Логотип
Күңелеңә җыйма

Юха

Зәйнәп балконнан керләрен элеп кергәндә өстәлдәге телефоны «урталайга ярыла» иде.

Ул йөгереп барып телефонына үрелде:

– Әү, улым, берәр нәрсә булдымы әллә?

– Кәримне сиңа китерик әле, кичә кичтән температурасы күтәрелде. Бакчага илтеп булмый, – диде улы ашыга-ашыга.

Зәйнәп үзе дә бу көннәрдә авырыбрак тора иде. Кан басымы күтәрелә. Көн дә дару эчсә дә, соңгы вакытта эчкән дарулары да бик ярдәм итми әле.

– Гүзәл «больничный» ала алмыймы соң улым? Минем дә рәт юк бит бала карарлык, – диде Зәйнәп кыенсынып кына.

– Юк инде, әни, нинди «больничный»? «Больничный» алганны кем яратсын хәзер? Иртүк эшкә китте инде ул. Минем дә эшкә барасым бар, бүген берничек тә кала алмыйм. Әни, дим... – улының тавышында инәлү бар иде. Зәйнәп авыр сулап куйды:

– Ярар, китер алай булгач. Карармын... – диде ул хәзердән үк чатнаган чигәләренә салкын учын терәп.

«Ай-яй, хәйләкәр хатын! Юха елан! – дип уйлады ул оныгының анасы турында. – Юри шулай иртүк эшенә чыгып чапкан, улымны бала белән чарасыз хәлдә калдыру өчен. Әйтте бит улына бу хакта, алдан ук кисәтте. Тыңламады. Әнә, тыңламаса, хәзер шулай яши инде. Барысын да үзе хәл итеп...»

Гүзәл белән Ирек уртак дусларының туенда танышты. Озын буйлы, чибәр, ләкин кыюсыз Ирекне бер күрүдә ошатты Гүзәл. Егетнең машинасы булуы да, яхшы эштә эшләве дә күңеленә хуш килде. Сигез яшькә яшь булса ни?! Хәзер андый гына яшь аермасына карап тормыйлар инде ул.

Утыз биш яшьлек ханым егетләрне үзенә җәлеп иттерү ысулларын белә иде. Андый гына тәҗрибәне күптән туплады. Ул барысын да үз кулына алды. Егеткә башлап үзе сүз катты. Аның телефонын беренче булып үзе сорады. Икенче көнне үк хәерле иртә теләп, үзе язды. Кичен үзен эштән килеп алуын үтенде, әйберләрем авыр, ярдәм итче, диде.

Ирек күндәм иде. Кичкә башка планнары булса да, баш тартырга читенсенде: Гүзәлне эштән машинасы белән барып каршы алды. Авыр пакетларын ул яшәгән дүртенче катка кадәр менгезеште.

– Әйдә, кереп, кофе булса да эчеп чык. Синең дә эштән генә кайтышың бит, – дип үгетләде аны Гүзәл. Үзе исә егет ваннада кулын юып чыккан арада тиз генә кофе пешереп өлгерде. Кайнар кофега чәркә төбендә генә коньяк тамызды.

Көндезге аштан соң тамагына ризык капмаган егеткә коньяклы кофе бик тиз тәэсир итте: каннарын кыздырып җибәрде.

Егетнең тормышында авыр чор иде ул. Очрашып йөргән кызы белән аралары өзелгән, күңелендә аңа карата булган үпкәсе әле таралып өлгермәгән.

Гүзәл аның йөрәк яраларын кайнар куллары белән сыпырып, баллы тыны белән өреп дәвалады. Аның чәчләреннән килгән хушбуй исеннән егетнең башлары әйләнде.

Иртән Гүзәл белән алар бер караватта уянды. Ирек моңа әллә ни пошынмады. Хатын-кыз үзе теләсә, кайсы ир-ат баш тартсын?

Очрашулары әнә шулай башланды.

– Улым, үз яшеңдәге кызлар беткән идемени? Башын катырып йөрмә ул хатынның, яшьрәкне тап. Синең дә яшең бара, инде өйләнү турында уйларга вакыт, – дип әнисенең үгетләүләренә кул гына селтәде:

– Ярар, әни, үзем беләм мин. Без бит болай гына очрашабыз. Кем әле аңа өйләнәм, ди.

