Логотип
Күңелеңә җыйма

ИРКУТСКИДАН ШАЛТЫРАТТЫЛАР. САГЫНЫП...

 

Бер көнне мине сорап редакциягә шалтыраттылар. Кырысрак тавышлы (миңа никтер шулай тоелды) ир кеше:

– Сез Эльмира Закировамы? – дип сорый.

Чынлап та мин икәнемә ышангач:

– Сез Байсар авылыннан түгелме? – дип кызыксына.

– Әйе, Байсарныкы,– дим сагаеп.

– Роза апа түгелме әниегез?

– Әйе, мин аның кызы. Ул инде вафат...

Мин инде аптырау хәлендә. Ни уйларга да белмим. Кара, төпченепме төпченә!

– Шулай икән шул... Сеңлем...

Абыйның тавышы калтырап чыга. Кая ди ул теге кырыслык!

– ...Сеңлем... Мин Равил Баһманов дигән кеше булам. Иркутскидан шалтыратам. Без күптән инде «Сөембикә»не алдырабыз. Туган як сәламен алып килә ул... Кадерле бер кешебез кебек журнал... – Абый яшьләрен йотып сөйли кебек тоелды. – Сез язганнарны укып барабыз. Сөн буйлары, Байсар, Чишмәбашлар турында... Үзем дә Чишмәбашныкы бит! Сез Лилли Промет турында да яздыгыз инде... Байсар мәктәбендә Роза апа – әниегез – немец теленнән укытты безне.

Байсардан Сөн генә аерып торучы бер урамлы Чишмәбаш күз алдына килеп баса.

– 1950 елда тәмамладык без мәктәпне. Роза апа белән соңгы сөйләшү бүгенгедәй күз алдында. Бик җайлы, ягымлы укытучы иде... Ул тырышып укырга куша, ә мин: «Апа, шул немецләр белән сугышта әти үлеп калды, юк, кирәкми миңа ул тел», – дип киреләнәм. И җүләр чак!..

Равил абый үкенгән дә, гафу үтенгән дә кебек.

– Сеңлем, күбрәк языгыз әле безнең яклар турында! Читтә алар һава кебек, су кебек кирәк икән! Бик сагындыра... Еш кайтып та булмый. Зеленогорск дигән шәһәрдә яшибез без. Хатыным да Татарстанныкы, Алабуга районыннан. Кайбер язмалар ахырында, тулысы белән сайттан укыгыз, дип куясыз. Без өлкән яшьтә инде, компьютерыбыз да юк. Ә журналны сүзен-сүзгә укып барабыз...

...Бу сөйләшү турында озак уйландым. Сагыну да, туган тел кадере дә, «Сөембикә»гә рәхмәтләр дә сыйган иде шушы 5 минутлык аралашуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар