Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?

Моннан берничә ай элек безнең эштә бик зур үзгәрешләр булды. Мин эшләгән отделны таратып, башкасына куштылар. Һәм мине ирләр генә эшләгән бүлеккә күчерделәр. Бу ир-егетләр белән элек тә коридорда еш очрашкалый идек. Матур итеп елмаеп, исәнләшеп китәләр, бик галантный күренәләр иде. Һәрвакыт костюмнан, галстуктан... Шуңа күрә бергә эшли башлагач, мин хәтта куандым да. Ни әйтсәң дә, ирләр гайбәт сатмый, сүз йөртми. Кирәк булса, ярдәм дә итәргә авырыксынмаслар... дип уйладым.
Бу бүлектә эшләве бик рәхәт һәм җайлы булыр шикелле тоелды. Документлар тутырылган авыр-авыр папкаларны шкафның югары киштәсенә күтәрүдән, компьютер эшләми башласа, мәңге килми интектерүче IT-ишниклар белән иза чигүләргә чик куелыр дип уйладым. Бер елмаеп ярдәм соравым җитәр, янәшәмдәге ир-егетләр шунда ук булышырга килерләр, янәсе... Аннары, ни әйтсәгез дә, безгә – хатын-кызларга ир-атның игътибарын тою, матур сүзләрен ишетү рәхәт бит инде.
Ләкин хыялларым беренче көнне – яңа бүлеккә күченгәндә үк чәлпәрәмә килде. Документлар тутырылган зур-зур коробкаларны ташышырга соравымны берсе дә ишетергә теләмәде. Бик үртәлдем. Коробкаларны ташу үземә калды. Аларны ташуы бер хәл, әле шкафка да урнаштырырга кирәк бит. Минем урындыкларга баса-баса авыр папкаларны урнаштырып йөрүемне дә алар күрмәмешкә салышты. Кая, булышыйк, дип әйтүче булмады. Шаккаттым. Алар урынында абыем булса, ул шунда ук йөгереп килер иде. Безне шулай тәрбияләделәр: булышырга, ярдәм итәргә кирәк, дип үстерделәр.
Бераздан мин үзебезнең бүлектәгеләрнең, гомумән, үз портфельләреннән дә авыррак әйбер күтәрмәгәннәрен аңладым. Хатыннары ничек яши болар белән?
Монысы әле чәчәкләре генә булган. Мәсәлән, беркөнне тәрәзәдәге жалюзилар йөрми башлады. Менеп, ычкындырып кына җибәрәсе бар югыйсә. Әле берсенә, әле икенчесенә әйтеп-әйтеп карадым, «әйе» дә, «юк» та диюче булмады. Тәрәзә төбенә менеп, жалюзиларны рәтләү эше тагын миңа калды. Җитмәсә, ул көнне таррак итәктән килгән идем. Мин менеп китүгә, барысы да башларын күтәреп, миңа текәлде. Итәк астыннан бөтен эчке киемем күренәдер дип, бик оялдым.
Шушы бүлектә эшләгәндә генә ар-ат халкының никадәр шапшак була алуына инандым. Җыештыручы ханым идәннәрне юа да, чүп чиләгендәге чүпне генә ташлый. Ә көндез чәй эчә торган өстәлне, тәрәзә төпләрен җыештыру тулысынча миңа өелде. Тегеләр эшкә килешли юл уңае газета-журналлар сатып алалар, көндезге ашка пица китертәләр дә, боларның буш тартмалары, чүпләре – барысы да бүлмәдә аунап кала. Шапшаклыктан тәмам туеп, үзем җыештыра башлыйм.
Берзаман бу егетләр минем дә бүлмәдә барлыгыма тәмам ияләште. Баштарак үзләрен тыебрак торган булсалар, хәзер үзара сөйләшкәндә әллә нинди ямьсез сүзләр кушып сөйлиләр. Аларның хатын-кызлардан көлүләре, оешмада эшләүче кайсы хатынның сексуальрәк булуын тикшерүләре тәмам косасымны китерә. Үзләрен белсәләр иде бит... Кеше тикшерүдә болар подъезд төбендәге әбиләрне дә уздырып җибәрә. Әле кемнең кем белән йоклаганын, моның бөтен нечкәлекләрен сөйлиләр. Тыңлап торырга оят. «Минем янда үзегезне ирләрчә тотыгыз инде бераз», – дигәнемә хихылдыйлар гына.
Минем аларга үзем турында начар уйларлык сүз әйткәнем, үземне килешсез тотканым юк. Тыйнак киенәм, тыйнак йөрим. Ләкин шулай да әледән-әле үземнән көлүләрен ишетеп торам. Шефтан минем тарафка ниндидер замечание булса, «хатын-кыздан артыгын көтеп булмый инде...» ише мыскыллаулар яңгырый. Ходаем, үзләре соң!
Бүре өнендә бүречә уларга кирәк, ди халык. Ләкин мин бит офиска эшкә киләм, алар белән дус булып, алар җырын җырларга түгел. Һәм аларның кабинетына кертеп утыртканнарына минем бер гаебем дә юк. Ничек итеп бу ир-егетләрне үземне хөрмәт итәргә өйрәтәсе? Бәлки, кемнеңдер ирләр белән бер бүлмәдә эшләгәне бардыр? Языгыз әле, сез үзегезне ничек тоттыгыз?
фото: https://pixabay.com/ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.