый аларга бер-берсендә – шуны ачыкларга. Аннары инде аңлатырга. Әнигә: «Әни, бу минем яраткан кешем, хатыным һәм мин тормышымны аның белән корырга булдым. Бәхетле булуымны теләсәң, мине аңларга тырыш, бәхетемә комачаулама – ярдәмче бул», – дияр идем. Ә хатынга: «Әйе, мин хәзер синең белән, мин сине яратам. Тик әнинең урыны – аерым. Ул миңа тормыш бүләк иткән кеше. Шуңа күрә мин аны калдырып китә дә, аңа авыр сүз әйтүеңне күтәрә дә алмыйм», – дип аңлатырга була. Гомумән, кешеләр арасындагы аңлашылмаучанлыклар уртага салып сөйләшмәүдән, бер-береңне ишетмәүдән, аңламаудан килеп чыга бит. 

Ә инде сөйләшү дә ярдәм итмәсә, икегә ярылырга туры киләчәк. Әниең белән хатыныңны очраштырмаска тырышырга, шул ук вакытта аларның икесенә дә җитәрлек игътибар бирергә. Бу мәсьәләдә ир-аттан да күп әйбер тора дип уйлыйм. 

 

Психолог фикере 

Ләлә БӘҺРАМШИНА, психолог: 

– Хат авторы «Кайнанам белән ничек көрәшергә белмим» дигән. Беркем белән дә көрәшергә кирәкми. Яхшылап сөйләшергә, аңлашырга, килешергә кирәк. Кешеләр бер-берсен, бу очракта кайнана – киленне, килен кайнананы гаепли, бер-берсе белән көрәшергә кирәк дип саныйлар икән, димәк, алар сөйләшә, аңлаша белмиләр. Кешенең табигате шундый: без аңлашуга мохтаҗ. Сүзләр ярдәмендә аңлашумы ул, күз карашы ярдәмендәме, әллә җилкәгә кагылып алу рәвешендәме – мөһим түгел, контакт кына булсын. Психология телендә «Мин-хәбәр» һәм «Син-хәбәр» дигән нәрсәләр бар. «Мин-хәбәр» кешегә үтемлерәк тәэсир итә, йомшаграк та яңгырый. Шуңа үзеңнең теләкләрең, ихтыяҗларың, борчуларыңны «Мин-хәбәр» («мин шулай теләр идем», «миңа мөһим» һәм башкалар) аша җиткерергә өйрәнергә кирәк. Болай сөйләшү кешене хөрмәт итүеңне дә күрсәтә. Ә инде «Син-хәбәр» («син шулай эшләргә тиеш», «сиңа шулай эшләргә кирәк» һәм башкалар) эмоциональ кабул ителә. 

Без күпчелек очракта үзебез ни теләгәнебезне әйтмибез, кешеләр безне сүзсез дә аңларга тиеш дип уйлыйбыз. Тик тел белән әйтмәгәнне үтәүләрен көтү – дөрес түгел. Син әйтмәгәч, синең нәрсә теләвеңне, нәрсә хис итүеңне, нәрсә уйлап йөрүеңне башкалар ничек белсен?! Шуңа күрә кара-каршы утырып сөйләшү, аңлашу мөһим, дибез. Кеше белән сөйләшкәндә, аңа кимендә өч плюс (уңай дәлил) бирергә кирәк. Әйтик, килен кайнанага: «Әни, мин сезнең фикерне хөрмәт итәм, сезнең тормыш тәҗрибәсе зуррак, улыгызны яратуыгызны аңлыйм», – дия, шуннан соң «Мин-хәбәр»не («мин менә болай теләр идем», «мин болай эшләгәндә шуны күздә тоткан идем») җиткерә ала. Шул рәвешле үзенә карата хөрмәт сизгән кайнана да киленен тыңларга, ишетергә, аның белән килешергә мәҗбүр булачак, үзендә дә киленгә карата хөрмәт уяначак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай, барысы да шулай матур гына койлэнсэ икэн... Беркемне дэ ишетергэ телэмэгэн кешелэр дэ бар шул арабызда...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец Риназ энем! Яшь булсагыз да фикерегез дорес. Психологка караганда да сез купкэ акыллырак !!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу очракта минемчэ, улы белэн эни арасында хаман да кочле связь. Алар бер берсеннэн аерылмаган. Эни кеше улын олы тормышка эзер тугел дип саный. Шуна курэ улына узенчэ яхшылык эшли имеш. Яисэ, киленне узенен улына тин тугел дип саный. Эни кеше бик зур хата ясый. Улы булсада, алар гайлэсенэ кысылырга тиеш тугел! Хэрбер кеше уз тормышы белэн яшэргэ тиеш!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Олы кеше акыллырак булу кирэк-кысылмаска.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ерактагы кояш яктырак диләрме әле??? Мин сезгә ирегез белән сөйләшеп башка фатирга чыгарга тырырга дип киңәш итәр идем. Яраткан ирегездән шулай тиз баш тарту ул ахмаклык. Әниегезгә булышып торырсыз. Мин дә биш ел тордым кайнана белән ... Стресс эчендә яшәмәгез,бөтен авырулар стресстан башлана. Әле сезгә киләчәктә әни буласы...

            Хәзер укыйлар