Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремә мин хезмәтче генә ахрысы...

Без ирем белән авыл җирендә яшибез. Кияүгә чыгармын да, авылда калырмын дип гомеремдә дә уйламаган идем. Тик без өйләнешергә җыенганда гына аның әнисе авырып китте. Шунда ук яман шеш дип куйдылар. Туй кайгысы калмады инде аларда... Минем әниләр шуңа күрә никахны бик зур итеп үткәрделәр.

Никахка кадәр үк ирем:
– Мин әлегә авылдан берничек китә алмыйм, әти белән әни янында булырга кирәк. Мондый авыр чакта ташлап чыгып китсәм, үземне гомеремдә дә кичерәмәм, – диде.
Мин, билгеле, ризалаштым – авылга үзем кайттым. Ул минем моны аның өчен эшләгәнен бик яхшы белеп торды. 

Кайнанам ике ел авырды. Соңгы ярты елда гел урын өстендә ятты. Минем өчен дә бик авыр вакытлар булды ул. Кулда яшь бала, көйсез авыру кайнана, бакча да бар, сыер да, тавык-чебеш тә... Иремнең апасы да бар, тик ул еракта тора. Ял алып, әнисе авырганда берничә тапкыр кайтып озак кына торып китте. Ул бездә торганда бик җиңел булды, билгеле. 
Кайнатама рәхмәт, ул да шактый булышты. Миңа ничек кыен икәнне күрә, аңлый иде ул. Иремә дә әйтә иде әле: «Лилиягә рәхмәт, ул булмаса, без хәзер нишләп бетәр идек», – дип. 

Тик ирем боларның берсен дә аңламады бугай. 
Ул бит иртүк эшкә чыгып китә, кич кенә кайта. Өй җыештырылган, ашарга пешкән, сыер савылган... Моның өчен миңа күпме чабарга туры килгәнендә аның эше юк. 
Гаиләдә бер генә ир малай бит, җитмәсә, төпчек тә. Аны кайнатам белән кайнанам шактый иркәләп үстергәннәр булып чыкты. «Укып кайттыңмы, арыгансыңдыр, ял ит»,  диеп кенә. Кайнатам үзе шулай дип әллә ничә тапкыр әйткәне булды. «Ялгыштык, менә хәзер нәтиҗәсен күрәбез. Сиңа аның белән тормыш итәргә бик җиңел булмас инде», – диде. 

Кайната исән чакта  мин бу хакта бик уйламый идем. Йортта күп нәрсәне ул хәл итә, үзе хәл итмәсә, киңәшен бирә, алай эшләгез, болай эшләгез, дия иде. Тик кайнанам мәрхүм булганнан соң ул да озак яшәмәде шул. Бер ел дигәндә китте  дә барды... Кайнанамны җирләүгә боегып калды ул, күз алдында үзгәрде. Бөтенләй елмаймый башлады. Кызыбызны шулкадәр ярата иде, ул хәлләрдән соң бала янына барса да, кулына алмый башлады, әйтерсең, аны бөтенләй күрми. Бернәрсәдә гаме калмады. Иртән тора да, чәй эчүгә зиратка җыена. Көнгә бер генә барса да ярар иде, иртәнге якта бер бара, кичкә таба тагын бер. Җил булса да бара, салкын булса да. Әнине бик яраткан булган, күрәсең. 

Кайнатам бер көн дә урында ятмады. Йөрәк белән берничә сәгать эчендә китеп барды. 

Аны җирләгәч тә иремә әйтеп карадым әле, нишлибез, шәһәргә китәбезме, дип. 
– Анда безне кем көтеп тора әле? Нигезне ташлап, читтә йөрмәбез инде, – дип җавап  бирде ул миңа. 
Югыйсә алданрак сөйләшкәндә гел: «Әти бераз тынычлансын да, аннары карарбыз», – дия иде. 

Фикере нигә шулай үзгәргәнен соңгы вакытта гына аңлый башладым. Дөресрәге, чамалыйм. 

Район үзәгенә барып эшләп йөри ул. Бездән 7 километр. Бөтен авыл шунда эшли инде, мин үзем дә декретка чыкканчы районда эшләдем. Ике арада элек автобус йөргән, хәзер юк инде. Һәркем үз транспортында. Машинасы булмаганнар, машиналыларга утырып бара. 
Иремә дә шулай берсе ияләште. 

Малае белән ирдән аерылып кайткан классташы ул. Мәктәптә укыганда алар азрак очрашкан да булганнар – монысын бер күрше апасы әйтте. 
Ул хатын хәзер әти-әнисе белән тора, районга барып эшләп йөри, улын да центрга балалар бакчасына йөртә – юлга гел икәү чыгалар. Моны мин озак кына белмәдем: өйдәге мәшәкатьләргә баш чумган бит. Ә бер көнне кич белән телефонына килгән СМСны күреп калдым. «Иртәгә ничәдә чыгабыз?» дип язган иде. 
– Бу кем, нәрсә дигән сүз бу? – дим.
– Бернәрсә юк, син дөрес аңламадың, классташ кызны малае белән иртән утыртып барам, шул гына, – ди.
– Ә нигә нәкъ менә сиңа утырып баралар? – дим.
Анысына җавабы булмады. Авыл кечкенә түгел бит, нигә башка кешегә утырмыйлар икән соң? Нигә көн саен моны гына көтәләр? 
Күршедә генә яшәсәләр, мин аңлар идем әле. Ә болар бөтенләй башка урамда торалар. Нәрсәдер дөрес түгел бит инде. 

Мин әйткәнгә карап туктамады, билгеле. Тегесе дә оялмый да, көн саен кич белән яза. «Иртәгә көндәге вакытка чыгаргамы?» – ди. «Малай авырый, мин больничныйда, безне көтмә, яме», – дип язганы да булды. Үзем дә остардым хәзер, телефонын гел карап кына торам. Язышуларында бәйләнерлек әллә нәрсә юк та кебек, тик барыбер күңелем тыныч түгел. Җитмәсә, икенчегә балага узып куйдым. Ирем инде шундук:
– Төшермисең, бәлки малай булыр, – ди.

Авырлы чакта күңел болай да бик нечкә бит ул, елыйм да елыйм.  Мин аңа авыру әнисе белән әтисен карарга, көн-төн аларны тәрбияләргә, йортны алып барырга гына кирәк булдым, ахрысы. Болар  өчен ул миңа гомере буе рәхмәтле булыр дип уйлаган идем, күрәсең, ялгышканмын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар