Логотип
Күңелеңә җыйма

Каенана корган “читлек”

Көзге яфраклар түшәлгән урман сукмагыннан Гөлүсә атлый. Сары сагышка чумган башкаен кая куярга урын тапмаган чагы. Кызы өчен өзгәләнә ул. Язмыш дигәнең бик яшьли каты бәрелде Гөлназына. Гөлүсә үзе дә ирсез калып, кызын ялгызы үстерде. Инде менә Гөлназы шул язмыш сукмагына басып килә. Ходай яраткан бәндәсен күп тапкырлар сыный, диләр. Әмма сынауның да чиге була торгандыр ләбаса. Тәкъдирме? Ни дип әйтергә дә белми Гөлүсә. Әллә кызын артык тәртипле итеп тәрбияләдеме? Аның кебек тәүфыйклы кызларга бүгенге заманга яраклашуы читенрәк шул. Яшьтәшләрен дә үзе кебек үк намуслы дип уйлады, күрәсең, Гөлназ. Һәм мәхәббәтендә ялгышты...

Кияү буласы Ринат исемле егетне Гәлүсә башта ук өнәмәде. Дорфа күренде ул аңарга. Кушылуларына башта каршы төшеп караса да, ахырдан килешмичә булдыра алмады. Кызың яраткач, нишләмәк кирәк. Тешкәйләрен кысып булса да никах укытты. “Бер-берсен яраталар бугай. Үзләре табышып кавышкан. Бәлки бәхетле яшәрләр”, — дип, үзен юатты ул.

Тик күңел дигәнең юкка гына шикләнмәгән икән. Әле яңа гына бөреләнгән гаилә инде таркалу алдында. Сәбәбе ни диген? Каенана аркасында...
Баштарак ярыйсы күренгән Лилия үзенең чын йөзен бик тиз ачты. “Кызым, кызым”, — дигән булып, Гөлназга явызлык кыла башлады. Иң башлап, инде өйләнгән, гаилә башлыгына әверелгән улының хезмәт хакын үзенә алып барды. “Сез монда ашап-эчеп яшисез. Акча миндә булырга тиеш”, — дип, кырт куйды. Каенана шул рәвешле яшьләрне матди яктан үзенә буйсындырды. Ә улы әнисе сүзеннән чыкмады. Яшь пар арасында акчага бәйләнешле низаглар купты. Мәхәббәт тә сүрелә башлады.

Шундый эткеле-төрткеле тормышта Гөлназның бәбие туды. Больницадан исә әнисе өенә кайтты. Бала белән Ринатларда рәт булмасын чамалады, күрәсең. Алар җәй буе Гөлназларда яшәделәр. Менә шунда күрде Гәлүсә кияүнени кемлеген. Кызының нык ялгышуын да шунда аңлады. Ринат гаилә тормышына бөтенләй яраксыз икән ләбаса. Бала өчен дә, хатын өчен дә бернинди җаваплылык тоймый. Хәер, рәтсез әти-әни тәрбияләгән малайдан ни көтмәк кирәк?
Дөрес, Ринат баштарак Гөлназга булышты. Баланы да юышты, ашарга да пешереште. Тик Лилия монда да кармагын салырга өлгерде. Малаеның “уңганлыгын”а бик тиз киртә салды. “Булмаганны, хатынга булышу ир кеше эше түгел. Үзе юсын, үзе пешерсен. Мин ике улымны берүзем үстердем, ирем командировкадан кайтып кермәде”. Яшьләр арасы тагын болганды. Хәтта бер гөнаһсыз нәни Ләйсәнне дә артыксынды Лилия. Үзләренә кунакка барган арада да: “Бала белән төн йоклап булмый, без эш кешеләре”, — дигән сылтау белән тиз арада кире җибәрү ягын карады. Шуннан Гөлназ Ләйсәнне аларга башка алып бармады.

Ринат гаилә тормышыннан тиз туйды. Өйгә гел кайттылы-киттеле йөри башлады. Лилия киленен дус кызлары белән аралашудан да тыйды: “Кияүдәге хатынга дус кызлар нәрсәгә? Әнә эшеңне эшләп, балаңны карап, иреңне көтеп өйдә утыр”. Ә бит ир дигән Ринатның өйгә бөтенләй кайтмаган көннәре дә ешайды. Мондый кимсетүләргә күп түзде Гөлназ. Көннәрдән беркөнне тәмам сабырлыгын җуеп, бөтенләйгә әнисенә кайтты. Үзен югалтып шылтыраткан иренә: “Әниең корган “читлек”тә мин башка яши алмыйм. Ике арада йөрү мине туйдырды. Аерым яшәп карыйк”, — дигән тәкъдим ясады. Гөлназның бу фикерен күп тапкыр ишеткән Ринат: “Аерым яшәргә әни кушмый”, — диюдән узмады. Гөлназ иреннән өметен өзде.
Кияү “читлегендә” бикләнеп яшәгән бу ике елда Гөлназ нык үзгәрде. Беркөнне ул әнисенә: “Әни, тәртипле булам дип, баш иеп яшәргә ярамый икән. Үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Ә син мине алай өйрәтмәдең”, — димәсенме. Кызының бу сүзеннән Гөлүсә әллә нишләп калды: “Йә, Хода! Гөлназым язмышында минем дә ялгышым бар икән ләбаса”, — дип, эченнән генә сызып куйды.

Әйе, вакыт дигәнең агымсудай уза тора. Инде менә кечкенә Ләйсәнгә дә ике яшь тулып килә. Гөлназга ягымлы итеп: “Әннә! Әни!” — дип дәшә белә ул. Тик менә “Эттә!” дип дәшәр кешесе юк баланың.

Ә Лилияләр Ләйсәннең дә, Гөлназның да барлыгын бөтенләй оныттылар. Үз    көйләренә типтереп яши бирәләр. Ара-тирә искә төшергән Ринатка әнисенең җавабы әзер: “Кайтыр улым, кайтыр. Бала белән кемгә кирәк ул?” — дип, һаман юлны кисә. Ә ятимнәр күз яше төшәсе картлыгын ул әлегә абайламый.

Хәер, кирәге дә шулкадәр Ринатның. Әнисе кубызына биегән ирдән ни файда?
Әйе, язмышта ялгышлар җитәрлек. Бүген Гөлназ аларны төзәтергә әзер. Каерылган канатны дәвалардай асыл ирләр, яралы йөрәкне дәвалардай каенаналар барына ышана ул. Гәлүсә дә шуңа өметләнә. Ходайдан шуны сорый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар