Исең киткән икән!

Хатын-кыз булдыра алмаган эш бармыни ул!
Мәшгульлек үзәгендә инспектор кабинетына керү өчен чиратта торучылар аны – елкылдап торган киемнәр, бармак саен алтын йөзек кигән, буй-сыны, йөз-кыяфәте дә кәттә ханымны Алтынбикә дип аерып куйды...
Чираты җиткәч, Алтынбикә инспектор кабинетына кереп китте, шактый гына утыргач, аннан бик тузынып килеп чыкты.
– Эш табылмадымы әллә?
– Тапканнар! Мине «Матурлык» салонына җибәрмәкчеләр. Клиентларга чәй-кофе тәкъдим итеп торучы сыйфатында.
– Ярый бит инде...
– Хәзер менә! Йөгердем. Алар урынында мин үзем дә була алам!
Эш кирәкми иде аңа. Мәшгульлек бюросына, ягъни биржага килеп теркәлүе дә стажы барсын өчен генә. Әмма бу ханымның кыланышы икенче бер очраклы танышымны искә төшерү өчен ярады.
Тозлы күлгә баргач күрдем мин Аиданы. Фатирда җиде кеше торабыз. Иртән барыбыз да күлгә китәбез. Кич җыелабыз. Җиде яшьлек кызын иярткән Аида иң соңыннан кайта. Кухняда кайнашкан хатын-кызлар белән сүз куертып тормый. Фәкать хуҗа хатын белән генә аралаша. Шулай да мине башкалардан аерымлап куйган икән.
– Сез укымышлы хатын, ахрысы, – диде ул бер кичне кухняда икәү генә калгач. Күрәсең, кроссворд чишеп утыручыларга ярдәм иткәләвемне абайлаган. – Мин үзем дә университетта инглиз теле укытам. Ә монда кафеда эшлим. Килегез безнең кафега. Берничә җәемне әнә шул рәвешле «ял итәм». Кызыма күл суы да,
биредәге һава да файдалы. Ирем бер сүзсез җибәрә. Без бик тату, яратышып яшибез. Миңа бүтән беркем кирәкми. Кызым да савыгып килә. Югыйсә, балалар бакчасына да йөртә алмадык. Өйдә утырды, әтисе белән... Нәрсәсе бар аның? Башта нәнкә яллап караган идек. Иремнең айлык эш хакы нәнкәгә түләү өчен таман гына булды.
Минем әнием татар, әтием әрмән. Әти холкы миндә. Ул тәэминатчы иде. Хәзер мәрхүм инде. Миндә кинәт кенә әти геннары уянды. Нишләп әле мин инглиз теле укытучысының өч тиенлек хезмәт хакына риза булып яшим дип, үз-үземне оялттым беркөнне, –
дип, баеп китү тарихын сөйләп ташлады миңа Аида. – Кыскасы, мин бер ресторанга барменша булып урнаштым. Бу хәбәр институтка барып ирешкән. Мин бит институттан китмәдем. Коллегаларым бер кичне җыелып ресторанга килгәннәр. Мине оялтмакчылар. Мин үземне дәрәҗәле тоттым. Болар тыйнак кына сыйланмакчылар иде. Мин алар табынына үзем өстәп сый китерттем. Бәясен дә түләдем. Аннары яннарына килеп утырдым да әйттем: «Ягез, коллегалар, кайсыгызның тиен санамыйча гына яшисе килми? Вуз укытучысының мескенлегендә кем гаепле?» – дип сорадым. Барменша булуым студентларга белем бирүдә тискәре яктан чагылмагач, имеш-мимешләр тынды. Кызым белән өйдә әтисе утыра. Без гаилә бәхетен шулай оештыра белүебезгә сөенәбез генә. Акчаны кем таба дип сатулашу юк. Кем булдыра – шул таба!
Аида хакында язып куйдым да туфлиемнең үкчәсен кактырыйм әле дип, урам почмагындагы
киоскка – гел дә йөри торган итекчегә киттем. Килсәм, таныш итекчем урынында чибәр генә ханым чүкеч уйнатып утыра. «Сатканнар! Хуҗа алышынган», – диеп уйларга да өлгермәдем, ханым, иреннәре белән кыскан кадакны алып куеп, телгә килде:
– Айнымый. Хәзер үзем эшлим. Сезне таныйм мин. Журналистлар арасында дусларым бар. Комсомолның өлкә комитетында эшләдем. Үкчә кагуның ние бар аның. Исең киткән икән! Хатын-кыз, җитмәсә, элеккеге комсомол лидеры, булдыра алмаган эш бармыни ул!
Хатын әллә эчке бер ярсу, әллә бер дәрт белән чүкечен кадак эшләпәсенә төшерде: «Менә шул кирәк ул кризиска!»
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.