– Ай, улым, хатын-кызның хәйләсен белмисең шул әле син. Ахырдан соң булмагае... – диде әнисе. Ирек көлде генә.

– Гомер буе кеше фатирында яшәп булмас, үземә фатир алам, – диде Гүзәл беркөнне.

– Шәфкать туташларының акчаларын арттырдылармы әллә? – дип шаяртты Ирек. – Фатир алырлык акчаны кайдан тапмакчы буласың?

– Ипотекага алам. Беренче взноска гына каяндыр табарга кирәк, – диде Гүзәл.

– Ипотеканы да түләп барырга кирәк бит. Синең хезмәт хакы белән белмим-белмим, – дип башын чайкады егет.

Аның бу сүзләре Гүзәлнең ачуын китерде:

– Ярар, син белмәсәң, мин беләм! Җитмәсә, син дә булышырсың. Син дә монда яшисең бит!

– Әйттем бит мин сиңа! Ул фатирны үз исеменә алачак, ә син түләячәксең. Аннары сине урамга куып чыгарачак! Бер сүзенә дә ышанма, улым. Акчаларыңны аның фатирына тыкма, – дип үгетләде әнисе бу яңалыкны ишетеп.

Әнисенең сүзләрендә хаклык барын белсә дә, Ирек Гүзәлгә ияләнеп өлгергән иде шул инде. Җитмәсә, Гүзәл Иректән бала көтә. Әнисенә әлегә бу хакта әйтми торырга булды Ирек. Аллам сакласын, болай да кан басымы күтәрелергә генә тора.

Тиздән Гүзәл декретка китте. Ипотеканы түләү тулысы белән Иреккә калды. Бер генә хезмәт хакы җитмәгәч, ул тагын бер эшкә урнашты. «Үзең теләсә нишлә. Фатир синеке, баланы да үзең табарга теләдең. Мин каршы булсам да, «үзем өчен табам» дип таптың», – дип, Гүзәлне баласы белән ялгызын ташлап чыгып китә алмый бит инде ул. Намусы кушмый моны, тәрбиясе дә андый түгел.

– Сине хатының бер дә ашатмыймы әллә? – дип аптырады әнисе Ирекнең үзенә хәл белергә кергән саен, икешәр тәлинкә ашны «сугып кына салуына» исе китеп. – Ике атна ач торган кешегә охшагансың...

– Кая бала белән өлгерсен? – дип, Гүзәлне якларга ашыкты Ирек.

Көндәлек эшләрне яратмый иде шул хатын. Ашарга әзерләү, баланы һавага алып чыгу кебек эшләрне күбесенчә Ирек үзе башкарды. Ә Гүзәлгә кибетләрдән матур кием карап йөрергә булсын, ике атнага бер тырнак ясатсын, керфек үстерсен... Нишлисең, ул шундый тормышка ияләнгән.

Балага яшь ярым тулуга, аны тизрәк яслегә биреп, эшенә ашыкты Гүзәл. Баланы бакчага илтү, кичен алу Ирек өстендә булды. Әнисенең әйткән сүзләрендә хаклык булуын ул торган саен ныграк аңлады.

Әйтерсең, Ирекнең уйларын укый белә иде Гүзәл.

– Яшисең килмәсә, көчләп тотмыйм. Фатир минеке. Әнә әниеңнең иске фатирына кайтасың да утырасың. Ләкин баланы бирмим. Китсәң, бармак очын гына да күрмәячәксең, – диде ул бер юлы шулай сүзгә килгәч.

Улы бик кадерле шул Иреккә. Аның хакына ул барысына да түзәргә риза. Ике эштә эшләргә дә, ашарга әзерләргә дә, баланы бакчага илтеп, алып кайтырга да...

Кайчагында бала чагында әнисенең юха елан турында укыган әкияте искә төшә. Анда да бит юха елан матур хатын рәвешенә кереп, егетнең куенына елыша. Гүзәлне ул шул әкияттәге юха еланга тиңли. Аның бәхетен урлаучы, сиздермичә генә яшәү көчен суыручы юха елан...

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар